Кереш сүз
Хөрмәтле укучы!
Шигриять дөньясы кызыклы. Кайчак, хәтта кечкенә шигырь дә әһәмиятле, файдалы була. Шигырьләр уйландыра, дөрес фикерләр тудыра, дөньяны төрле яктан ачырга ярдәм итә.
Кызыксынып, шушы китапны ачып карагансың икән, димәк, син дә шигырь яратасың.
Минем иҗадыма ихтибар итүең өчен зур рәхмәт! Сау – сәламәт бул, тормышың бәхетле, шатлыклы, мәхәббәтле булсын!
Иртәнге чык
Чык бөртеге бәллүрдәй,
Таң нурында җемелди.
Сусап уянган кошлар
Аны үләннән эзли.
Тәмле суны эчкәч,
Сандугач түзми, сайрый.
Тавышы матур, моңлы,
Бар да яратып, тыңлый.
Бер йотым суга
Интеккән күбәләкләр
Һәр тамчыга куанып,
Рәхәтләнеп, эчәләр.
Иртүк торып кырмыска
Күп эш эшләгән.
Чәчәккә җыелган суда
Коенырга өлгергән.
Иртәнге юеш үләннән
Йөгерә матур кызчык.
Сау – сәламәт булыр,
Шифалы бит чык.
Кечкенә чык бөртеге
Файда китерә һәр таң.
Яшәүнең дә мәгънәсе бар,
Кемгәдер кирәк булсаң.
Мәрхәмәтле йөрәк
Тулган ай карамаса,
Караңгы төн яктырмый.
Үзең шул көнгә калмасаң,
Кеше хәлен аңлап булмый.
Мәрхәмәтле йөрәк кенә
Һәрчак ярдәмгә ашыгыр.
Моңсу күзләреңне күрсә,
Синең өчен борчылыр.
Тормыш сынауы алдында
Кинәт, каушап калганда.
Миңа таян, дип әйтер
Кешең булсын яныңда.
Барсы үзеңә әйләнеп кайта,
Җир бит йомры шар.
Изгелекләр кылып, матур
Яшәргә тырышыйк, дуслар.
Бөек Җиңү язы
Бөек Җиңү язы,
Менә син нинди икән.
Җәфа күреп дүрт ел буе,
Арып, тәмам интегеп,
Көттек сине күптән.
Ут йоткан, кайгылы,
Кара көннәр бетмәслек.
Авыр хәсрәтләр кичереп,
Көне, төне эшләдек.
Ә шулай да, ялгыз шәмдәй,
Ышаныч сүнмәде йөрәктә.
Бөгелеп төшмәдек, бирешмәдек,
Кешене бит өмет яшәтә.
Бөек Җиңү язы,
Менә син нинди икән.
Күңел төшмәде күрергә,
Язлар матур булган икән.
Табигать тә бәйрәм итә,
Дөнья чәчәккә тулган.
Иңнәрдән авыр йөк төште,
Ирләребез кайтты сугыштан.
Бу төш микән әллә,
Юк, юк, чынбарлык.
Җиңү алып кайтканнар,
Шуңа куана халык.
Үзебез шат көләбез,
Ә күздән ага яшьләр.
Бәхет мәңгелеккә килсен,
Тыныч яшәсен илләр!
Эх, булмаса иде сугыш
Хәл алырга туктадык,
Урман тынып калган.
Нинди ямьле җәй көне,
Сугыш бөтенләй юк сыман.
Һава саф, җылы,
Бөтерелә күбәләкләр.
Хуш исләрен тарата
Аллы – гөлле чәчәкләр.
Аклан тулы ак каен,
Кая карама матурлык.
Кызыл тәлгәшләр иелгән,
Җиләк – ятып җыярлык.
Вакыт санаулы гына,
Солдатлар ял итә.
Ашыгып, хат язабыз,
Газизләр хәбәр көтә.
Эх, булмаса иде сугыш,
Печән чабып рәхәтләнгәч,
Зәңгәр болытка сокланып,
Ятыр идек, эш беткәч.
Эх, булмаса иде сугыш,
Йөгерер идек туган җиргә.
Канатсыз да очар идек,
Сагынуга ничек түзәргә?
Эх, сугыш булмаса,
Белер идек бәхет кадерен.
Ә әлегә дошманны куабыз,
Якынайтып Җиңү көнен.
Дүрт ел инде бирешмибез,
Без – батырлар яу кырында.
Совет солдатын җиңәрлек кеше
Тумаган әле җир шарында.
Тынычлык
Үтәр бик күп еллар
Кайгылар артта калыр.
Ниһаять, барча галәм
Җиңел итеп сулыш алыр.
Килер ул берәй заман
Тынычлык җир шарына.
Беркем теләмәс сугышырга,
Булыр шатлыклар гына.
Капма – каршылыклар бетәр,
Туар матур таңнар.
Бер юнәлештә булыр
Изгелек тулы карашлар.
- Уйлар булыр уртак, саф,
- Дуслашып яшәр илләр.
- Аяз күктә, рәхәтләнеп,
- Очар ак күгәрченнәр.
- Күз алдына китерүе
- Кыен, ләкин ышан.
- Акыллы мәкаль бар бит,
- Беркайчан дип әйтмә беркайчан.
- Барысы үзебездән тора,
- Кешеләр, ашыгыйк үзгәрергә.
- Беренче адымны ясыйк,
- Кулга кул тотынып, бергә.
- Килер ул якты көн,
- Бәхетле итәр дөнья халкын.
- Тик, соңга калмыйк, дуслар,
- Коткарырга җир шарын.
Уенчык ат
- Минем аткаем бар,
- Ул мине сокландыра.
- Акыллы, тыңлаучан,
- Янымда басып тора.
- Печенье белән сыйлыйм,
- Җәлләмим кәнфитемне.
- Тәүдә аңа эчерәм
- Үземә ясалган чәйне.
- Атымны бик яратам,
- Кочаклап кына торам.
- Матур, яхшы дусымны
- Бернигә алмаштырмам.
Позитив төсләр
- Каләмнәр иҗад ярата,
- Аларга куш кына буярга.
- Әй, тырышып тотыналар
- Дөньяны матурларга.
- Кызыл, зәңгәр, шәмәхә,
- Сары, ал, яшел.
- Нәрсә эшләсәләр дә
- Яхшы килеп чыга гел.
- Кара төсне яратмыйлар,
- Ул кәефсез, ямьсез ич.
- Аңа бит соклана
- Тик рәссам Малевич.
Бака концерты
- Бака концертына бардым
- Әти, әнием белән.
- Бакалар да матур итеп,
- Җырлый беләләр икән.
- Язгы кояш кыздыра,
- Саф һава, рәхәт.
- Яр буенда утырабыз,
- Беренче урын, беренче рәт.
- Сәхнәгә якын утыргач,
- Бар да яхшы күренә.
- Яшел күлмәкле солист
- Башын калкытты әнә.
- Җырын башлап җибәрде,
- Башкалар да кушылды.
- Әй, күңелле шундый,
- Тирә – як моңга тулды.
- Искиткеч концерт күрдек,
- Артистларга рәхмәт.
- Баш ияргә чыкмадылар,
- Оялганнар инде, үәт!
- Өстемдә матур күлмәк,
- Зур бант чәчемдә.
- Каян кайттың дисезме,
- Сер түгел бер дә.
Бәләкәй көрәк
- Бүген дусыма әтисе
- Сатып алды бүләк.
- Бәләкәй генә саплы
- Яшел уенчык көрәк.
- Янында басып торам,
- Дусым җир казый.
- Кечкәйләр йөгереп килде,
- Бар да кызыгып, карый.
- Көрәк җайлап кына
- Җиргә кереп югала.
- Азырак селкетеп куйгач,
- Җирне актарып ала.
- Әй, тотып карасы килә
- Шушы шәп уенчыкны.
- Тезелеп бастык тизрәк,
- Саклап озын чиратны.
- Рәхәтләнеп уйнадык,
- Туйганчы җир казып.
- Үзең теләп эшләсәң,
- Үәт, була икән кызык.
Матур туп
- Минем тубым бар,
- Матур кояштай йомры.
- Акрын гына тәгәри,
- Яртысы ал, яртысы сары.
- Әле алы өскә чыга,
- Әле сары ягы.
- Көн белән төнне
- Алмаштыра ахры.
- Мин тубымны яратам,
- Саклап кына тотам.
- Мин бит аны
- Җир шарына охшатам.
Дөрес тәрбия
- Зурларны аңлауы кыен,
- Катмарлы сөйләшәләр.
- Әле мине зурайталар,
- Әле кинәт кечерәйтәләр.
- Клубка барасым килсә —
- «Син бәләкәчсең әле,
- Өйдә генә утыр,
- Йөрергә өлгерерсең әле».
- Эш эшләргә булса —
- «Хәзер зурсың инде,
- Уйнап кына яшәргә
- Яшең узган инде!».
- Еллар үткәч аңлашылды,
- Тәрбия дөрес булган.
- Эшләп үссәң генә
- Уңган буласың икән.
Алга, тик алга!
- Атлый алмасам да атлыйм,
- Тора алмасам да торам.
- Ерак китеп булмаса,
- Күңелем белән очам.
- Авырлыкларны җиңеп,
- Барыбер барам алга,
- Юк, туктатмагыз мине,
- Корыч шулай чыныга.
- Карамыйм артка таба,
- Хәтерлим тик якшыны.
- Хыялым тормышка ашса,
- Уйлап табам яңаны.
- Гомер дигән мәктәпнең
- Тырыш укучысымын күптән.
- Һәрчак яратып мине
- Ходай күзәтә күктән.
- Алга, матурым, алга,
- Атла, өметләнеп, алга.
- Егылсаң, янә күтәрел,
- Бирешмә сынауларга.
Ак карга
- Каргалар арасында
- Куркма ак карга булырга.
- Димәк, кызыклы шәхессең,
- Син – үрнәк башкаларга.
- Пыскып яткан учактай,
- Сүнәргә уйлама бер дә.
- Янып, гөрләтеп яшә,
- Йолдыздай балкы җирдә.
- Мөмкинлекләр чикләнмәгән,
- Ачык ерак офыклар.
- Мәгънәле булсын тормышың,
- Максатта энергия бар.
Саф күңелле кешеләр
- Бар шундый кешеләр,
- Сокландыралар мине.
- Сөйләмиләр, тикшермиләр,
- Гаепләмиләр беркемне.
- Димәк, алар тәрбияле,
- Үз өстендә эшлиләр.
- Күңелләре саф, чиста,
- Начар уйлый белмиләр.
- Әмма, андыйлар сирәк,
- Энҗе күп булмый.
- Менә шундый шәхесләр
- Дөньябызны матурлый.
Үзеңне яратырга өйрән
- Тавык үзен яратмый:
- «Томшык бәләкәй генә,
- Тәпиләр кыска,
- Каурый сирәк кенә.
- Баш зур түгел,
- Муен да күренми.
- Төс, кыяфәт
- Күңелгә хуш килми.
- Исем буенча кош,
- Берничек очып булмый.
- Әйе, күкәй салам инде,
- Ә кем аны салмый?».
- Бер попугайны күреп,
- Тавыкның ушы киткән:
- «Әтәчтән матурырак
- Кош та бар икән!».
- «Сәлам, чибәркәй!»,
- Попугай һаваны яңгыратты.
- Көтелмәгән комплименттан
- Тавык аңын югалтты.
Самавыр
- Элек табын ямьләп,
- Өстәлнең иң түрендә
- Җиз самавыр утырган,
- Һәркемнең ул исендә.
- Самавырның кәефе шәп,
- Җыр көйли үз эченнән.
- Йөзе ялтырап тора,
- Үзеңне күрәсең көзгедән.
- Гаилә бергә җыела,
- Самавыр шулай өйрәтә.
- Рәхәтләнеп, сөйләшеп,
- Бар туганнар ял итә.
- Чәе искиткеч тәмле,
- Пар өскә күтәрелә.
- Ничә чынаяк буладыр,
- Чәе күпләп эчелә.
- Самавыр кайнатыр өчен,
- Кирәк көч салырга.
- Ләззәт аласың килсә,
- Мөмкин инде тырышырга.
- Бу кадерле хазина
- Күчкән буыннан буынга.
- Саклап тотканнар,
- Якты истәлек булганга.
Очрашулар очраклы түгел
- Искиткеч очрашу була,
- Көтмәгәндә, кайчакны.
- Йөз сиксән градуска
- Борып куя язмышны.
- Очраклы очрашулар
- Очраклы түгел бер дә.
- Барсы күктә уйланыла,