Борын борын заманда, урман алачыгында яшәгән ди бер тиен гаиләсе. Анда Әни тиен һәм өч тиен баласы гомер иткән. Алар бик тату яшәгәннәр. Ике тиен кызы, Матуркай һәм Сылукай бик тырыш булганнар. Ә иң кечкенә тиен малае – Шаян бик шук булган. Шаянның үзе кебек ике дусты да булган. Куян малае Җитез һәм керпе малае Йомшаккай. Алар өйләреннән ерак китми генә уйнаганнар,урманга үзләренә генә барырга әниләре рөхсәт итмәгән.
Һәр иртән Әни тиен балаларын туендырырга дип урманга ризык эзләп киткән. Әни тиен бик кайгыртучан булган, ул баларына көн дә төрле, тәмле ризыклар алып кайтырга тырышкан. Матуркай һәм Сылукайга, әниләре гел йомыш калдырып китә торган булган. Алар иртән күз ачу белән эшкә тотына торган булганнар. Әниләре җыеп алып кайткан гөмбәләрне киптергәннәр, чикләвекләрне җыйганнар. Шулай ук шук Шаянны да караганнар. Ә Шаян, әле кечкенә булуына карамастан, апаларына ярдәм иткән. Шаянның, әлбәттә әнисенә дә ярдәм итәсе килгән, ул үзен инде зур тиен дип хис иткән. Шаян әнисенә дә бу турыда әйткән. Ләкин Әни тиен улын кара урманга алып барырга курыккан. Чөнки анда төрле куркыныч, явыз җәнлекләр яшәгән. Шулай да, бер көнне Шаян әнисе артыннан барырга уйлаган. Иртән, таң ату белән Әни тиен урманга чыгып киткән. Шаян, апаларының уянмаганнарын күреп, әнисе артыннан киткән…