Шагыйрьның тормыш юлы
Әхмәт Рафиков Мәхмут улы элекке Казан губернасы Спасс өязе Иске Камка авылында (хәзерге Әлки районы) укытучы гаиләсендә 1916 елның бишенче декаберендә туа.
Ул кече яштән үк крестиян тормышын татып, 1921 ачлык елларын, колхозлаштыру, кулаклар сөрү һәм авыр сугыш афәтләрен кичергән кеше. 1933 елда Алпар мәктәбен тәмамлагач ике ел колхозда эшли. Беренче шигырьләрен ул 1936–37 елларда, Урта Азия якларында зшләп йөргән чакларда, аннары Алабугада укыганда яза башлый.
1940 елда Алабуга мәдәният техникумын тәмамлагач, Биләр районы Югары Татар Майнаның сигез еллык мәктәбендә тарих, география фәннәрен укыта башлый. Шуннан сугышка китә.
323енче Кызыл Байраклы, Суворов орденлы Брянский укчы дивизиясендә, башта телефонист, аннан соң дивизия штабында атлы фельдъегере булып сугыша. Карачев, Брянск, Гомель шәһәрләрен алуда, Белорусия, Польша җирләрен азат итүдә катнаша. Яраланып госпитальда ятып чыкканнан соң 60нчы укчы дивизия төркемендә Берлинны штурмлауда катнаша. Берлин урамнарының берсендә авыр яраланып җиде ай госпиталләрдә ятканнан соң инвалид булып кайта. Сугышка кадәр эшләгән Югары Майна мәктәбендә укытучы хезмәтен дәвам итә. 1952 елда аны Биләр райкомының пропаганда бүлегенә күчерәләр. Шулай ук ул районда чыга торган “Стахановчы тавышы” дигән газетаның редакциясендә дә эшли.
Әхмәт Рафиков: “Беренче дәрәҗә Ватан сугышы”, “Кызыл йолдыз” орденнары, “Сугыштагы батырлыклары өчен”, “Хәрби хезмәтләре өчен”, “Белоруссияне азат иткән өчен”, “Варшаваны азат иткән өчен”, “Берлинны алган өчен”, “Германияне җиңгән өчен” медальләр белән бүләкләнгән. Соңгы елларда Россия тынычлык фондының Алтын медаленә лаек була. 1973 елдан Чиләбедә яши.
Әхмәт Рафиков татар һәм башкорт язучыларының Акмолла исемендәге әдәби-иҗат берләшмәсенең беренче әгъзалары арасында була. Аның шигырьләре “Чиләбе чишмәләре”, “Сөенеч”, “Чиләбе моңнары”, “Дуслык тирмәсендә” дигән шигырь китапларында басылып чыкты. “Күңелдәге уйлар”, “Миләшләр”, “Тормыш дәрьясында”, “Шигырьләр” “Мәңгелеккә үтеп барышлый” дигән шигырь китаплары, “Калугадан Берлинга кадәр”, “Галия”, “Если можешь, прости!” исемле прозаик әсәрләрнең авторы.
Әхмәт Рафиков үзенең шигырьләрендә яшәү матурлыгын тормышта ничек булса, шулай чагылдыра. Бу аның эчке халәте, табигый хисләре. Ул бу хисләрне, тойгыларны, күренешләрне табигатьнең үзеннән алып яза. Аның шигырьләре оптимистик рух, һәр кемгә таныш, якын моң белән сугарылган.
Шагыйрьның туган авылы Иске Камка, үскән җире Уракчы кече Чирмешән буенда урнашкан. Ул күп кенә шигырьләрендә табигатьнең шул матур
почмагы турында яза. Ул юллар туган якны өзелеп ярату, сагыну хисләре белән тулганнар.
Әхмәт ага ветеран буларак та, сугыш әфәтләренә багышланган күп шигырьләр яза.
Беренче прозаик әсәре “Калугадан Берлинга кадәр” диеп атала. “Сугыш хикәяләре” аерым китап булып чыкса да, беренче язган повестьның дәвамы диеп кабул итәрлек. Чөнки икесе дә Әхмәт аганың сугыш еллары көндәлеге.
Әхмәт Рафиков табигать биргән талантлы, туган якның, табигатьнең матурлыгын зирәк тоючы. Үз халкын, аның тарихын яратучы буларак, уйларында, шигырьләрендә, прозаик әсәрләрендә шул хисләрне бөтен тирәнлеге белән чагылдыра алган.
Педагогия фәннәре кандидаты, доцентВасильков А. А. 10.01.1997.
Зур тормыш шигърияте
Шагыйрьләрне: бусы әйбәт яза, ә бусы – начар, дип бүлү мөмкин түгел. Һәр шагыйрьнең бөеклеге – аның үзенчәлегендә. Мисал итеп танылган әдипләр иҗатын алсак, әйтик, Равил Фәйзуллин – парадокслы афорист, Харрас Әюп – җырчы, Рәшит Әхмәтҗан – якты сагыш… Кайчак иң зур шагыйрьләрнең әсәрләрендә дә теге яки бу укучыга ошап бетмәгән җирләр була, ләкин нәкъ менә шул һәр талант иясенә хас үзенчәлек көче җитешсезлекләрдән куәтлерәк булып чыга, һәм чын шигъриятнең кыйммәте дә шунда.
Әхмәт ага Рафиков шигырьләренең асылы нәрсәдә? Зур тормышның ачы һәм татлы тәҗрибәсе, дияр идем мин. Әйе, ул профессиональ шагыйрь түгел, шуңа күрә, әдәбият белгечләре күзлегеннән караганда, шигъри юлларның камил булып җитмәгәннәре дә очрап куядыр. Ләкин:
- Әллә инде олыгайган саен
- Яшәү көче арта барамы?
- Шигырь язу тик утыру түгел,
- Яшәү өчен көрәш – чарамы?
Шул юлларны укыгач, бу авторның озын һәм катлаулы тормыш юлын узган кеше генә түгел, тирән акыл иясе дә икәнлеген аңлый башлыйсың, һәр акыл иясенә хас җан тынычлыгы белән фикер йөртә ул тормыш чынбарлыгы турында:
- Гомер буе уйда кеше,
- Гомер буе чагыштыра.
- Бер уйласаң, үткән гомер —
- Күңелле бер сагыш кына.
Яки:
- Мәңгелеккә килми бер кеше дә,
- Мәңгелеккә ул китә генә.
Шул ук вакытта «күңелле бер сагыш кына» булып үткән гомернең бөек мәгънәсе, дәвамы бар:
- Мәңгелегем шулдыр минем:
- Оныкларым бер төркем.
Әхмәт Рафиков шигырьләрендә туган як, табигать күренешләре, ел фасыллары да байтак урын алып тора. Шагыйрь бит ул шул ук рәссам, художник, бары тик буяулар, пумала урынына шагыйрь кулында каләм hәм туган телебезнең сүз байлыгы.
- Тагын җырлыйм тургайлар турында,
- Әллә тургай җене кагылган.
- Сары чәчәк баскан пар кырында,
- Бармы икән,
- Тургай җырын миндәй сагынган.
- Зәңгәр күктә акчарлаклар оча,
- Тияр-тимәс ак болытларга.
- Чиксез иркен анда, чиксез бушлык,
- Теләгәнчe кыелып очарга.
- Күкне каплап болыт йөзә,
- Текә ярга дулкын кага.
- Күктә янган йолдызлардан
- Серлерәк ни бар дөньяда?
- Яшенле болытлар килә,
- Җилли, җилли үкереп.
- Ялкынлы аргамак булып,
- Өcкә сикерер кебек.
- Сиреньнәр чәчәк атканда
- Кояш нурланып уйный.
- Чәчәк өзеп иснәмичә?
- Яныннан китеп булмый.
Менә шагыйрьның туган ягы турында хәтирәләр:
- Чишмәләргә, суларга бай
- Чирмешән үзәннәре,
- Чирмешән буенда үсә,
- Кызларның гүзәлләре.
- Атлар саклаган болыннар
- Мине танырлар микән?
- Болыннарым, баланнарым
- Каршы алырлар микән?
Шул вакытта туган як шагырь өчен туган телдән, милләттән, татарлыктан аерылгысыз:
- Туган илем минем Татарстан,
- Тоеп үстем синең кадерне.
- Мине татар иткән татар телем,
- Туган илем җандай кадерле.
Яки:
- Нәсел очым Кандалыйдан килгән,
- Туган җире Габделҗаббарның.
- Атаманам татар милләтеннән,
- Мин дә чәчрәп торган татармын.
Гомумән, шагыйрьнең бәясе, авторитеты аның күп кырлыгы, тематикасының байлыгы аркылы билгеләнә. Әхмәт Рафиков күп кырлы шагыйрь, аның шигриятендә тетрәндергеч трагедияле дә, елмайдырырлык кызык шигырьләр дә байтак.
Мәсәлән, аның сатирасыннан бер мисал – сәяси убырлар образы:
- Элек түрә иде обком, партком,
- Хәзер дә бар андый түрәләр:
- Кызыл кабыкларын салдылар да,
- Чиркәүләрдә тәре үбәләр.
Ләкин Әхмәт ага шигырьләренең укучыга иң нык тәэсир итә торганнары – сугыш шигърияте. Монда автор сугыш турында ишетеп белгән яки хәтта күреп белгән түгел, ә хәрби хәрәкәттә үзе катнашкан, кан түккән, күп тапкыр тормышы кыл өстендә калган, ләкин үлемне җиңеп чыгарга көч таба алган кеше.
- Брян урманнары гел баткаклык,
- Кошлар гына очып үтәрлек.
- Ә без үттек.
- Үттек агач түшәп,
- Машиналар, туплар үткәрдек.
Бу шигырьләрдә сугыш чынбарлыгының иң тетрәндергеч мизгелләре:
- Үз тормышың кыл өстендә булган,
- Фашист безне утка тотканда.
- Ут эченнән читкә сөйрәгәнсең,
- Ташлап калдырмыйча дошманга…
- – Мә, эч… – дидең,
- Бер йотым су бирдең.
- – Тагын… – дидем.
- Авыр суладың.
- Янә өстерәдең ут эченнән.
- Мин: «Су…» – дидем.
- Син ник еладың?
Яки менә мондый шигырьне үзе шуны кичермәгән кеше яза аламы:
- Минскиның Партизан урамы,
- Урам тулы гаскәр агыла.
- Ат өстендә барам.
- Минчанкалар
- Аягыма килеп сарыла.
Сугыш эпопеясенең тагын бер мизгеле:
- Яу кырында ярсып атлар чапты,
- Гөрес-гөрес килеп туплар атты,
- Кешнәделәр атлар, ыңгырашты,
- Яраланып ауды, сыкрап ятты.
Гөмүмән, Әхмәт Рафиков иҗатында ат образы бик җылы hисләр белeн тәсвирлана. Ат Әхмәт ага өчен якын дус та, союздаш та, көрәштәш тә. Чөнки бу – тормыш тәҗрибәсе, фронтовик – шагыйрь язмышының бер өлеше.
- Ат өстендә үттем сугыш юлын,
- Һәрчак булды минем юлдашым.
- Аз сөртмәдем яраланган атның
- Каны белән аккан күз яшен.
- Атлар еламый дип кемнәр әйтә?…
Сугыш аркылы үтәргә туры килгән һәр ватандашыбыз кебек үк, Әхмәт абый да гомер буе фронт хатирәләренең эзерлекләвенә чыдап яшәргә мәҗбүр:
- Илле ел бит,
- Төшләремә кереп,
- Фашист белән сугышып уянам.
Шул ук вакытта бөтен каһарманнарыбызга хас горурлык хисе кайнап тора бу шигырьләрдә:
- Яшьлегебез утта янды, диеп
- Яманламыйм узган гомерне:
- Мин – җиңүче, диеп горурланам,
- Штурмлап алдым Берлинне!
Әхмәт Рафиковның шигырьләрен укый-укый шундый нәтиҗәгә киләсең: бу аерым шигырьләрдән тупланган җыентык түгел, ә зур бер поэма. Гаять зур, бер гасырны үз эченә алган тормыш турында. Ватан турында. Табышлар һәм югалтулар турында, мәхәббәт һәм яшәү тәме турында.
Ирек Сабиров,Русия Федерациясе һәм Татарстан РеспубликасыЯзучылар берлекләренең әгъзасы2004, 2010г
Туган як
Белмим
- Миндә нинди кан агадыр,
- Мишәр микән, әлләме нугай,
- Әллә микән болгар бабамныкы?
- Алар да бит бу җирдә торган.
- Нәсел башым минем Кандалыйдан,
- Туган җире Габделҗаббарның.
- Сабырлыгым Чирмешән буеннан,
- Моңым-зарым атам, анамнан.
- Буыннардан-буыннарга килә,
- Татарлыгым минем – зур мирас.
- Татар илем булса – халкым булыр.
- Халкым булса – тел дә югалмас.
- Шәһри Болгар, Суар, Биләрем дә,
- Казаным да ерак тарихтан.
- Бәхетле дип саныйм мин үземне,
- Мин бит зур тарихлы халыктан.
2004Туган як
- Яз килде, сиреннәр чәчәктә,
- Талларда былбыллар сайрар чак,
- Исемдә, хәтердә, күңелдә,
- Онытылмый-онытылмый туган як.
- Хәтердә «сабанда сайрашкан»,
- Түбәдә тургайлар сайрар чак.
- Гел генә үзеңә тартасың,
- Туган җир, үскән җир – туган як.
- Хәтердә алтындай көзләрең,
- Былбыллар көн якка киткән чак.
- Мин синнән еракта торсам да,
- Син миңа кадерле – туган як.
- Хәтердә шул айлы кичләрен,
- Урамда гармуннар чыңлар чак,
- Бар микән синнән дә кадерле,
- Синнән дә якын җир – туган як.
* * *
- И гүзәл туган якларның,
- Сулары, чишмәләре.
- Кече яшьтән якын итте,
- Назлады иркәләде.
Авылым
- Яшьлек елларын, айлы кичләрен,
- Тальян моңнарын саклыйсың, авылым,
- Синән китсәм дә, һәрвакыт истә,
- Күңел түрендә и туган авылым.
- Язлар килде исә – сиңа тартылам,
- Канатлы коштай очардай булам.
- Кайталмый калган еллар да була,
- Тормыш-мәшәкать тартса чабудан.
- Ак каеннарың, зифа талларың,
- Яшьлек дусларым керә төшемә.
- Күңелем тулып, күзләр яшьләнә,
- Ятим калган өй төшсә исемә.
- Көтә туган йорт. Кайчан кайтыр дип,
- Алар кайтсалар, утлар балкыр дип.
- Кайтып булмый шул бик сагынсам да,
- Яшем дә инде, җитә туксанга.
2006Калатауга кайтсам
- Язлар килде, сулар акты,
- Яшелләнде болыннар.
- Калатауга кайтам диеп
- Үтеп бара гомерләр.
- Калатау болыннарында,
- Әрәмәлек, киң алан.
- Калатауга кайталган юк,
- Әллә шуңа моңланам?
- Үтте язлар, үтә җәйләр,
- Көзләрем җитеп бара.
- Кыш кермәс борын ничек тә,
- Күрергә кирәк чара.
- Сабыр ит! – дип юаталар,
- Сабыр канатым сынган.
- Яшьлек калган Калатауга,
- Кайтсам тынармын сыман.
- …Кала таулы Иске Камка
- Ул минем туган җирем.
- Алты ел шунда торганмын,
- Шул хакта минем җырым.
1997Ялгыз гармун
- Кичке тынлык басты авыл өстен,
- Хуш исе таралды гөлләрнең.
- Аргы якта Чирмешән буенда,
- Моңланып уйнады бер гармун.
- Моң таралды авыл өсләренә,
- Ябык тәрәзләргә кагылды.
- Ачык тәрәзләрдән өйгә керде,
- Чирмешән буенда агылды.
- Кичке авыл тыңлый гармун тавышын
- Тирәкләр тыңлыйлар, тын калып.
- Җыр тарала каенлык буена,
- Болыннарны кайта әйләнеп.
- Таңга кадәр җыр сузды гармунчы
- Аннан бераз үзе җырлады.
- Юк, килмәде, сөйгәне чыкмады,
- Гөлләр генә аны тыңлады.
- Каенлыктан талгын җилләр исте,
- Сайрар кошлар төнге йокыда.
- Ә яшь егет бик озак уйнады,
- Таңгача ятмады йокыга.
апрель 2005Кичләрендә пароходлар озатам
- Ак пароход Идел өсләрендә.
- Акчарлаклар оча өсләрендә.
- Пароходлар гудок биргән чакта,
- Моңсу булып китә кичләрен дә.
- Идел-ярда еракларга карап,
- Кичен пароходлар озатам.
- Пароходлар китә дә югала,
- Моңсу булып кала азактан.
- Акчарлаклар Идел өсләрендә
- Ярларына кага дулкыннар.
- Дулкын ярып пароходлар үтә,
- Дулкын асларында упкыннар.
- Ак пароход Идел өсләрендә,
- Чал дулкыннар ярларга кага.
- Утырып ла китәселәр килә,
- Туган-үскән якларга таба.
- Идел суы өсләренә карап,
- Кичен пароходлар озатам.
- Уй-сагышларымны алып китсә,
- Моңсу булып китә азактан.
2005Чирмешән таллары
- Яр буйларын таллар баскан,
- Читләрен дулкын кага.
- Гасырдан-гасырга күчеп,
- Кече Чирмешән ага.
- Ярларында исәпсездер
- Карлыгач оялары.
- Талларында һич өзелми,
- Сандугачлар сайравы.
- Каз оялары үрәләр
- Чирмешән талларыннан.
- Җим эзлиләр тәкәрлекләр,
- Чирмешән буйларыннан.
- Зифа талларны тибрәтеп,
- Былбыллар канат кага.
- Сандугачлар сайравыннан
- Күңелләр ләззәт таба.
октябрь 2004* * *
- Беркайда юк бездәгедәй
- Кызыл, матур баланнар.
- Әтием истәлеге ул,
- Әтиемнән калганнар.
- Бакчадагы баланнарым
- Чәчәк атты.
- Язны сагынып, көньяклардан.
- Кошлар кайтты.
- Ап-ак яулык бөркәнгәннәр
- Баланнарым.
- Инде көтәм кызыл балан
- Яралганын.
- Июнь ае баланнарым
- Җимешләнә.
- Кызыл-кызыл тәлгәшләре
- Гел ишләнә.
- Көзләр җиткәч, чиләк-чиләк
- Балан җыям.
- Чоландагы киштәләргә,
- Тезеп куям.
- Авыр-авыр тәлгәшләрне
- Әләм тезеп.
- Мондый балан табалмассың,
- Илне гизеп.
2004Күңелдә калган моң
- Төн уртасы…йоклый алмый
- Торып чыктым урамга.
- Моңлы гармун тавышы бар
- Аргы очта, урамда.
- И моңая ялгыз гармун,
- Кемдер җырлый да тагын.
- Әллe Биккинин кайтканмы,
- Сагынып туган ягын?
- Шул төннән соң ялгыз гармун
- Көн дә турыдан узды.
- Гармун җене кагылдымы,
- Тынычлыгымны бозды.
- Ачык тәрәзләрдән керде
- Гармун моңы өйләргә.
- Шул моң әле дә хәтердә,
- Калды сагынып сөйләргә.
- …Аннан үзем гармун алдым,
- Уйнап йөрдем кичләрне,
- Уйнаттым да, җырлаттым да,
- Биеттем дә яшләрне.
2006Былбыл моңы
- Язлар килсә талларыма,
- Былбыллар кайтыр әле.
- Сайрый-сайрый туган якка,
- Саумы дип әйтер әле.
- Кайтыр да канатлар кагып,
- Күкләрдә очар әле.
- Сагындым туган якны дип,
- Талларда җырлар әле.
- Җырлы, моңлы туган ягым
- Шатланып тыңлар әле.
- Җырлар да җырлар былбыллар
- Күңелләргә моң биреп.
- Шатланып тыңларбыз әле,
- Былбыл моңы мәңгелек.
Төшләремдә очам
- Әле тагын очтым…
- Тик хыялда түгел
- Тагын очтым әле төшемдә.
- Кайткан идем утыз ел укыткан,
- Майна дигән авыл өстенә.
- Очтым аргы яктан бирге якка,
- Урамнарын карап әйләндем.
- Урамнары яшел чирәм имеш,
- Кешеләрен генә күрмәдем.
- Күрегез күр, менә,
- Мин кайттым янәсе,
- Телим икән йолдызларга очам!
- Энергиям бик зур зарядле.
- Төшләремдә бик еш кабатлана,
- Гомер буе шулай очам мин,
- Тик, нигәдер, күпме теләсәм дә,
- Җирне ташлап ерак китәлмим.
- …Шулай инде, җирдә туганбыз бит,
- Без мәңгегә җирдә каласы.
- Җир анабыз безгә бик кадерле,
- Кем соң ташлап китсен анасын.
- «Әллә шул якларда үскәнгәме…»
- Әллә шул якларда үскәнгәме,
- Истән чыкмый Биләр якларым.
- Һич хәтердән чыкмый авырлыгы,
- Без яшәгән чорда юлларның.
- Уйларымда кайтам әле,
- Олы шәhри Биләргә.
- Җырлы, моңлы туган ягым,
- Калды сагынып сөйләргә.
1947 нче ел
- Хәтеремдә, унынчы январда,
- Җәяүләтеп киттем Биләргә.
- Төне буе яңгыр койган иде
- Сулар тора күлләвекләрдә.
- Ашыкмыйча кышкы юлдан атлыйм,
- Чана эзләрендә су тора.
- Шул эзләрдән, сулы җирдән атлыйм,
- Кыска итек аякны кыра.
- Өстә озын бишмәт, чабуыннан,
- Тып та тып яңгыр тама.
- Ачуланып куям кыш бабайга:
- Саташтыңмы әллә, дивана?
- Әллә димен июнь белән,
- Ярышырга телиме,
- Дөбер-шатыр яшьнәүeнең,
- Серен генә белмиме?
- Сулы юлдан атлыйм чаптыр-чоптыр,
- Авырая бара адымнар.
- Тик шулай да юлны дәвам итәм?
- Ярты юлда туктап калмыйлар.
2003«Көнне каплап тоташ болыт ага…»
- Көнне каплап тоташ болыт ага,
- Елап тора көннәр, яуымлы.
- Оныта алмыйм һич тә яшьлегемдә
- Көньякларга китеп,
- Тилмереп лә йөргән чагымны.
- Көзләр килде исә
- Очар кошлар китә,
- Калдырып ла туган якларын.
- Заманында минем дә бар иде
- Көньякларда булган чакларым.
- Кошлар китә… Ә мин китмим.
- Нәсел тамырым монда береккән.
- Туган җирен сөйгән кеше өчен
- Анда китү кирәкме икән?
- Китәр идем – юкәләрем кала,
- Каеннарым кала, талларым.
- Болыннарым, урманнарым кала,
- Матурлыгы туган якларның.
- Елак көзләр үтәр,
- Кыш артыннан
- Ямьле язлар килер елмаеп.
- Чәчәк атар алмагач, чияләр,
- Сандугачлар кайтыр әйләнеп.
апрель 2004Бер күренеш
- Каенлыкны куе томан баскан,
- Яшь каеннар томан эчендә.
- Әтием тау өстендә басып тора,
- Ике кулы маңгай өстендә.
- Тау астында чишмә. Улакларда
- Чишмә суы тутырып куелган.
- Тупыр-тупыр тояк тавышлары,
- – Атлар кайта каен юлыннан.
- Атлар кайта, каршы алыйм, – диеп,
- Ул ашыгып түбәнгә төшә,
- Чишмә янындагы зур улактан,
- Пошкырышып атлар су эчә.
«Тәрәзәмне ачып куйдым…»
- Тәрәзәмне ачып куйдым,
- Җиләс һава керсенгә.
- Бохар мәчем йоклап ята,
- Мендәрләрем өстендә.
- Бөгәрләнеп, төшләр күреп,
- Көн буе йоклап ята.
- Төне буе ауда йөри,
- Көндөз мендәр ярата.
«Пар ат җигеп Лушнов сабанына…»
- Пар ат җигеп Лушнов сабанына,
- Кигәвенле эссе челләдә,
- И күрдек тә инде кыенлыкны,
- Пар кырында сабан сөргәндә.
- Елар хәлгә килә идек, мәгәр,
- Атлар чәбәләнгән мәлләрдә.
- Өстә бер кат күлмәк,
- Киндер штан,
- Яланаяк сабан сөрәбез.
- Эштән арып кайткач, Чирмешәндә,
- Чумып-чумып бер су керәбез.
- Иң авыры иртән торулары:
- Кояш белән Әнкәй уята.
- И авыр да була:
- – Эшкә китәр вакыт,
- Тор балам! – дип,
- Әнкәй иртән уяткан чакта.
- Тик, нигәдер, без ул чакларда,
- Эшкә сыкыранып йөрмәдек.
- Шулай кирәк саный идек,
- Малай-кызлар ярышып эшләдек.
февраль 2003«Ат яратып үстем…»
- Ат яратып үстем,
- Эштә дә мин,
- Һәрчак атлы эшкә йөредем.
- Башка берәү миндәй белә микән
- Рәхәтлеген атта йөрүнен?
- Болыннарга чыктым, төннәрендә,
- Күздә йоммый атлар сакладым.
- Әле дә колагымда чыңлый кебек,
- Кешнәүләре тайлы атларның
- Көзге ачы суыкларга кадәр,
- Ат ашаттым һәртөн болында.
- Күмәкләшеп колхоз төзелгәч кенә
- Туктадым мин болын юлыннан.
- Болыннан ат алып кайтып киләм,
- Чишмә тау буеннан юл үтә.
- Юл буе талларын иркәләп,
- Әкерен генә җылы җил исә.
- Алсу нурга чумган тау битләре,
- Болын чәчәкләре күп монда.
- Утыралар көнчыгышка карап,
- Иркәләнеп кояш нурында.
- Каенлыктан килгән таң җилләре,
- Чишмә дулкыннарын үбә дә,
- Тау битендә үскән чәчәкләрнең,
- Кагылып китә дымсу битенә.
Тарихи, кадерле як
- Урманга бай, суларга бай
- Туган ягыбыз Биләр…
- (Биләр яшьләре җыры)
- Күпләр өчен бар да якын монда,
- Бар да газиз, бар да танышлар.
- Чирмешәне ага боргаланып,
- Җанга якын «Изге Тавы» бар.
- Тарихи һәм данлыклы бу төбәк
- Елгалары, урман-күлләре…
- Күпләр йөргән «Изге Чишмә»се бар,
- Тарих белгән Шәһри Биләре.
- Катнаш урманнары гөмбәгә бай,
- Чикләвекле, кура җиләкле.
- Кырларында игеннәр мул үсә,
- Болыннары печән, җиләкле.
- Кешеләре күркәм, эшлеклеләр,
- Ачык йөзле, батыр йөрәкле.
- Минем өчен бар да якын монда,
- Авыллары таллы-тирәкле.
2001Авылым урамнары
- Бөтен нәрсә миңа таныш монда,
- Үзгәрешләр икән җитәрлек.
- Урам уртасында сукмак та юк,
- Аска карамыйча үтәрлек.
- Урамнарның, ындыр табагыдай,
- Тигез, такыр чагы бар иде.
- Караңгыда самоходка утырып,
- Гармун уйнап йөргән бар иде.
- Кайда карасан да гел яңалык:
- Яңа өйләр… Яшләр үскәннәр.
- Машиналар изгән буразналы урам,
- Кордәшлар дә,
- Мәңгелеккә китеп беткәннәр.
- Уйлап киләм күңелемдә сагыш
- Эңгер җиткән кичке урамда.
- Ялгыш та бер гармун тавышы юк,
- Мәет чыккан өйдәй урамнар.
- Кайда киткән авыл күрке – гармун?
- Яши алмый авыл гармунсыз.
- Транзистор үкертүдән ни бар,
- Чит авазлар… Көйсез дә моңсыз.
Болында
- Ат саклыйбыз
- Болын читендәге,
- Калкулыкта ятар урын – җир.
- Өшеп, калтыранып уяндым да,
- Уйга калдым: «Бу соң нинди җир?»
- Таң алды икән…
- Эңгер-меңгер мәлдә,
- Йоклаганда кырлар, болыннар,
- Иртәнге томанда сөендереп,
- Аваз салып куйды колыннар.
- Аннан тыңлык…
- Янә бераздан соң,
- Ат кешнәгән тавышлар килде.
- Күп тә үтми томан арасыннан,
- Ал кояш нурлары күренде.
- Кемдер аваз салды:
- Торыгыз, малайлар!!!
- Соңга калганбыз ич, торыгыз!
- Кемдер уяналмый…
- Берәү сүгенеп куя:
- Йөгерегез, тизерәк булыгыз!
- Томан. Колыннар, атлар кешнәве,
- Ишетелеп куя болында.
- Йөгерештек… Атларны тотарга…
- Ипи белән йөгән кулымда…
Җәйге хәтирә
- Караңгы төн
- Мин бакчада кунам.
- Сулап туйгысыз һава,
- Уйланып ятам, уемда:
- Уяу бул, дип, йоклама.
- Таң алды. Әтәчләр кычкыра,
- Торырга вакыт дип, уятып.
- Сискәнеп куядыр ак тыңлык:
- Алмалар төшәләр тып та, тып.
- Төн буе бакчада сакта мин,
- (Малайлар алмага кермәсен)
- Сорап алсалар сүз дә юк,
- Алмагач ботарлап йөрмәсен!
- … Таң атты.
- Йөрим бакчада,
- Су сибеп, гөлләрем уятып.
- Колактан һич китми төнге өн:
- Алмалар коела тып та, тып
- Тып та тып, тып та тып, тып та тып.
Ак тирәк
Ак тирәк, күк тирәк,
Сиңа миннән ни кирәк?
(Уен җыры)
- Су буенда ак тирәк бар иде
- Истәлеге җәйге кичләрнең.
- Эштән кайткач шунда килә идек,
- Җыелу урны иде яшьләрнең.
- Тальян моңы сузып су буенда,
- Ак тирәккә терәп арканы…
- Моңлы бер төш кебек истә әле,
- Сызылып кына таңнар атканы.
- Таңга кадәр ак тирәк янында,
- Егет-кызлар барыбыз бергә,
- Әтәчләр кычкыргач таралышып,
- Башны куя идек мендәргә.
- Еллар үткәч, яудан кайткач килдем,
- Исән торамы? – дип, ак тирәк.
- Җирдән төпчек кенә калкып тора,
- Әрнеп куйды, сулкылдап йөрәк.
- Сугыш елларында
- Халык санашмаган,
- Бик күп тирәкләрне кискәннәр.
- Тау астында каенлык та беткән,
- Яшь каеннар гына үскәннәр.
Җомга көнне кайттым
- Җомга көнне кайттым,
- Бүген димәк,
- Оныклар да, бар да җыелыр.
- Бер күрүең үзе бер гомер ич,
- Бергә-бергә күңелле булыр.
- Юл җае да туры килде шунда,
- Руслан илтеп куйды Чулпанга.
- Көне буе ишеп яңгыр яуды,
- «Оныклар кайтыр» дип торганда.
- Бик сагынып кайттым, күрергә дип,
- И, шатланып каршы алдылар.
- Күрешү шатлыклары, сөйләшүләр,
- Гомерлеккә истә калдылар.
- Олы кызым, Ләмига ул минем,
- Дүрт бала үстерде тәүфыйкле.
- Оныкларны күрермен дигән идем,
- Күрәлмәдем шушы шатлыкны.
- … Мине катык белән сыйлый кызым,
- Йөзе якты кояш шикелле.
- «Әти килде диеп шатланадыр»,
- Карашлары җылы, сөйкемле.
- Кыстый-кыстый сыйлый кызым мине,
- Кияү дә кушыла аңарга:
- – Чәеңне суытма, балы белән эч, – ди,
- Рәхмәт кенә инде аларга.
- Алда катык, сыйпарат каймагы,
- Әле яңа гына аерткан.
- Бура кебек ике сыерлары,
- Һич аерылмый катык, каймактан.
- Газ керткәннәр. Тормышлары яхшы,
- Терлек-туар, кош-корт бар да бар.
- Җиләк-җимеш, яшелчә дисеңме,
- Гөрләп үсеп тора бакчалар.
- Өе җылы, газ-мич янып тора,
- Суны өйдән генә алырга.
- Ягыйм дисәң ак мунчасы да бар,
- Матайлары да бар, чабырга.
- Күңелем тулып, бик шат булып киттем,
- Үкенмичә сагынып кайтканга.
- Ул көн кызым мине озатып калды,
- Чистайга ук барып вокзалда.
Тальян гармун
- Талъян тавышлары матур,
- Авыл урамнарында.
- Күңелләр шат, җаннар тыныч,
- Ул булса яннарымда.
- Авыл урамнары буйлап,
- Талъян яңгыраулары.
- Талъян моңына кушылып,
- Дәртләнеп җырлаулары.
- Талъяны булган авылның,
- Ямьледер урамнары.
- Казанский талъян гармун,
- Кулга аласым килә.
- Көмеш тавышларын сайлап,
- Көйгә саласым килә.
- Бер үзәкләрне өздереп,
- Уйнап аласым килә.
- Талъян гармун кулга алып,
- Эх, бер сайратыйм әле.
- Сүнеп китмәсен йөрәкләр,
- Утын яңартыйм әле.
- Авылым урамнарында,
- Гармун уйнатыйм әле.
Әминә апам истәлегенә
- Үз итеп әткәй шомыртын,
- Һәркөн сары сандугач,
- Килә дә кунып шомыртка,
- Сайрый иде, кич булгач.
- Син дә, апам, тыңлый идең,
- Сандугач сайрауларын.
- Күзләргә яшь төшерердәй,
- Моңлы иде җырлауларын.
- «Яшь наратлар» көен җырлап,
- Аны көткән көннәрең.
- Хәсрәтең зур, күзләрдә яшь,
- Моңсу иде йөзләрең.
- Ун ел үтте… егерме ел,
- Җитмеш алтыга җиттең.
- Кара гүрләргә кергәнче,
- Исмәгыйлеңне көттең!
Әнием җырлары
- Намазлыгы күз алдымда тора,
- Һәр көн укый иде биш намаз.
- Тәрәзәдән карап җырлый иде,
- Балалары озак кайтмагач:
- … И Илаһым сорыйм синнән
- Өч нәрсә, ни кыласын:
- Бере иман, бере дәүләт,
- Бере җәннәт.
- Каләм алдым язып булмый,
- Мокатләрдин узып булмый,
- Балаларым исемә төшсә,
- Җыламыйча түзеп булмый.
- Намазлыгын җәеп укыганда,
- Теләк тели иде ул сезгә:
- Онытмагыз диеп туган җирне.
- Кайтыгыз дип туган нигезгә.
- Моңлы тавышың әл дә күңелемдә,
- Йөрәгемдә аннан моң туа.
- Әнкәй бәгърем синең теләкләрең,
- Бәхет алып килде улыңа.
Кем йокласын икән
- Чирмешәннең яшел болынында,
- Тынга калган Кәкере күл буе.
- Баланнар, миләшләр баш игәннәр,
- Иртәнге саф һава. Көн җылы.
- Су өстендә балыклар чиртәләр,
- Күл буйлары сөттәй ак томан.
- Үле тынлык баскан болын өстен,
- Бер җан иясе дә юк сыман.
- … Авыл әле торып кына килә,
- Әтәчләр кычкыра таң аткан.
- Авыл хатыннары көтү куа,
- Кояш чыгар вакыт офыктан.
- Авыл көтүчесе ашыктыра:
- Чыбыркы шартлатып шар та шорт!
- Печән өсте. Ирләр чалгы суга,
- Кем йокласын икән бу вакыт?
июль 2005«Туган җирең кайда?..»
- Туган җирең кайда? – дип сорыйлар,
- Әйтәм: Татар иле үзәге —
- Кандалый якташы, Суар ягы,
- Биләр, Чулман, Идел төбәге.
- Татарстан минем туган җирем,
- Нәсел тамырым шунда береккән.
- И кадерле, якын туган ягым,
- Туган телем мине кеше иткән.
- Туган илем минем Татарстан,
- Тоеп үстем синең кадерне.
- Мине татар иткән туган телем,
- Туган илем җандай кадерле.
И кайтасы килә
- Ни булды икән уйларыма,
- Бер утырып уйлансам —
- Әйләнәм дә ерактагы
- Туган ягыма кайтам.
- И булсын иде акбуз ат,
- Очып алып китәрлек.
- Хыялымны – барлы итеп,
- Туган якка илтәрлек.
- Очар идем акбуз атта,
- Ябышып ялларына.
- Яшьлек сукмаклары калган,
- Болыным-кырларыма.
- Атлар саклаган болыннар,
- Мине танырлар микән?
- Каеннарым, баланнарым,
- Каршы алырлар микән?
«Басуларда салам эскертләре…»
- Басуларда салам эскертләре,
- Сукаланган кырлар кап-кара.
- Тик бер кырда – уҗым басуында,
- Җәйге яшел төсләр саклана.
- Әллә инде учак кабынганмы,
- Ут шикелле яна миләшләр.
- Сыгылганнар балан тәлгәшләре,
- Гүя миләшләргә көндәшләр.
- Яфрак арасыннан баш күтәреп,
- Кырын салып эшләпәләрен,
- Шатланышып гөмбәләр «елмая»,
- Килүенә ямьле көзләрнең.
- Талларымнан сандугачлар китте,
- Тургай җыры да юк күкләрдә.
- Яфракларын койган юкәләрнең,
- Кереп барулары көзләргә.
- Һаваларда торна тавышлары,
- Кошлар җылы якка киткәндә.
- Белмим күңел нигә моңсулана,
- Әллә микән көзләр җиткәнгә?
Гомергә синдә калам
- И кадерле туган ягым,
- Болыннарым, кырларым.
- Иделем, Чулманым минем,
- И Чирмешән буйларым:
- Сезгә сәлам, сезгә сәлам,
- И син Биләр якларым!
- Олыларың, кечеләрең,
- Яшьләрең һәм картларың.
- Мәтрүшкәле аланнарым,
- Алмалы тау битләрем:
- Сезгә сәлам, сезгә сәлам,
- Иртәләрен, кичләрен.
- Кайларда гына булсам да,
- Сагынып кайтам hаман.
- Ничә генә карасамда,
- Гел яңалыклар табам.
- Гел яңарып торган ягым,
- Гомергә синдә калам.
Хатлар көтәм
- Хатлар көтәм, көн дә хатлар язам,
- Хатлар алу шатлык түгелме?
- Дуслар белән шулай аралашу,
- Хәбәрләшеп яшәү күңелле.
- Хатлар көтәм кайчак янып-көеп,
- Ни булды икән, нигә килми? – дип.
- Хат алам да, тагын тынычланам,
- Төзәлгәндәй була күңел ярам.
- Хатлар көтәм ерак аралардан,
- Читтә калган онык, балалардан.
- Күрешкәндәй булам хат килгәндә,
- Тынычланып куя күңелләр дә.
- Бүген янә тагын хатлар алдым,
- Җавап язам инде бүген кич.
- Әкерен генә ачам… күңелемдә,
- Әйтеп бетергесез сөенеч.
2003Мин синең улың
- Мин синдә тудым, мин синдә үстем,
- Син минем илем – Татарстан.
- Син минем телем, син минем моңым,
- Мин синең улың – Татарстан.
- Урман-суларың, киң болыннарың,
- Яшел бишегем – Татарстан.
- Мәркәзем минем – Казанбаш калам,
- Читтә торсам да мин синдә калам.
- Идел, Чулманның ямле күңелдә,
- Икмәге, суы тәме ирнемдә.
- Яшлегем минем син – Татарстан,
- Аерыласым юк мин татарлыктан.
- Синдә туганмын, синдә үскәнмен,
- Илем син минем – Татарстан.
- Син минем телем, син минем моңым,
- Мин синең улың – Татарстан.
Чирмешән буйлары
- Чирмешән буйлары болын,
- Зифа буйлы таллары.
- Су буенда шау-гөр килеп,
- Үтә сабан туйлары.
- Чишмәләргә, суларга бай
- Чирмешән үзәннәре.
- Чирмешән буенда үсә,
- Кызларның гүзәлләре.
- Чирмешәндә кер чайкыйлар,
- Безнең авыл кызлары.
- Кичләр булса су буенда,
- Чыңлый тальян моңнары.
- Чирмешән болыннарында,
- Печән чабу күңелле.
- Чишмәләре, болыннары,
- Тартып тора күңелне..
- Чирмешән болыннарында,
- Балан да бар, җиләк тә.
- Онытылмас җырлар булып,
- Керде лә ул йөрәккә.
Мин татар улы
… Белегез, бу горур исем.
(Л. Гумилев)
- Нәсел очым Кандалыйдан килгән,
- Туган җире Габделҗәббарның.
- Атаманам татар милләтеннән,
- Мин дә чәчрәп торган татармын!
- Кай илләрдә генә йөресәм дә,
- Татарлыгым миннән калмады.
- Татар моңы, җыры иркәләде,
- Авыр кичерешләрдән саклады.
- Хурланмадым татар дигәннәрдән,
- Татарлыгым тырышып сакладым.
- Бик авырга килгән чаклар булды,
- Барыбер милләтемне сатмадым.
- Татар булуым белән горурланам,
- Татар улы, татар булып калам.
Авылыма кайтсам
- Авылыма кайтсам һәр ел шулай:
- Чыгып китәм урам йөрергә.
- Чишмә тавын, Чирмешән буйларын,
- Каенлык буйларын күрергә.
- Кайда карасам да, бар да таныш,
- Колачларын җәеп каршы ала.
- Күңелләрдә туган рәхәттән,
- Төрле хатирәләр уяна.
- Чишмә таудан каенлыкка карыйм,
- Каеннарым мине сагынган.
- Һәр каенны кочаклыйсым килеп,
- Йөгереп төшәм Чишмә тавыннан.
- … Бакчалар артында иген кыры,
- Таныйлардыр мине арышлар?
- Монда да мин бер ялгызым түгел.
- Кече яшьтән миңа танышлар.
- Шушы кырлар киңлегендә үстем,
- Һәр тараф та таныш манзара.
- Еллар үткән саен сагну арта,
- Кайткан саен сагну яңара.
Август, 2002Бу минем туган ягым
- Барып чыксаң Чирмешән буена —
- Калатаулы-Иске Камкада,
- Танырсың син минем туган якны,
- Күңелләрең итәр тантана.
- Хәтфә болыннары, тугайлары,
- Тургайлары каршы алырлар.
- Тал-тирәкләр чугын болгап сине,
- Каршы алып, озатып калырлар.
- Иртә таңнан кояшы елмаер,
- Зәңгәр күкле айлы кичләре.
- Каршы алыр челтер чишмәләре,
- Киң күңелле уңган кешеләре…
- Дулкынланыр иген басулары,
- Тук башаклар иелеп сәләмнәр.
- Боргаланып аккан Чирмешәндә,
- Су коенсаң мең-мең сихәт бар.
- Туган ягым Чирмешән буйлары
- Күз төшәрлек нурлы-ягымлы.
- Калатаулы-Иске Камкада мин,
- Үткәргәнмен бала чагымны.
1996Биләр
- Күпләр өчен барда газиз монда:
- Биләр җире, Хуҗалар тавы.
- Чирмешәне ага боргаланып,
- Бабамнарның озын билбавы.
- Басып торам Хуҗалар тавының,
- Иң биек бер калку ягында.
- «Нинди матур шәһәр булгансың, – дип,
- Шәһри Биләр исән чагыңда».
- Кадерле як…
- Тарихи бу җирләр,
- Бабамнарның изге туфырагы.
- Болгар бабамнарның каны аккан,
- Чишмәләре, инеш сулары.
- Биләр элек зур бер кала булган,
- Башка бик күпләрдән зурырак.
- «Эчке башкала» – дип йөреткәннәр,
- Кол Галиләр аны олылап.
- Хан сарае булган зур калада,
- Ханнар белән ханнар очырашкан.
- Караваннар килгән товар белән,
- Дөяләргә төяп ерактан.
- Галимнәре, шәгыйрьләре булган,
- Һөнәрчеләр, «Болгар тарихы»
- Җимерелгән, халкы кол ителгән,
- Күптән юктарылган – барысы.
- Хуҗалар тавыннан карап торам:
- Җәелеп яткан яңа Биләргә…
- Ни аяныч!
- Сакланмаган кала,
- Җитә алмаган безнең көннәргә.
- … Ятлар килеп хуҗа булган әнә,
- Бабам нигез салган җирләргә.
- Йөрәк әрнеп уйларыма батам,
- (Очына чыгарлык түгелдә…)
- Калалар бар, ничә гасырдан соң,
- Исән торалар бүген дә.
2000«Авылым, сагышым…»
- Авылым, сагышым,
- Син минем мәркәзем
- Таулар аша мине күрәсең күк,
- Арыш басуыннан карыйсың.
- Басу читләрендә зәңгәр чәчәк,
- Елга буйларыңда кавырсын.
- Сине сагнып ничә еллар үтте,
- Ничә язлар үтте, кыш чыктым.
- Яшел чирәмеңдә аунап үскән,
- Үсмер чакларымны онытмыйм.
- Урам өстендәге тупылларың,
- Күңелемдә әлдә шаулыйлар.
- Авыл каршындагы каенлыкта,
- Сандугачлар чут-чут сайрыйлар.
- Чирмешәнең әлдә күңелемдә,
- Ярларыннан тулып тора күк.
- Тәре сазы, Латра болынында,
- Әледәме шулай печән күп?
- Чирмешәнең ике як ярында,
- Сөйләшәләр бөдрә талларың.
- Еллар аша күренә кебек миңа,
- Киләчәгең, якты таңнарың.
- Тук башаклы арыш бодайларың,
- Болындагы колын-тайларың.
- Авылым,
- Язмыш мине синнән алып китте,
- Күңелем түрендә бит син һаман,
- Синең хакта матур сүзләр эзлим,
- Гәзит битендәге юллардан.
Май, 1998Ятим калган өебез каршында
- Ничә кайттым инде авылыма,
- Һаман шулай тып-тын бу урам.
- Әнкәйләрсез калган өй каршында,
- Басамын да уйланып торам.
- Күккә карыйм, күкләр аяз, зәңгәр,
- Тупыллар да кичке эңгердә.
- Икәүләшеп йөгереп чыгарсыз да,
- Керербез күк өчәүләп өйгә.
- Әнкәй йөгереп каршы чыга иде,
- (Мин кайтканга чиксез шатланып).
- Туып үскән бу кадерле йортта,
- Сансыз хатирәләр саклана.
- Кичләрен дә авылым шундый ямле,
- Җилләре дә шундый ягымлы.
- Ятим өйгә карап уйга калам,
- Сагынып та үсмер чагымны.
- Ятим калган йортта үле тынлык,
- Тик шулай да нидер сөйкемле.
- Бер куаныч – балкып кояш карый,
- Күңеле булсын дигән шикелле.
«Поезд чаба…»
- Поезд чаба…
- Казаныма кайту,
- Ак каеннар озатып калалар.
- Сагындыра сирәк кайткангадыр,
- Ераграк шул, ерак аралар.
- Поезд чаба,
- Ә күңелдә шатлык,
- «Тагын кайтамын бит Казанга!»
- Язмышыма үпкәм дә бар кебек,
- Шатланам да кайта алганга.
- Казан, Казан!
- Чиләбе түгел шул,
- Магнит кебек тарта ерактан.
- Шулай инде, кемнең туйганы бар,
- Җандай якын туган төбәктән.
- Туган җирдән мин еракта яшим,
- Зарланырлык түгел тормыш та.
- Тик нигәдер, күңелдә үпкә бар,
- Безне читкә илткән язмышка.
Ноябрь, 1994«Әтием утырткан тирәкләр…»
- Әтием утырткан тирәкләр…
- Китмә! – дип яфраклар шаулыйлар.
- Мин үзем үстергән талларда:
- Китмә! – дип былбыллар сайрыйлар.
- Соңгы кат әйләнәм бакчаны,
- Баланнар, карлыган, чияләр…
- Китмә! – ди, китмә! – ди баланнар,
- Китмә! – ди, китмә! – ди чияләр.
- Болында җиләкләр чакыра,
- Китмә! – дип челтери чишмәләр.
- Китмә! – ди, әтидән калган өй,
- Ялгызы калганга моңлана.
- Күңелдә тик бер уй тирбәлә:
- Түз инде, әрнемә, җылама…
- Туган йорт калсаң да еракта,
- Күңелдә булырсың, күңелдә!
- Төшләргә кергәләп торырсың,
- Сагындырып шулай гомергә.
- Рәнҗемә, туган йорт, улыңа,
- Хакың бар, үпкәлә заманга.
- Елына бер кайтып күрергә,
- Юллары әйләнде яманга.
Июлъ, 1985Уракчыга кайтсаң
- Уракчыга кайсаң, майда кайт син,
- Сирень чәчәк аткан көннәрне.
- Хуш исләрен иснәп туялмыйча,
- Үткәрерсең айлы кичләрне.
- Хәтфә кебек яшел чирәмендә,
- Ятып ял итәрсең арыгач.
- Чирмешән тауларын тирбәндереп,
- Чүт-чүт итеп сайрар сандугач.
- Һәр кешегә якын үз төбәге,
- Үзе туып үскән, үз ягы.
- Тик шулай да, сирәк бит ул, сирәк,
- Тәбигатьнең шундый почмагы.
- Чирмешәне, яшел болыннары,
- Чишмәләре, каен урманы…
- Син дә сокланырсың, һич шигем юк,
- Сиреннәрдән тора урамы.
- Тормыш безне шуннан аерды да,
- Алып китте башка якларга.
- Сабанчыга әй кайтасы килә,
- Сирень чәчәк аткан чакларда.
1980Туган як хатирәләре
- Сагынаммы туган якны?
- Сагынмыйча гына буламы?
- Уйларымда гел чакыра,
- Шул Сабанчы урамы.
- Яшьлектәге хатирәләр,
- Искә төшми каламы?
- Чакыра әнә, чакыра,
- Кәкере күлнең баланы.
- Хәтердә әле онытылмый,
- Латыра болыннары.
- Без тышаулаган атларның,
- Кешнидер колыннары.
- Малайлар-ирләр бергәләп,
- Атлар саклаган чаклар.
- Хәзер дә яналар кебек,
- Без кабызган учаклар.
2001Күңелемдә бетмәс сагыш бар
- Үткәннәрем авыр булды минем,
- Сөйләп бетерәлмим барын да.
- Малай чактан арыш чәчеп үстем,
- Канатландым арыш кырында.
- Кайларга барсам да,
- Исләремнән чыкмый,
- Дулкыннанып торган арышлар.
- Күпме сагынсам да кире кайтмас инде,
- Арыш чәчеп йөргән вакытлар.
- Арыш басулары дулкын-дулкын,
- Өсләрендә сөттәй ак томан,
- Бергә үскән дуслар шул кырларда кебек,
- Күңелемдә шунда ашкынам.
- Тәүге яшьлек дустым,
- Җәйге айлы кичләр,
- Сызылып аткан таңнар күңелдә.
- Саргылт диңгез кебек
- Арыш басулары,
- Онытылмаслар инде гомергә;
- Кайларга барсам да,
- Туктап карап торам,
- Арыш басуына юлыксам.
- Күп нәрсәләр инде онытылгандыр,
- Тик арышлар җырын,
- Тик арышлар җырын онытмам.
- Хәтеремдә, һаман хәтеремдә,
- И, ул арыш чәчкән вакытлар…
- Уйларымда арыш…
- Бетмәс сагыш…
- Гомеркәйләр үтеп барышлар.
- Арыш басуларын томан баса,
- Серкә очырганда арышлар.
- Авылым басуларын мин һаман сагынам,
- Күңелемдә,
- Күңелемдә бетмәс сагыш бар!
Июль, 2000Юл буенда яңа чишмә
- Тау астында чишмә күрдем,
- Яңа казылган.
- «Талип чишмәсе бу» – диләр,
- Талип казыган.
- Ул урынны күптән беләм,
- Су чыгып торды.
- Үтә салкын кышларда да
- Белмәде туңны.
- «Бу урында чишмә бар» – дип
- Күпләр сөйләде.
- Тик шулай да берәүнең дә,
- Кулы тимәде.
- Быел кайткач, бу тарафка
- Караган идем.
- Көмеш суы тулып торган,
- Чишмәне күрдем.
- Тактадан оя ясаган, (Шартына килгән).
- Казык кагып чиләк куйган,
- Чүмечен элгән.
- Эчәсем килми димәдем,
- Бер чүмеч эчтем.
- Зәм-зәм суы эчкән кебек,
- Хәлләнеп киттем.
- Бер чишмә бар юл буенда,
- Яңа казылган.
- Талип чишмәсе бу диләр,
- Талип казыган.
Үсмер чакка кайту
- Бу заманның бөтен авырлыгын,
- Дөнья мәшәкатен онытып,
- Бер кайгысыз үсмер малай чакка,
- Уйларымда кайтам «йөгертеп».
- Үсмер чагым мине таный микән?
- Ул чалымнар миндә калганмы?
- Авыр тормыш чәчләрне агарткан,
- Маңгаема сырлар салганмы?
- Исәнмесез Латра болыннары,
- Атлар саклап төн чыккан чаклар.
- Болындагы учаклар янында,
- Әкият тыңлап утырган чаклар.
- Сары чәчәк баскан пар кырында,
- Сабан сөреп йөрегән чаклар.
- Су коенып Чирмешән буенда
- Балык тотып утырган чаклар.
- Күксел томан артларында калган,
- Искә төшсә үсмер елларым,
- Сагынганда басуларга чыгам,
- Тыңлар өчен тургай җырларын.
1999«Кышкы юлдан атлыйм…»
- Кышкы юлдан атлыйм,
- Ап-ак карда,
- Киез итек эзләре калдырып.
- Күрше авылдан мин кайтып киләм,
- Йөремәгән юлдан кар ерып.
- Иртә тынлык били
- Урман буен —
- Кояш чыгар вакыт җитмәгән.
- Аяк тавышлары Шыгыр-шыгыр,
- Әле юлдан бер кем үтмәгән.
- Үле тынлык ята
- Кышкы юлда,
- Таң атканны көтә назланып.
- Ак каеннар сөйләшәләр төсле…
- Туңган каерыдан, сызланып.
- … Кайтып җиттем,
- Авылым урамында,
- Атлы үткән. Чана эзе бар.
- Әтәчләр кычкыра… һәр тәрәздә,
- Мичтән төшкән якты нуры бар.
- Авыл күптән торган
- Морҗаларның
- Төтеннәре күккә үрелә.
- Ап-ак кардан атлыйм
- Урам буйлап,
- Әнә алда таныш,
- Якты тәрәзәләр күренә.
1999Әтием белән сөйләшү
- Әткәй, үзең уңган, булган идең,
- Эшчән кеше булдың гомергә.
- Безне дә үстердең эшчән итеп,
- Өйрәттең: күп һөнәр белергә.
- Син үзең дә алтын куллы идең,
- Булдымы белмәгән бер эшең?
- Мөгәллим дә, балта остасы да,
- Җаен белә идең һәр эшнең.
- Җимеш бакчаң авылда бер иде,
- Белмим, ничә бура бурадың?
- Тимерче дә, хисапчы да булдың,
- Һич бер вакыт эштән туймадын.
- Мин дә, әткәй, синнән күреп үстем,
- Тәмен белеп иген игүнең.
- Укытучы булсам да, соңынан,
- Һәр чак ачык булды изүем.
- Алты бала бер ояда үстек,
- Өйрәттегез эшләп яшәргә.
- Әнкәй, мәрхүм, безгә әйтә иде:
- Әтиегездәй кирәк яшәргә.
- Ни үкенеч,
- Гомерең кыска булды,
- Алтмыш өчтә киттең калдырып.
- Без – балалар бик еш искә алабыз,
- Уйга калып, сезне сагынып.
1996Ябык гәүдәң
- Үгет-нәсихәтләр бирдең, әнкәй,
- Киткән чакта мин табып сәбәп.
- Изге догаларың саклагандыр,
- Әлегәчә мин сау-сәләмәт.
- Теләкләрең кабул булды, әнкәй,
- Исән-сау булуым гел синнән.
- Унөч кабат тотса да якамнан.
- Исән-имин калдым үлемнән.
- Алты бала синең бәгырьләрең,
- Гөрләп үстек без бер ояда.
- Әтиебез дә уңган кеше иде,
- Җинел булмагандыр сиңа да.
- Югары өй тәрәзеннән карап,
- Көтә идең безне, киткәндә.
- Күпме генә сагынсам да, әнкәй,
- Син юк инде безне көтәргә.
- Күз алдымда тора ябык гәүдәң,
- Көн дә кирәк синең киңәшең.
- Бурычларым кемгә түлим инде,
- Кемгә: «Әнкәй!» – диеп өндәшим?
1999«…Үгет-нәсихәтләр биреп әнкәй…»
- …Үгет-нәсихәтләр биреп әнкәй,
- Озатканда мине юлыма;
- «И Ходаем, үзең сакла!» – диеп
- Саулык тели идең улыңа.
- Кеше итәр өчен,
- Мине олы юлга…
- Озатканда, чыгып капкадан,
- Әйтә идең: «Яхшы йөре улым,
- Исән-имин йөреп кайт балам».
Уракчы
- Минем синнән киткәнгә Уракчы
- Алтмыш ел үткәндер, ни бары.
- Хәтеремнән һич чыкмый, онтылмый
- Яшьлекнең бәхетле еллары.
- Еш кына төшләргә керәсең,
- Бер рәтле Уракчы урамы.
- Киткән идек, бәхет эзләп түгел,
- Көн күрергә манер булмады.
- Гомер бакый авыл,
- Савым сыер булды.
- Икмәккә дә юньләп туймады.
- Сагынмабыз диеп киткән идек,
- Тик сүзләрдә торып булмады.
- Истән чыкмый чишмә тау буйлары,
- Латра болыннары, урманы.
- Карлыган сазлары, Чирмешәне,
- Кәкре күлнең балан, колмагы.
1996«…Чирмешәндә, су коенган чакта…»
- …Чирмешәндә, су коенган чакта,
- Аргы якта яшел тугайда,
- Таллар арасында күрдем аны,
- Толымнарын тарап торганда.
- Без күрмәгән су кызымы әллә?
- Коеп куйган нәфис, саф гәүдә.
- Табигатьнең гүзәл җимешеме?
- Фәрештәләр иңдергән мәллә?
- Гүзәллекнең бер үрнәге итеп,
- Иҗат иткән микән табигать?
- Нинди ана тудырдымы икән,
- Үстердеме икән кадерләп?
Март, 2003Майна истәлекләре
«Иске» авыл…
- Табигатьнең матур бер җирендә,
- Бабаларым авыл корганнар.
- Авыл уртасыннан елга ага,
- Тирә-якта кырлар, урманнар.
- Уйламаган татар бу урыннан,
- Кем дә булса килеп куар дип.
- Ата-баба зиярәтләренә,
- Урыс килеп тәре куяр дип.
- Юл өстендә татар авылы булган,
- Ничә гасыр шунда торганнар.
- «Олы агайга» яхшы җир кирәккәч,
- Татар халкын моннан куганнар.
- Каршы торалмаган авыл халкы,
- Гаскәр килгәч «явыз Иваннан».
- Ата-баба җирен ташлап китеп,
- Күченергә мәҗбүр булганнар.
- Хәтерләрдә ата-баба җире,
- Өч-дүрт гасыр үткән булса да,
- «Иске авыл» дип атап йөри татар,
- Исеме «урыс Майна» булса да.
- «Иске авыл» ның хәзер урны гына,
- Аянычлы булды язмышы.
- Баскынчак халыкка төште бугай
- Куылган татарлар каргышы!
Китеп барышлый
- Олы юл өстендә «Иске авыл»,
- Зур юл үтә кисеп урталай,
- Үр өстендә ятим бер өй тора,
- Машиналар гына узгалый.
- Элеккеге йорт урыннарында,
- Ятим таллар, каен, алмагач.
- Моңсуланып озатып калалар,
- Нигез хуҗалары булмагач.
- Агачлардан ничек сер аласың?
- Күпне күргән калын карт таллар.
- Беләләрме икән элек бу авылга,
- Башлап нигез салган татарлар.
- «Иске авыл» җанга шундый якын,
- Авылы юк, урны, суы бар.
- Авылы гына түгел каберләр дә,
- Бабамнар да күргән язмышлар.
- Хуш… инде хуш Майна – «Иске авыл»,
- Кулым болгап китеп барамын.
- Хат язсам да укырга кешең юк,
- Хәтеремдә генә каласың.
Июнь, 1993 Каен юлы
- Күптән инде шушы юл буенда,
- Үсеп торган ялгыз бер каен.
- Ак каенга сәлам биргән һәрчак,
- Үтеп йөргән кеше көн саен.
- Җәйнең җылы матур көннәрендә,
- Сандугачлар кунып сайраган.
- Уракчылар, ял иткән мәлләрдә,
- Ялгыз каен төбен сайлаган.
- Каен юлы диләр бу тар юлны,
- Ак каен читеннән үткәнгә.
- Ак каенны юксына кешеләр,
- Хәтерләр кайтканда үткәнгә.
- Юл буенда ак каен юк инде,
- Урны сукаланган, кап-кара.
- Тик шулай да исеме «каен юлы»
- Телдән телгә күчеп саклана.
Июнь, 1996 Ак кош күле
- Ак кош күле…
- АКЫШка әйләнгән.
- Ак кошлары күлдән киткәннәр.
- Исеме генә калган Ак кош булып,
- Камышлары гына үскәннәр.
- Камышлы күл ак кошларсыз калган,
- Кәрәкәләр генә тирәндә.
- Камышлар тирбәлеп сәламлиләр,
- Киек казлар очып үткәндә.
- Канатларын кагып яфраклар коела,
- Киек казлар китә, көз җиткән.
- Киткән казлар бер кайтырлар диеп,
- Камышлы күл көтә бик күптән.
Алпар истәлекләре
- Яшьлегемдә Алпар урамнарын,
- Аркылыга-буйга таптадым.
- Укып йөрдек
- Күрше авылдан килеп,
- Мәктәбендә Иске Алпарның.
- Зур авыл ул:
- Өч өлештән тора,
- Иске авыл, аннан Яңасы,
- Янә Чирмешәннең аргы ягы,
- Өч кибете, базары бар иде,
- Әле биш мәчете бар чагы.
- Хәтеремдә утызынчы еллар…
- Кышның зәһәр салкын төнендә,
- Ачлыктан соң салган,
- Иң зиннәтле мәчет,
- Янып бетте, калды кумергә.
- Мәчет каршы,
- Йоклап ята идек:
- Янгын! – дигән тавыш ишеттем.
- Өйгә якты төшкән…
- Сикереп тордык.
- Манарасы яна мәчетнең.
- Ни кызганыч…
- Карап торды халык,
- Манарасы янып төшкәнне
- Дөрләп янган ут түбәнгә күчеп,
- Нигезе дә янып беткәнне.
Янып бетте
- Карап яндырдылар,
- Кул кушырып торды һәммәсе.
- «Янса-янсын, әйдә, шулай кирәк,
- Сәвиткә булмасын!» – янәсе.
- Сүз йөреде: колактан-колакка,
- Имеш, картлар шулай иткәннәр.
- «Клубка да, безгә дә булмасын»,
- Диеп мәчеткә ут төрткәннәр.
Июнь, 1995 Илле елдан соң
- Иңләп йөрдем,
- Алпар болыннарын,
- Аркылыга буйга таптадым.
- Болын кипкән, күлләвекләр сусыз,
- Ни дияргә җавап тапмадым.
- «Пи бип-пи бип» килгән тәкәрлекләр,
- Бу җирләрне ташлап киткәннәр.
- Чишмәләр бар иде,
- Аларыда,
- Коргаксыган, ишелеп беткәннәр.
- Чирмешәнгә карыйм, исем китеп,
- «Бу димен, Чирмешән яшәргән».
- Ул икән талларга төренеп,
- Саегып калуын яшергән…
- Бар иде вакытлар, Чирмешән,
- Мөлдерәп тора иде сулары.
- Хәтерлим Уракчы янында,
- Өчташлы тегермән булганын.
- Бар иде берничә – Җилнеке,
- (Белмимен алары кемнеке?)
- Юк хәзер аларның берсе дә,
- Кирәксә йөриләр күршегә.
- Кайда ул мул сулы Чирмешән
- Нигә соң буалар бумыйлар?
- Шуңа бит коргаксый болыннар.
- Азыкка, печәнгә туймыйлар.
- Бабамнар эшлекле булганнар:
- Ни авыр, ни газап булса да,
- Һәр язны буалар буганнар.
Көрән тауы
- Алпар белән Сабанчы арасы…
- Ике араның урта җирендә,
- Чирмешәнгә тиеп бер тау тора,
- Көрән тавы диләр үзенә.
- Үтеп-сүтеп күпме йөредек шуннан,
- Без Алпарда укып йөргәндә.
- Яр астына төшеп балык тоттык,
- Дәресләр булмаган көннәрдә.
- Көрән тавы текә ярларының,
- Бик күп күрдек ишелеп төшкәнен.
- Көтмәгәндә шулай ишелеп төшеп
- Ача шулай тарих серләрен.
- Элек монда авыл булган диләр,
- Ярылып ята тузан көлләре.
- Су буе, тау шундый матур урын,
- Җәлеп иткәндер шул күпләрне.
- Аргы якта уч төбендә кебек,
- Ямьле әрәмәлек, болыннар.
- Гөлҗимешләр, балан колмаклары,
- Кызыксынып карап торган бар.
- Яр астына төшәр урыны да бар,
- Төшеп-менеп йөргән атлылар.
- Шул урында ак таш чыгарганда,
- Алтын акчалар да таптылар.
- Табылдыклар сөйли:
- Бу җирдә бабамнар,
- Матур гына гомер иткәннәр.
- Илбасарлар килеп авыл-кальгаларны,
- Җир белән тигезләп киткәннәр.
Азан тавышы
- Малай чакның кызык вакытлары,
- Тарих булып арта калдылар.
- Тик шулай да әле онытылмый:
- Акшамга азан әйтте! – дип
- Кычкырып,
- Ялан аяк өйгә чабулар.
- Азан тавышы…
- Ишетү белән, тиз генә,
- Шатланышып таралыша идек,
- Һәр кайсыбыз үзенең өенә.
- Күп үтмәде,
- Үсеп тә җитмәдек,
- Азан тавышлары өзелде.
- Манаралар ауды, манаралар,
- Татар халкы,
- Иманыннан мәхрүм ителде.
- Мулласыз да, мәчетсез дә калып
- Яшәп бакты безнең күбебез.
- Әхлаксызлык кына арта барды,
- Имансыз булып үсте күбебез.
- Инде менә күңелләрдә өмет:
- Кире калка айлы манара.
- Авылларыбызга иман кайта,
- Килде иман кайтыр замана.
- Авыл күрке булып күктә балкып,
- Күтәрелә айлы манара.
- Азан тавышы, моңлы азан тавышы,
- Авыл өсләренә тарала.
Июлъ, 1995 Өммегөлсем апа истәлегенә
Бергә үстек,
Бергә укып йөрдек,
Бергә Алпар юлын таптадык.
Мичтә пешкән вак бәрәңгене дә
Бергә әрчеп, бергә ашадык.
- Туган өйне, сине сагнып кайттым
- Карашларың чиксез шат иде.
- Ябыксаң да матур идең әле,
- Бөтен җирең чиста, пак иде.
- Умарталар карап йөргән идең,
- Сиздермәдең эчең янганын.
- Эшләп йөрдең…
- Уйга да килмәде,
- Бары ике ай гомерең калганын.
- Кырык биш ел йортны карап тордың,
- Саклап әткәй-әнкәй җылысын,
- Һәр җәй кайтып айлап тора идек,
- Туганнарны хөрмәт иттең син.
- Күз алдымда тора: йөгереп чыгып,
- Тыкырыкта каршы алганың.
- Киткән чакта машиналар табып,
- Куллар изәп озатып калганың.
- Син бер шундый изге җан идең шул,
- Күберәк кеше өчен яшәдең.
- Мәрхамәтле, ярдәмчел дә булдың,
- Абруйлы да булып яшәдең.
- Чәчәкләргә күмелеп торды синең,
- Өй каршында марта бакчасы.
- Туган апа идең күпләр өчен,
- Ихтирам иттеләр барысы.
- Күңелемдә, әллә хәтеремдә,
- Көйләрең, моң тулы җырларың,
- Үзәкләрне өзердәй моң белән,
- «Көтүче» көенә җырлавың..
- Шомлы хәбәр килде.
- Тагын кайттым
- Син Казанда идең, больниста.
- Ике атна сине карап тордым,
- Больницадан алып кайттык та.
- Күз алдымда тора ябык гәүдәң,
- Саубуллаштың – чыгып подъезга.
- Терелерсең дигән ялган өмет,
- Юлга тартты мине, кайтырга.
- Умарталар карап йөргән идең,
- Сиздермичә эчең янганын.
- Кайтып киттем, уйга да килмәде,
- Бары өч көн гомерең калганын.
Сентябрь, 1989 «Шау-шу килә кошлар…»
- Шау-шу килә кошлар,
- Ыгы-зыгы – кошлар базары.
- Камышлары биек…
- Арасына керсәң
- Бары күкне генә күрәсең…
- Кемдер очып килеп суга төшә,
- Кинәт очып үтә силәзин,
- Күңелең белән бөтен күл өстендә
- Тормыш кайнаганын сизәсең.
Сентябрь, 2001 Авылым чишмәсе
- Тау астында челтер-челтер чишмә ага,
- Тар сукмаклар сузылганнар монда таба.
- Аваз салып куя чиләк – көянтәләр,
- Чың-чың итеп чулпыйларда сөйләшәләр.
- Күз алдымда Чишмә, каршы яшел урман,
- Еллар аша Чишмә таушын ишетеп торам.
- Йөгереп кайтып бер йотлыгып эчмәк булам
- Көмеш кебек салкын суның тәмен тоям.
- Чишмә буйлап юллар үтә күп якларга,
- Коштай очып күпме уздык ат сакларга.
- Жиләк җыю, печән чабу, печән ташу,
- Күрше авылда укыганда бару-кайту…
- Яңгыратып җырлап үттек Чишмә буен,
- Үсеп житеп киткән чакта ил сакларга.
- Хәерле юл теләсә дә Чишмә ул чак,
- Күпләребез ятып калды чит якларда.
- Хәзер инде заман башка, су күп кирәк,
- Су ташыйлар флягалап, атка төяп.
- Гомер буе ташыса да авыл халкы.
- Бетми суы, тулып тора, йөзе якты.
- Җырлый Чишмә киткәннәрнең дәртле җырын,
- Тыңлап яши үсеп җиткән яңа буын.
Туган як
- И гүзәл туган якларым
- Суларың, чишмәләрең.
- Сабый чактан якын иттең
- Назладың, иркәләдең.
- И гүзәл туган якларның,
- Иртәлере, кичләре.
- Шунда аткан тормышымның,
- Чәчәкләре, гөлләре.
- Кайда барсам да сагынам,
- Син тормышымның яме.
- Күңелемнән һич тә китми,
- Икмәгең, суың тәме.
- Кайткан чакта «исәнме», – дип
- Ерактан сәлам бирәм.
- Кайта алмый торып калсам,
- Көндә төшемдә күрәм.
Туган якка кайтасы бар әле
- Туган якка кайтасы бар әле,
- Хатлар килми белмим нилектән.
- Болыннарым, йөргән сукмакларым,
- Торган йортым сагына, бик күптән.
- Туган якка кайтасы бар әле,
- Туган йортның хәлен белергә.
- Әткәй, әнкәй каберләрен барлап,
- Чардуганын буяп килергә.
- Туган якка кайтасы бар әле,
- Чишмә тауларында йөрергә.
- Авылдашлар белән бер сөйләшеп,
- Йорттан-йортка кереп йөрергә.
- Туган якка кайтасы бар әле,
- Сабан туйларында йөрергә.
- Туган якның матур горурлыгы,
- «Изге Чишмә» суын эчәргә.
- Туган якка кайтасы бар әле,
- Хатлар килми, белмим нилектән?
- Тугайларым, йөргән сукмакларым,
- Туган нигез тарта, бик күптән.
Мәтрүшкә җыям
- Мәтрүшкә җыям зур аланда,
- Күп итеп, кочагым тулганчы.
- Сөенәм, шатланам хуш истән,
- Исним дә, күңелем булганчы.
- Мәтрүшкә, мәтрүшкә шундый күп,
- Искиткеч эреләр, “симезләр”.
- Хуш исле сөтле чәй эчәрбез,
- Туйганчы, булганчы күңелләр.
- Шифалы, файдалы мәтрүшкә,
- Ул минем яраткан үләнем.
- Суыкта өшесәм, авырсам,
- Тенәтәм мәтрүшкә үләнен.
- Мәтрүшкә каен минегендә,
- Кемнәр генә кулланмый икән.
- Парлы мунча, мәтрүшкәле минек,
- Моннан рәхәт гамәл бар микән?!
- Зур алан. Мәтрүшкә җыямын,
- Туйганчы, кочагым тулганчы.
- Шатланам, сөенәм хуш истән,
- Исним дә, күңелем булганчы.
«Ничә киттем синнән, ничә кайттым…»
- Ничә киттем синнән, ничә кайттым,
- Күпме чит жирләрне таптадым.
- Кайда барсам да тик туган ягым,
- Синнән якын урын тапмадым.
- Синдә безнең бабайлар яшәгән,
- Синдә дуслар, әткәй, әниләр.
- Яшел болыннарың,
- Йөргән сумакларым,
- Тын урамнар чакыра «Кайт!» диләр.
- Жанга рәхәт, тәнгә сихәт алып,
- Китсәм дә мин торган якларга,
- Күңелемнән уйлыйм:
- Озак тормам,
- Тагын кайтам әле,
- Кайтам, – диеп туган якларга!
Этюд
- Ике учын битләренә куйган,
- Ак сакалы тора салынып.
- Гомер иткән карчыгыннан калган,
- Утыра ул ялгыз, кайгырып.
Кайтулары булсын
- Кышлар буе җәйне көтеп алам,
- Юк, кыш начар диеп зарланмыйм,
- Һәр яз кайткан очар кошлар кебек,
- Туган ягым сиңа кайтам мин.
- Торган җиремдә дә тормыш яхшы,
- Азмы дуслар, азмы танышы.
- Тик шулай да
- Китми колагымнан,
- Игеннәрнең шауы,
- Чишмәң тавышы.
- Атларыңның йөрәк кагышы.
- Юк шул…
- Будыралмыйм сиңа кайтмый,
- Булсаңда син таулар артында.
- Бар барлыгым, һәрбер күзәнәгем
- Туган ягым сиңа тартыла.
- Кайтамында…
- Көннәр кыскаралар,
- (Эх көннәрне айдай итәсе!)
- Кайтулары булсын!
- Китүләре нигә?
- Юк, китәсе килми, китәсе.
«Сабанчы өстендә өянкеләр…»
- Сабанчы өстендә өянкеләр
- Туган йортның өянкеләре.
- Истәлекле, кадерлеләр миңа,
- Өянкеләр-әтием ядъкәре.
- Топелләр астыннан биш тәрәзә карый
- Биш тәрәзә – бар да моңсулар.
- Берәү дә юк
- Гөрләп торган өйдә,
- Кемне искә алма, юк шулар.
- Алтау гөрләп үстек шул ояда,
- Бәгырьләре әти, әнинең.
- Таралыштык, кош балаларыдай,
- Ятим итеп йортын әтинең.
- Әлдә күз алдымда
- Абый һәм апалар
- Бишәү чана шуган вакытлар.
- Каенлыкка кадәр бара иде чана,
- И шунда кичергән шатлыклар.
- Каплы чана – мәрхүм әти кулы,
- Утырабыз да шуның эченә,
- Чишмә таудан төшеп китә чана,
- Тик каушамый утыр, түз генә.
- Алтау гөрләп үстек бер ояда,
- Тоеп әти, әни җылысын.
- Ул вакытта искә дә килмәде
- Өйнең шулай ятим каласын.
- Чишмә тау буйлары яшел чирәм,
- Әллә анда бетнек үсәме?
- Сагынуларым инде чиктән ашты,
- Сабырлыгым белмим күпкәме?
Ноябрь 1994, Чиләбе. Үзгәргәнсең авылым
- Авылым,
- Үрләр аша миңа күренәсең,
- Биек таулар аша карыйсың,
- Төшләремдә урамында йөрим,
- Ничек синнән читтә калыйм соң?
- Арышларың шундый-шундый уңган,
- Дугалы ат көчкә күренә.
- Таулар гына кечерәеп калган,
- Тупылларың күккә үрелә.
- Авыл каршындагы үзәнлектә,
- Каеннарың шаулый күңелдә.
- Бөтен авыл әчкән көмеш чишмәң,
- Чылтыравы колак төбендә.
- Болыннарың, хатфә үләннәрең,
- (Печәне күп, кадерен бел генә.)
- Агайларның чалгы кайраулары,
- Еллар аша миңа ишетелә.
- Беләм авылым, Инешләрең шул ук,
- Күгендә дә шул ук болытлар.
- Урамнарың шул ук,
- Ләкин төзек.
- Матур өйләр, курчак кебекләр.
- Балаларың киндер букча тотып,
- Күрше авылга җәяү йөрмиләр.
- Малайларың кояш белән торып,
- Ялан аяк сабан сөрмиләр.
- Тегермән ташларын тарта алган,
- Томас ларың юктыр, югында.
- Йөз тегермән ташын тарта торган,
- Тракторлар гүли кырында.
- Өй каршында,
- Тупылдардай узып,
- Антенналар күккә урелә.
- Атлар гына сирәк,
- Урамнарда,
- Машиналар, «иж» лар йөгерә.
- Үзгәргәнсең, авылым,
- Үзгәргәнсең,
- Яшьләреңне танып белмәслек.
- Машиналар изгән урамыңнан,
- Каршы якка чыгып йермәслек…
Дюрмин
- Дюрмин тавы озын
- Чакырым булыр…
- Арый идек, мәгәр, менгәндә.
- Ничә менеп, ничә төштек икән?
- «Новый Мир» дә укып йергәндә.
- Хәтеремдә; бер ялга кайтканда,
- Төшкән чакта дюрмин үреннән,
- Тормызы юк самокаты белән,
- Әүхәт очып төште, күпердән.
- Бик күптәннән беләм Дюрмин тавын,
- Дюрмин – мәтрүшкәнең оясы.
- Бер җирдә юк андый мәтрүшкәләр,
- Мәгәр, кочак-кочак жыясың.
- Ничә еллар күз алдымда тора,
- И син мәтрүшкәле тау гынам.
- Һәр җәй шулай Мәтрүшкә тапмасам,
- Дюрмин тау битләрен сагынам.
Сентябрь, 1995. «Тагын язлар килде…»
- Тагын язлар килде,
- Дәрт, өметләр өстәп
- Кояш көлә, шаян уйнашып
- Каен мескен,
- Зур хәсрәткә тарган;
- Күз яшьләре тама тып та-тып.
Арышларым
- Диңгез кебек дулкынланып
- Чайкалалар арышлар,
- Шул арышларга карасам,
- Бетә барлык сагышлар.
- Арыш серкә чәчкән чакта,
- Рәшәләнә кырларым.
- Иң бәхетле чаклар булган,
- Арыш чәчкән елларым.
- Арыш серкә очырамы?
- Җәеләме рәшәләр?
- Серкә очырган вакытлар
- Яшьлегемә дәшәләр…
- Арыш чәчкән елларымны,
- Оныта алмыйм – исемдә.
- Мең чәчәкнең хуш иседер,
- Арыш икмәге синдә!
- И газизем, И баш өстем,
- Ипием көнем минем,
- Син булганда ил дә көчле,
- Мин дә җимертеп йөрим…
Балкып торсын казан утлары
Хәтер көне алдыннан…
- Дамба өсте.
- Су буенда торам.
- Казансуда айның нурлары.
- Бөтен күкне нурландарып балкып
- Җем-җем итә Казан утлары.
- Күңелләргә йөри хәтер булып,
- Йерәкләргә кагыла, нечкәреп.
- Таш диварлар, Казан Кремле —
- Бабамнардан калган истәлек.
- Зур яу булып күрше патша килгән,
- Хансарайлар янган, мәчетләр.
- Элек гөрләп торган башкалада,
- Өелеп яткан канлы мәетләр.
- Таш диварлар, Кремль стенасы,
- Күпне күргән, күпне кичергән.
- Теле булса әйтер иде безгә?
- Күпме татар башы киселгән?
- Кабер ташларына нигезләнгән,
- Гөмбәзләрдән хәтер яңара.
- Исән калган олы бер хатирә —
- Балкып тора айлы манара.
- Тау өстендә Сөембикә балкый,
- Казансуда айның нурлары.
- Без ирекле татар иле! диеп,
- Балкып торсын Казан утлары.
Сезгә сәлам
- И кадерле Татарстан,
- Болыннарың, кырларың,
- Иделем, Чулманым минем,
- Чишмәләрең, тауларың,
- Сезгә сәлам, сезгә сәлам!
- И син Бүләр якларым.
- Олыларың, кечеләрең,
- Яшьләрең һәм картларың,
- Мәтрүшкәле аланнарым,
- Алмалы тау битләрем,
- Сезгә сәлам, сезгә сәлам!
- Иртәләрен, кичләрен.
1974, Чиләбе. Тургайларны сагыну
- Тургай жырын тыңлап үстем,
- Алар һәрчак булды түбәдә.
- Сары чәчәк баскан пар кырында,
- Без – малайлар сабан сөргәндә.
- Кайда барсам, кайда йөрсәм дә
- Юлдаш иде минем юлымның.
- Күңелләрдә тирән урын алган,
- Серле моңы тургай җырының.
- Юлда жыр сузарга яраттым мин,
- Җырлаганда кошчык түбәдә.
- Тургай мине озатып йөргәндә.
- Юлга хәзер җәяүләп чыккан юк.
- Олыгайгач йөретә машина.
- Тургайлар да сирәк күренәләр,
- “Химия” җитте тургай башына.
- Агулар күп заман килде хәзер,
- Тургайлар да сирәк күкләрдә.
- Айсыз кичләр нурсыз булган кебек,
- Моңсызлана бара күкләр дә.
«Сирень исләренә күмелгәнсең…»
- Сирень исләренә күмелгәнсең,
- Сандугачлы кичең хәтердә.
- Сагынасыңмы диләр,
- Серне бирмим,
- Тел әйләнми «юк» дип әйтергә.
- Кем сагынмый
- Туган үскән җирен?
- Ялан аяк чапкан тугаен,
- Чишмә тавын, йөргән сукмакларын,
- Өй каршында үскән ак каен…
- Тургайлы кырларың, болыннарың,
- Тәкәрлекле күлләр онтылмый.
- Тагын бер булса да кайт әле дип
- Ничәнче җәй йөрәк сулкылдый.
Мин җир улы
- Мин җир улы. Җирем минем,
- Назлы бишегем дә, анам да.
- Ул тудырган мине улы итеп,
- Хезмәт итсен өчен анарга.
- Хезмәт ялкынында янарга.
- Мин җир улы,
- Сабый чаклардан ук,
- Чирәмендә аунап үскәнмен.
- Шуңа бугай яраттым мин җирнең,
- Җимешләрен, суын, икмәген.
- Матурда соң җирем, гүзәлем.
- Мин җир улы,
- Җирдә туып үстем,
- Җирдә бөреләнде гөлләрем.
- Малай чактан җиргә хезмәт иттем,
- Жир эшкәрттем, чәчтем икмәген.
- Хезмәт белән җирне бизәдем.
- Мин җир улы,
- Бөтен гомерем буе,
- Килде җирне гүзәл итәсем.
- Чын йөрәктән, һәр көн шатланамын,
- Күреп җирнең матур иртәсен.
- Күреп илнең тыныч иртәсен.
«Кояш чыга күкне алландырып…»
- Кояш чыга күкне алландырып,
- Парландырып, иген кырларын.
- Ямьләндереп, Чирмешән буйларын,
- Нурга күмеп җирен дөньяның.
- Иртә, тынлык,
- Бодай кыры – диңгез,
- Күккә карый тулы башаклар.
- Бытбылдыклар җырын тыңлый, тыңлый,
- Шау кузакта утыра борчаклар.
- Көнбагышлар сары тәкыя кигән,
- Баш күтәреп көнгә карыйлар.
- Кояш әле чыгып кына килә,
- Ә тургайлар,
- Ә тургайлар инде сайрыйлар.
«Кичке эңгер… Көтмәгәндә…»
- Кичке эңгер… Көтмәгәндә,
- Яңгыр тавышы килде колакка.
- Исем китеп шул тавышны тыңлап,
- Таныш тавыш, карыйм, шул якка.
- Ниндидер бер сер сөйләгән төсле,
- Җылы яңгыр ява, якында.
- Әкрен генә,
- Куна килә яңгыр,
- Нинди олы мәгънә бар монда.
«Урак өсте, игенчеләр кырда…»
- Урак өсте, игенчеләр кырда,
- Машиналар шауы кырларда.
- «Яхшы сыйфат, югары темп” өчен!
- Өндәмәләр тора юлларда.
- Урак есте,
- Җитди сынау бара,
- Кемгә бирә яхшы билгесе?
- Сынау бирә ашлык агрегаты,
- Сынау бирә, һәрбер игенче.
- Бригадалар, звенолар булып,
- Агрегатлар чыкты сафларга.
- Тик бер теләк,
- Тик бер олы максат:
- «Бөтен үстергәнне сакларга!»
- Кемнәр җиңеп чыгар?
- Кемнәр өлгер, кемнәр тизрәк?!
- Икмәк ил байлыгы!
- Ул күп булса,
- Илебездә булыр көчлерәк.
- Урак өсте, игенчеләр кырда,
Мин кырларга гашыйк
(Карт игенче сүзе)
- Малай чактан жирдә аунап үстем,
- Тузанында парна кырының.
- Безнең башка төште авырлыгы,
- Юклыклары сугыш елының.
- Без чәчкән җир… Сукалаган кырлар…
- Исәбе юк әгәр санасаң.
- Маңгай тирләремне күп агыздым,
- Тик шулай да кырны яратам.
- Назлап чәчәм.
- Аннан үстерәмен,
- Биреп кенә йөрәк жылысын.
- Шатлыкларым арта,
- Югалтмыйча,
- Җыя алсам иген уңышын.
- Мин кырларга гашыйк,
- Моңланамын,
- Чыкмый калсам әгәр кырларга.
- (Теге дөньяда да чыгармын күк),
- Кырга башак җырын тыңларга.
- Кояш белән бергә торамын да
- Кырларыма салам күземне.
- Кырлар киңлегендә эштә генә
- Мин бәхетле саныйм үземне.
- Кырлар минем тормыш хыялларым,
- Чыкмый калу,
- Бармый калу анда мөмкинме?
- Әйләнем дә чыгам кырларыма,
- Яшьлегемә кайткан шикелле.
Бер хатирә
- Авыл киче, эңгер,
- Урак өсте.
- Гармун тотып чыктым урамга.
- Бармакларым тальян телләрендә,
- Күңел курка тынлык бозарга.
- Бөтен авыл яшеллеккә чумган,
- Һәр йорт каршы чия, алмагач.
- Агачларга кунып иртәләрен,
- Бакчаларда сайрый сандугач.
- Бакчаларда тәмле алма исе
- Тирә якка хуш ис таралган.
- Алма исе, алма кебек матур,
- Сылу кызлар килә урамнан.
- Чү… Кемдер җырлый?
- Кызлар бит бу.
- Кыркапкага таба киләләр.
- Тальянымны тартып каршы алдым,
- Кызларга ни шатлык,
- Көләләр…
- – Кайда болай?! – димен, мин аларга
- – Ындыр табагына!
- – Чакырабыз! – диләр сине дә
- – Әйдә!? – диләр, – киттек бергә,
- Ындыр табагына, төнгегә!
- – Була ул! – дип,
- Бардым да кушылдым.
- Иярттеләр шулай мине дә.
- – Уйна! – диләр, гармуныңны тартып,
- – Безнең кайдалыкны белсеннәр!
- Тальян тавышына,
- Белми калган яшьләр,
- Ындыр табагына килсеннәр.
- Гармун тартам,
- Кичке тында ерак тарала.
- Әйдә, ишетсеннәр!
- Тальяным да,
- Мин дә төнге әшкә барам ла.
- Киттек шулай…
- Ындыр табагында,
- Төне буе хезмәт кайнады
- Таңга кадәр ындыр гүләп торды.
- Чистартмаган ашлык калмады.
- Яктырганда тагын җырлап кайттык,
- Кыз-егетләр, гармун уйнатып.
- Көтү китә, торыгыз! – дигәндәй,
- Бөтен авыл халкын уятып.
«Тулган ай күктән караса…»
- Тулган ай күктән караса,
- Кичләр була көн кебек.
- Колмаклар кыңгырау кебек.
- Саргайганнар көз кебек.
- Кыйгак-кыйгак киек казлар,
- Киткән кошлар бер кайта.
- Үткән яшьлек кенә кайтмый,
- Картаю гына арта.
- Хәлләрең ничек? дисең син,
- Хәлләр, малай, ничава.
- Тик менә гомерләр генә,
- Юрга атка утыргандай,
- Тукталмый алга чаба.
«И, рәхәтен күрдек тә җәйләрнең…»
- И, рәхәтен күрдек тә җәйләрнең:
- Көнгә унар кабат су кердек.
- Чумып аргы якка чыгар өчен,
- Бәхәсләшеп ярдан сикердек.
- Язын-көзен яланаяк чабтык,
- Аякларыбыз ярылып бетә иде.
- «Аякларыңа чебеш чыккан»-дип,
- Әнкәй тозлы катык сөртә иде.
- Сулар туңгач Чирмешән бозыннан,
- Күрше авылга кадәр йөгердек.
- Кыш көннәрен интернаттан чыгып,
- Ярышып яланаяк йөгердек.
- Әсир итте Карлыган сазында,
- Шомырт, балан, кызыл тәлгәшләр.
- Кырау төшкәч тәмле әче алмалар,
- Кыраудан соң тәмле миләшләр.
Сиңа тартыла
- Кышлар буе җәйне көтеп алам,
- Юк, кыш начар диеп зарланмыйм,
- Һәр яз кайткан очар кошлар кебек,
- Туган ягым сиңа кайтам мин.
- Торган жиремдә дә тормыш яхшы,
- Азмы дуслар, азмы танышым.
- Тик шулай да колагымнан китми,
- Иген шавы, Чишмәң тавышы.
- Юк шул…
- Булдыра алмыйм сиңа кайтмый,
- Булсаң да син таулар артында.
- Бар барлыгым, һәр бер кузәнәгем,
- Туган ягым сиңа тартыла!
«Китсәм дә мин синнән Майна…»
И туган як синдә үтте
Иң бәхетле елларым.
Китсәмдә синнән еракка,
Синдә минем уйларым.
- Китсәм дә мин синнән Майна,
- Гел минем уйларымда.
- Төшләремдә кайтып йөрим,
- Аккош күл буйларында.
- Синдә утте гомеремнең,
- Ин бәхетле еллары.
- Хөрмәт итте кешеләрең,
- Олыларың, улларың.
- Рәхмәт сезгә Майнадашлар,
- Чын якын күргән өчен.
- Олыларың кечеләрең
- Абый дип йөргән өчен.
«Үрләр аша күренәсең, авылым…»
- Үрләр аша күренәсең, авылым,
- Биек таулар аша карыйсың.
- Урамында йөрим уйларымда,
- Ишетәм күк тальян тавышын.
- Уңган игеннәрең арасында,
- Җигүле ат кузгә куренә.
- Таулар гына кечерәйгән кебек,
- Тупылларың куккә үрелә.
- Авыл каршындагы үзәнлектә,
- Каеннарың шаулый куңелдә,
- Бөтен авыл эчкән көмеш чишмәң,
- Чылтыравы колак төбендә.
- Билдән печән ускән болыннарың,
- Күз алдымнан китми һич кенә;
- Агайларның чалгы кайраулары,
- Еллар аша миңа ишетелә…
Әнкәй
- Моңсуланып куя кай чак,
- Аксыл чәчләрен тарап,
- Яшьлеген сагнып сөйли,
- Фото рәсемгә карап.
- Тәрәздән-тәрәзгә йөри,
- Безнең кайтканны карап,
- Көнгә ун кат яңарта,
- Самавар сүнгән санап.
- Киткәндә киңәш бирә ул:
- Яхшы гына йөр балам,
- Озатып кала ул безне,
- Чыгып урам капкадан.
«Киндер күлмәк, киндер штан…»
- Киндер күлмәк, киндер штан,
- Киндер букча кулымда.
- Булды заман укып йөрдек,
- Без дә мәктәп юлында.
- Тула оек ак чабата,
- Киндерәсе мунчала.
- Бер телем ипи кисәге,
- Була иде букчада.
Юк кайтарып булмый
- Кайда калган икән малай чаклар,
- Уйнап үскән урамнардамы?
- Балык тоткан Чирмешән буенда,
- Ат саклаган болыннардамы?
- Язгы ташуларда бозга утырып,
- Көньякларга агып киткәнме?
- Кышкы бураннарда юл табалмый,
- Кайта алмый адашып беткәнме?
- Тормыш киртәләрен үтәлмичә,
- Күпме хыял адашып калган.
- Күпме уйлар тормышка ашалмый,
- Язгы кардай эреп югалган.
- Кайда калды икән егет чаклар?
- Айлы кичләр, алсу иртәләр?
- Кайдан килеп чыга икән һәр чак,
- Тормыш юлларында киртәләр?
- Яшьлегемнең иң матур еллары,
- Гаяр чаклар, көчле, дәһшәтле,
- Күпме сагынсамда,
- Юк кайтарып булмый,
- Яу кырында калган яшьлекне!
Кайту
(Бер хәтирә)
- Өчәү юлга чыктык…
- Җәяүләтеп
- Сабанчыга кайтып барабыз.
- Биләр артта калды,
- Гаголь белән
- Якыная бара арабыз.
- Кара болыт чыкты,
- Көтмәгәндә.
- Җил-давыллап килә каршыга.
- Күк күкери, чарт-чорт яшен суга,
- Асты өскә килә-барысыда.
- Арыш кыры.
- Ышыкланыр урын:
- Көлтәләрдән куйган марҗалар.
- Марҗа ышыгына керәлмәдек,
- Яшен сукты,
- Башланды пожар.
- Койды гына яңгыр.
- Ишеп салды.
- Яуды иләкләп тә-чиләкләп.
- Күпер астына йөгердем,
- Хатын, улны җитәкләп…
- …Күпер астында торабыз,
- Яңгыр уткәнне көтеп.
- «Яшен безне күрмәс» – диеп,
- Иминлек өмет итеп.
- Яшен үтте.
- И шатландык!
- Авызлар, күзләр көлә.
- Шунда курыккан мәлемне,
- Онытасым юк мәңгегә.
- … Яңгыр шундый көчле яуган,
- Тоташтан су тирә як.
- Туфлиләрне кулга алып,
- Кайттык без яланаяк.
Туган җир ул шундый
- Бар шундыйлар, хыянәт итәләр…
- Илен сата, малга алданып.
- Кайберәүләр «Ватанны җуялар»,
- Таудай вәгъдәләргә ышанып.
- «Илен җуйган ул», дип сөйләмәгез,
- «Илен саткан» булыр дөрес сүз.
- Илен җуйган кеше кешемени?
- Этләр гена була ватансыз.
- Еллар үткәч алар интегәлар,
- Сагынуларга табалмый чара.
- Туган җир ул шундый,
- Кошларны да,
- Кошларны да кире кайтара.
- – Ә соңыннан алар: кичерегез,
- Зинһар кичерегез – диеп,
- Ялыналар, ятып ауныйлар.
- Андыйларны кире кайткачтан да,
- Хыянәтче ул! – дип атыйлар.
Хуҗалар тавы
- Бөек болгар иле-Биләр жире,
- Изге Чишмә, Хуҗалар тавы.
- Боргаланып Чирмешәне ага —
- Бабамнарның озын билбавы.
- Үлән баскан иске буразналар,
- Тау өстеннән төшә, бик күп ул.
- Буразналар-тәгәрмәч әзләре —
- Бабамнардан калган иске юл.
- Бу юллардан болгар бабаларым,
- Монголларга каршы яу чыккан.
- Ничә буын аяз күкне саклап,
- Орда белән авыр сугышкан.
- Яуга чыккан Биләр мәргәннәре,
- Ятып шул чишмәнең суын эчкән.
- Яу кырында армаганнар алар,
- Изге Чишмә суы биргән көчтән.
- Изге тауның изге туфырагына,
- Бабамнарның күз яшьләре тамган.
- Биләр суы алсу төскә кергән,
- Болгар бабамнар агызган каннан.
- Шәһри Биләр чорында ук монда,
- Булган диләр хатта бөек ханнан.
- Кол Галиләр, Әхмат Ясәвиләр,
- Таһрәт алып намаз укыганнар.
- Ничә гасыр инде Чишмә яны,
- Һәр көн халык белән тула.
- Кемдер корбан чала, хәер бирә,
- Кемдер ясыйн укый, дога кыла.
- Ничә гасыр инде Изге Чишмә,
- Тынмый ага, ага әле дә көчле.
- Болгар бабамнарның кайнар каны,
- Мәңге кипмәс күз яшьләре төсле.
Үпкә
- Поезд чаба…
- Казаныма кайту,
- Ак каеннар озатып калалар.
- Сагындыра, сирәк кайткангадыр,
- Ерагырак шул, ерак аралар…
- Поезд чаба,
- Ә күңелдә шатлык,
- «Тагын кайтамын бит Казанга!»
- Язмышыма үпкәм дә бар кебек,
- Шатлансам да кайта алганга.
- Казан, Казан!
- Чиләбе тугел шул,
- Магнит кебек тарта ерактан.
- Шулай инде, кемнең туйганы бар,
- Җандай якын туган төбәктән?
- Туган жирдән мин еракта яшим,
- Зарланырлык түгел тормыш та.
- Тик нигәдер, күңелдә үпкә бар,
- Безне читкә илткән язмышка.
Газиз әнкәй
- Бөтенесе синнән күчкән миңа,
- Күкерәк сөтең белән биргәнсең.
- Кешелекле бул, озын-озак яшә,
- Бәхетле бул, улым, дигәнсең.
- Моңлы тавышың әлдә күңелемдә,
- Йөрәгемдә аннан моң туа.
- Әнкәй бәгърем синең теләкләрең,
- Бәхет алып килде улыңа.
Чирмешән
- Елгалар күп,
- Без белгәне генә,
- Чиксез инде әгәр санасаң.
- Иделләр бар, Дәрья сулары бар,
- Тик нигәдер,
- Мин Чирмешәнемне яратам.
- Чирмешәннәр өчәү генә микән?
- Бәлки әле артык аннан да?
- Тик Чирмешән сиңа әндәшәм мин,
- Туган якны искә алганда.
- Малай чактан балыкларын тотып,
- Инләп-буйлап йөзеп үскәнгә.
- Сайрап торган былбыллы талларың,
- Әле дә керә әле төшләргә.
- Атлар коендыру… Аргы якка,
- Чумып чыккан чаклар бар иде.
- Ярларыннан тулган Чирмешән дә,
- Ул чакларда безгә тар иде.
- Кем онытыр аның болыннарын,
- Уңдырышлы иген кырларын.
- Карлыганлы сазны, Кәкере күлнең,
- Баланнарын, шомырт, колмагын.
- Кемнәргәдер Кече Чирмешән ул,
- Минем өчен иң якыны-ул.
- Шунда иген игеп, су коенып,
- Олы тормышка бит алдык юл.
- Насыйп булды әле,
- Тагын кайттым,
- Яшьлек эзләреннән йөрергә.
- Суы төпкә төшкән Чирмешәннең,
- Тал баскан ярларын күрергә
Хушлашу
- Һич китәсе килми синнән Казан,
- Нишлим,
- Җитте китәр сәгатьләр,
- Килүемә сәбәп булган кебек,
- Китәргә дә җитди сәбәп бар.
- Нишлим… китәм инде,
- Язмыш мине шулай аерган.
- Урал тавы артларына илтеп,
- Сынар канатымны каерган.
- Булмас инде тагын килә алмам,
- Юллары да хәзер катлаулы.
- Азатлык һәм хорлек телим сиңа,
- Кайнап тор син Казан,
- Бул син Казан,
- Бул син мактаулы!
Саескан тавында
- Камада җил…
- Саескан тавының,
- Ярларына кага ак дулкын.
- Жиңел генә кичәрмен дип килдем,
- Ыгы-зыгы чакка юлыктым.
- Кама ага…
- Саескан тавында
- Меңәрләгән кеше, машина.
- Тау өстеннән түбәнгә агыла,
- Менеп китәр төсле башыма.
- Камада җил…
- Яр буенда шау-шу…
- Кеше белән кеше талаша.
- Паром көткәннәрнең бик күбесе.
- Чиратсыз керергә маташа.
- «Таш астыннан чыккан» әрсезләр күп
- Санашмыйлар тәртип белән дә.
- Имеш: «алар имеет право?!»
- Нәчәльник йөретүче булганда…
- Камада җил…
- Көзге салкыннарда,
- Бәгерләрне кисеп җил исә…
- Чират көтәм…
- Паромга керергә.
- Өстемдә кием дә жиңелчә.
«Кыш көнендә туганмын мин…»
- Кыш көнендә туганмын мин,
- Кичен кояш байганда.
- Урамнарны акка кумәр,
- Тәүге карлар яуганда.
- Каз өмәләре кызган чак,
- Кызлар ни җырлагандыр?
- Кызлар жырына кушылып,
- Күңелем моңлангандыр.
- Кышкы озын төннәрдә,
- Жилләр ни сөйләгәндер?
- Әнкәем бишек янында,
- Моңлы көй көйләгәндер.
- Ап ак кардай пакъ хисләрен,
- Чиккәндер куңелемә.
- Әнием моңнары белән,
- Яшимен гомеремә.
- Кыш көнендә туганмын мин,
- Ак буранга уралып.
- Моңлы булган, хисле булган.
- Яшим шуңа куанып.
Тормыш дәръясында
«И бу тормыш…»
- И бу тормыш…
- Һичбер аямыйча,
- Безне хыяллардан аера.
- Давылдагы акчарлактай итеп,
- Безнең канатларны каера.
«Идел ярда торам…»
- Идел ярда торам,
- Аста Идел шаулый,
- Күңелләргә авыр шом салып.
- Аккан сулар кебек безнең гомерләр дә
- Ага бирә, тормый тукталып.
- Елга шаулый, дулкын ярга кага,
- Елганың бу йөрәк кагышы.
- Дулкыннар җырында нидер көйли,
- Көе шомлы, никтер сагышлы.
- Язгы ташкыннарга ярдан чыгып,
- Ярсып аккан сулар шикелле.
- Сулар гына түгел вакыт ага,
- Судай ага гомер, сизелми.
«Урал түбәсендә басып торам…»
- Урал түбәсендә басып торам,
- Тирә-якта кошлар гимны.
- Кабатланмас матурлыгың белән,
- Әсир иттең Урал син мине.
- Көн дә карыйм синең тауларыңа
- Таңнарыңны торып каршы алам.
- Урал, Урал башкорт җире сиңа,
- Торган саен күбрәк таң калам.
- Упкын читләрендә соры ташлар
- Өскә төшәр төсле, карасаң.
- Күңелләргә шом салып торса да,
- Урал кыяларын яратам.
Увилди
- Кояш әле чыгып кына килә,
- Йөрим Увильди күл буенда.
- Көзге кебек су өсләрен бозып,
- Чуртан балыклары коена.
- Текә яр өстеннән карап торам.
- Увильдинең көмеш суына.
- Нарат урманнары, күл тирәли,
- Яшел алка булып сызыла.
- Гаҗәп рәхәт кояш белән торып,
- Күл буенда һава сулавы.
- Бер якта күл, балыклар коена,
- Ә бер якта кошлар сайравы…
- Әнә, чишмә, (родонлы ул диләр)
- Тере көмеш кебек йөгерә.
- Стаканы шунда, эчеп жибәр!
- Эчсәң исә сиңа хәл керә.
- Монда курорт,
- Йөрәк, нерваларың,
- Какшап китсә, тот та шунда кил!
- Кырым, Кавказ диеп йөрисе юк,
- Күле, әйтерсең лә Байкал күл.
- Кояш белән торып күл буена төшәм,
- Эчәм тәмле чишмә суларын.
- Карап йөрим Увильди буйларын,
- Уралның бер матур почмагын.
Онытмыйк
- Бирелмик төшенке хисләргә,
- Һәр вакыт булыйк көр, булыйк нык.
- Беләктә, йөрәктә көч барда,
- Яхшылык эшләргә тырышыйк!
- Танышмы, түгелме ул сиңа,
- Ярдәмгә мохтаҗга булышыйк!
- Авырга килсә дә үзеңә,
- Яхшылык эшләргә тырышыйк!
- Шатлыкны, кайгыны бүлешеп,
- Бер туган кешедәй яшик без!
- Арада яманлык булмасын,
- Һәр вакыт яхшылык кылыйк без.
- Гомерләр көзенә килгәндә,
- Намуска авырлык килмәсен.
- Ачынып үкенмәс өчендә,
- Кешегә яхшылык эшлә син!
- Ихтыяр көчебез булсын нык,
- Һәр вакыт кешегә булышыйк.
- Бу дөнья фани бит, онытмыйк,
- Лаеклы яшәргә тырышыйк!
Көзне ямьсез диләр
- Көзне ямьсез диләр,
- Ялгышалар.
- Азмы көзнең матур яклары:
- Көз көне була бит өсәкләрнең,
- Келәтләрнең тулы чаклары.
- Бакчаларга керсәң күз камаша,
- Яшел, сары, кызыл алмалар.
- Урман алларында, аланнарда,
- Миләш учаклары яналар.
- Алтын сары: кызыл төстә урман
- Гөмбәләрнең гаҗәеп күп чагы.
- Балан тәлгәшләре, гөлҗимешләр,
- Кызыктырып тора колмагы.
- Кыр байлыгы хәзер амбарларда,
- Һәр йорт саен кош-корт шаулаша.
- Язларның да яме булмас иде,
- Мул унышлы көзләр булмаса.
- Көзне ямьсез диләр,
- Ялгышалар.
- Азмы көзнең матур яклары:
- Көз көне була бит киштәләрнең,
- Өстәлләрнең тулы чаклары.