Шерамыжник
(ат яныннан ычкынасы иде)
Калуга җирендә булды бу хәл. 1943 елның язында без Фаянсовая станциясе белән Букань авылы арасында саклау линиясендә тора идек. Миңа, дивизия штабының фелдъегеренә, 1086 полк штабына барырга туры килде. Ул Которь авылында, зур гына өйгә урнашкан иде. Көн ярыйсы гына салкын, җилләп тә торганлыктан, атны йортка керттем. Анда ике чана да бар, төпләрендә бераз печән дә күренә. Атымны бер чанага бәйләдем дә, авызлыгын салдырып ашарга куштым. Безнең үзебездә печән мәсәләсе бик начар иде. Ә биредә, чана төбендә, безнең атларга көне буе да эләкми торган азык ята. Шуны күргәч ашыкмаска, атны бераз ял иттерергә булдым. «Ашасын әле хайван» – диеп уйланып өйгә кердем.
Өй эче үзара дөнъя хәлләрен сөйлeшеп, тәмәке тартып, бәхәсләшеп утыручы берничә офицер hәм өстәл янында эшләп утыручы писарьләр белeн тулы диярлек. Мин, балта элeрлек, зәп- зәңгәр төтен эчендә утыручыларга күз йөретеп чыктым да, бер читтәрәк скәмия өстендә утырган өлкән лейтенантны күреп, аңа мөрәҗәгатъ иттем. Аннан соң алып килгән пакетларымны старшинага тапшырдым.
– Капитан Ферин ничек анда, күңелсез түгелме аның белән? – диде өлкән лейтенант, миңа карап. (капитан Ферин безнең батальон командиры)– Өлкән лейтенант Бизманнан сәлам тапшыр! Мине белә ул, без аның белән бергә укыган идек.
– Ярый, иптәш өлкән лейтенант, сәләмегезне тапшырырмын, – дидем мин, үзем җылырак булыр диеп мич янына барып терәлдем.
– Менә шунда утырып тор, улым, – диеп, илле яшләр тирeсендәге хуҗабикә миңа бер иске тапчан китереп куйды да,үзе кече якка чыгып ките.
Ике арада ишек ачык иде. Шулвакыт хуҗабикә янына ниндидер чит кеше керде дә, аның белән әкерен генә сөйләшкәннән соң, чыгып китте.
– Кем иде ул, апа? – диде өлкән лейтенант, – нинди кеше, нишләп йөри?
– Әй лә, шерамыжник ул! – диеп селтәде хатын кулын безнең якка карап.
– Шерамыжник? Кем соң ул? – диде икенче офицер.
Хуҗабикә сорауны ишетмәдеме, әллә игътибар итмәдеме, җавап бирмичә мич артына кереп китте. Без дә аптырашып бер – беребезгә караштык. Шунда, өстәл янында утыручы сержант:
– Ул сүзнең йөз утыз еллык тарихы бар, – дип куйды. Без барыбыз да анарга карадык.
– 1812 нче елдагы ватан сугышы вакытында туган ул сүз. Француз гаскәрләренә Мәскәүдән чигенгәндә, үзләре талап, бөлдереп берергән авыллар аша чигенергә туры килгән. Ачлыкка тилмергән Наполеон солдатлары кергән бер йортка икмәк сорап: «Шер-ами» (Милый друг) – диеп мөрәҗәгать итә торган булалар. Шуннан халык аларны «Шерамыжниклар» – дип атый башлаганнар. Шул еллардан бирле хәер сорашучыларны «Шерамыжниклар» диеп йөретә башлаганнар.
– Сержант Асовский, сез фрацуз телен беләсезмени?
– Мин, өлкән лейтенант, җиде тел өйрәнгән идем. Тик аерып алып берсен дә беләм дия алмыйм хәзер, – диде ул, язуын дәвам итеп, – кулланмагач онытыла…
– Алай булгач, аптыраганда сиңа мөрәҗәгать итeргә ярый икән, сержант? Полк командирына тел алып килгән чакларда, ул тәрҗемәче юкка аптырап кала.
– Шулай да мин сезгә Александр Фигнер була алмам, иптәш лейтенант…
– Кем соң ул, Александр Фигнер? – диде арадан кайсыдыр.
– Александр Михайлович Фигнер?!
Старшина: «Шуны да белмисезме?» – дигән шикелле бүлмәдәгеләргә күз йөретеп чыкты. Аннан сөйләп бирде:
– Александр Фигнер, ул халык герое. 1812 елдагы ватан сугышында партизаннар командиры булган. Бик күп телдә сөйләшә белгән. Ә француз, немец, итальян телләрен үз теле кебек яхшы белгән. Напольон армиясе формасына киенеп, иң куркынычлы, җаваплы бурычлар үтәгән. Фрацуз солдатлары, офицерлары арасына кереп, сөйләшеп, бик кыймәтле хәрби мәгълүмәтләр алып кайта торган булган.
Кутузов Мәскәүне французларга калдыргач, Фигнер гади авыл кешесе киеменә киенеп Мәскәүгә үтеп кергән. Тик Кремельгә генә үтә алмаган. Аның исәбе: Кремельгә үтеп, Напольонны юк итү булган.
– Ул заманда халыктан менә нинди геройлар чыкканнар, – диде сержант, – мин андый була алмыйм шул. Йомшак беләм мин немец телен. Дошман оясына керү өчен аның телен yзеннән дә яхшы белергә кирәк.
– Без сездән аның кебек булуны таләп итмибез. Аптыраган вакытта тәрҗемә итeргә булышсаң, шул җитәр.
Шуннан соң офицерлар арасында: «Ни өчен Кутузов Мәскәүне французларга биреп талаткан?»– дигән сорау тирәсендә бәхәс башланды.
– Мин киттeм, иптәш старшина, җибәрәсе пакетларыгыз булса бирегез! – дидем мин өлкән писарьга.
– Хәзергә бер ни дә юк. Якташларга сәлам тапшыр.
Мин карабины алып атым янына чыктым. Миңа ияреп сержант Асовский да чыкты.
– Сугышка кадәр кем идегез, – диде ул, мин ат янына килгәч, – ат белeн эш иткәнегез булдымы?
– Укытучы идем, – дидем мин, аның ни өчен сорашканын аңламыйча, – авылда ат белән эшләп, болынга ат сакларга йөреп үстем.
– Алайса сезгә таныш җанвар икән. Мин, менә, үз гомеремдә ат белән эш иткәнем булмады. Аттан уттан курыккан кебек курка идем. Тик ходай мине шул каhәр суккан хайван белeн сугышта җафалансын дип каргаган, – дип уфтанып куйды Асовский.
– Нигә алай дисәң, сержант, штабта утырасың түгелме соң?
– Биредә мин вакытлыча гына шул, булышырга чакырып алдылар. Иртәгә соңгыкөнем, аннан яңадан транспорт ротасына. Мин укчы ротада да, комендант взводында да булдым. Бездә ашау-эчүнең дә, киемнең дә рәте юк. Дежур торулар, нарядлар, йокысыз төннәр… Өстәвенә бер ерткыч җанвар эләкте. Аның янына барырга да куркам. Юнле атларны үтерә. Моны, каhәр төшкәнне, ут та, су да алмый. Котылыр идем…
– Нигә син аттан куркасың, ат бит ул ерткыч хайван түгел?
– Бу, беләсегез килсә, ерткычтан да кире. Алдыннан килсәң, колагын йомырып, иреннәрен җыерып каршы ала. Кулда әйбер булмаса, эләктереп алырга әзер. Арт ягыннан ничек тә якын килергә юк. Тибеп эчәгеңне агызганын көт тә тор.
– Андый атлар да була анысы, – дидем мин, үз белгәнемне әйтергә теләп, – тик син ат янына шикләнеп барма. Тешли икән, онытылмаслык итеп арт сабагына утырт. Тигр түгел, өстеңә ташланмас, тигрны да өйрәтәләр.
– Шулай да, ат яныннан ерагырак китәсе иде. Тик менә ротный гына: «Ничего, өйрәнерсең!»– дигән була. Мин үзем кайда да риза, ат янында гына булмасын.
– Сугышка кадәр кайда эшлeдең соң? – дидем мин аптырап.
– Финансист идем мин, банкта эшләдем. Атка, арбага утырган да юк иде. Каhәр суккан сугыш кушты. Әле дә атны кешеләргә карап кына җигәм. Атны җигәргә генә түгел, арбасын, сбруен да карый беләргә кирәк. Күзеңне ачтың исә – ат кайгысы. Төнен дә шул кайгы. Аны чистарт, ашат, эчер…
– Я, ярар, өшетә башлады, – диде Асовский, җилкәләрен җыерып, – керим әле, якташларга сәлам әйт!
Ул йөгереп өйгә кереп китте.
Мин атыма атландым да юлга чыктым. Кайтканда сержантның зарланулары тагын искә төште. Мин малай чакта, безнең дә усал бия бар иде. Абый белән икәү барып, дилбегә белән урап алып кына тота идек. Кулда әйбер булмаса өскә ташлана иде. Шулай, беркөнне, абый белән тотарга баргач, минем кулда әйбер юкны күрде дә, томырылып өстемә ташланды. Мин акырып чаба башладым. Куып җитте дә, башымдагы түбәтәемне тешләп алып китте. Ярый, бәхеткә, чәчем кыска иде. Шуннан соң, кулга таяк тотмыйча, ат тотарга бармый башладым.
Тула җирендә
Апрельның соңгы көннәре иде. Безгә бик тиз җыенып юлга чыгарга команда булды. Кайбер күрәзәлек итәргә яратучылар: “бу әле ялган тревога гына” – диеп ышандырырга тырышсалар да, без кире борылып лагерга кайтмадык. Батальон дивизия командасына килеп кушылды. Аннан ике-өч километрлар киткәч, юл аермасында, дивизия оркестыры янына басып, безне дивизия командиры И.А.Гарцев каршы алды. Без аның генерал дәрәҗәсен котлагандай, маршка басып, чын строевой адымнар белән уздык. Беренче көнне Сухиничи, икенче көнне Козельск бездән артта калдылар. Шулай да: башка фронтка күчәбезме, әллә тору урынын гына алыштырвбызмы, белүче юк. Козельсктән соң без Упа елгасы үзәнлекләре белән Одоев, Крапивна дигән эре торак пунктларын артта калдырдык. Менә өченче көн инде тарихи Тула өлкәсе җирләре белән барабыз. Тыныч елларда җыр, музыка, чәчәкләр белән үткәрелә торган 1-май бәйрәме көннәре дә юлда узып китте. Көннәр матур торганлыктан, юллар яхшы ук кипкәннәр. Ям яшел булып яшәреп киткән Упа болыннарында сары тузганак чәчәкләре күренә. Күл, елга буйларында матур булып песәйләнгән таллар чәчәк атып утыралар. Тыныч болын өстендә, бездән калмаска тырышып, тургайлар сайрыйлар. Без Вислогузов белән янәшә атлыйбыз. Безнең алда арба артыннан Утишев белән гармунчы Ларин баралар.
–Матур урыннар, – диде Василий Иванович, тәмәке кәгазе чыгарып безгә сузганнан соң, -чирем өстенә ятып тартырга хыялланып килдем дә, ни өчендер туктарга ашыкмыйларәле.
–Әйдә, туктамасыннар, минем тизерәк Щекинога барып җитәсе килә, – диде Ларин, тәмәке төрә башлап, – минем таныш якларга.
-Ничек таныш яклар? Син бу якныкы мени?
–Юк, бу якныкы түгел. Минем монда булганым бар. Минем хатын Скуратоводан. Без аның белән ике җәй рәттән килдек. Бик матур җирләр. Лев Толстойның туган яклары. Ясная Полянада да ике мәртәбә булдым. Анда, Лев Николаевичның усадьбасында, музей бик матур иде. Немецлар анны да җимереп, талап киткәннәрдер инде, – диде ул борчылып.
-Барып киләсе иде, Скуратовода хатынның туганнары бар. Хәлләрен белеп чыгасы килә.
–Командирдан сорарга иде, ерак түгел дисең бит.
–Сорадым, җибәрмәде, «барыпҗиткәч» дигәнбулды.
–Кайчанбарыпҗитәбезикәнсоң, сорамадыңмы?
–Сорамадым. Минем аңлавымча ерак барасы түгел.
–Егетләр, карагыз! «Ил»лар пикировка ясыйлар! – диеп кычкырып җибәрде, кемдер.
Без дә самолет тавышы килгән якка карадык. Юл буена сузылган камышлы озын баткаклык өстендә Щекино ягыннан түбән очып килгән «Ил» кинәт камышлык өстенә кадалып төшә башлады. Аннан, күлгә чума дигәндә генә, пиктан чыгып очып китте. Аның артыннан икенчесе шундый ук күнегү ясады да борылып китеп барды. Күп тә үтмәде, «Ил» ның берсе яңадан әйләнеп килде дә, кинәт пик ясап, кадалып төшә башлады. «Менә, хәзер пиктан чыга»-диеп, тын да алмый көткәндә, самолет камышлар эченә чумды да куйды. Арбада утырган кызлар:
–Ой, хәрәп булды! – диеп кычкырып җибәрделәр. Без бара торган җирдән туктап, тын да алмыйча, шартлау көттек. Самолетның камышлар арасыннан күренеп торган канат читләре, югары күтәрелеп торган йолдызлы коерыгы, шулай күренеп тора бирде. Шартлау булмады. Аннан, очучысы чыкмасмы диеп, өметләнеп, күзләрне хаман самолеттан алмый торабыз. Гипнозлаган кебек шулай карап торганда:
–Нәрсә катып калдыгыз? Колоннаны тоткарламагыз! -дип, лейтенант Егоров кычкырганы ишетелде.
–Иптәшлейтенант! Самолет, самолетбаткаклыккачумды!
–Кайда?
–Әнә, койрыгыкүренептора!
–Ничекшартламады? Очучысыисәнмеикән?
–Яртылашсазгачумган. Очучысыдашундаинде!
–Борылыпөлгерәалмадымикән?
–Бәлкианыңидәрәрычагыэшләмәгән?
–Колоннанытоткарламагыз!
Нихаят без кузгалып киттек. Әле ераклаша төшкәч тә, очучысы күренмәсме диеп, шул якка карый-карый бардык. Бер фашистның да башына җитмичә хәлак булган очучы кызганыч иде. Менә күл буйлап самолетка таба йөгерткән ябык машина күренде. «Бәлки әле коткарырлар, самолетын да алырлар» – дигән өметле уйлар белән алга киттек.
Моннансоңтагыникекөнбаргач, без, ТулаөлкәсенеңКиреевскрайоны, Быковкаавылынакилептуктадык.
Килеп урнашкан авылда торулары күңелле иде. Кичләрен квартира хуҗасының кызы белән капка төпләренә чыгып утырабыз. Төннәрен постка басулар юк. Атларны чистартып азык бирәбез дә, кичке аштан соң төн безнең карамакта. Бер-ике көннән соң Наташа мине мәктәп янына танцага да алып бара башлады. Танцага бармаган көннәрне Наташа белән капка тәбендә озак-озак сөйләшеп, сугыштан соңгы тормыш турында хыялланып утырабыз. Ул мине сугыштан соң үз авылына тарих укытучысы итеп чакыра. Хаттә бер көнне мәктәп директоры белән сөйләшеп тә кайткан иде. Шулай, тыныч кына торганда, безгә авылдан өч-дүрт километрдагы урманга күчәргә команда булды. Бу урман, әлбәттә, Соломоновка янындагы Брян урманнары түгел. Андагы сазлыклар да юк. Немец тә атып борчып тормый. Тыныч, вак һәм якты, коры урман. Бирегә килү белән хәрби лагерь тормышы башланды. Төннең теләсә кайсы вакытында торып постка басарга кирәк. Шулай да Брян урманындагы кебек юешлек һәм баткаклыктан котылгач, беренче көннәрдә шатланып куйган идек. Хәр яхшының бер җитешсез ягы булган шикелле, бу коры урманның да безнең өчен өстәмә мәшәкатләр тудырган яклары килеп чыкты. Бердән якында су юк. Суны дүрт километрдан ташыйбыз. Икенчедән бу урман борчалы булып чыкты. Шул кахәр суккан җанварлар безнең тәңкәгә тиделәр. Ни арыган булсак та юнләп ял итә алмый идек. Шул кара җанварлар безне кычкыртып таладылар. Кичтән күлмәкләрне дә әйләндереп карыйбыз, борча кермәскә җиң очларын да бәйләп куябыз, ә ул, эттән туган нәрсә, кайдандыр керә, яисә качып кала да урынга ятуга кырмыска тешләгән кебек тешләп алып, үрә сикертә. Шунда тешләде дип, күлмәкнең шул җирен кысып тотып, тиребез сыдырылганчы тәнгә ышкыйбыз. Янәсе борчаны юк итәбез, ә ул, таш астыннан чыккан нәрсә, икенче җирдән тешләп сикертә. Аннан тоткан кебек буласың, өченче җирдән…. Шундый әшәке җанвар инде. Аптыраган чакларда: «Павел Ильич, син бит ат казанган аучы, бер чарасын уйлап тап инде», – дибез.
–Яхшы, мин бер чарасын күрермен!» – дигән була. Икенче көнне:
–Егетләр, мин сезнең заданиены үтәдем! – ди.
–Нишләттең, ПавелИльич?
–Яртыкисмәксусибепагыздым, – диулкөлеп, – бүгенрәхәтләпйоклагыз.
Шулай итеп, авылда торган көннәрдә генә юнләп ял итеп калдык. Быковка яныннан Тулага бара торган шоссе уза. Бирегә килеп урнашканнан икенче көнне үк без Дружинин белән корпус штабын эзләп Тулага киттек. Тула бездән кырык-кырыкбиш километрда. Барып кайтуы туксан километрга җыела. Шуның өчен атларга бик авырга килә дип, без старшина белән алышып йөри башладык. Бер көнне ул бара, икенче көнне мин.
Тула үзенең мылтыклары, кылычлары, самовар һәм гармуннары белән дан казанган шәһәр. Петр патша вакытында Тулада данлыклы рус мылтыклары һәм кылычлары эшли торган мастерскойлар барлыкка килгән. Бик күп илбасарларга каршы көрәштә рус халкы Тула коралы белән каршылык күрсәткән. Тула шәһәре немец – фашист гаскәрләренә каршы көрәштә дә зур өлеш кертте. Туланы фашистларның ала алмаулары да шәһәр халкының героик көрәше белән бәйләнгән.
Безнеңюлеракбулганлыктан, штабтаэшнебетерүбеләншәһәрдәозакбулыргатурыкилмииде. Күп вакытларда ашыгыч боерыклар була да, шунда ук борылып, кайту юлына чыгарга туры килә. Ашыгыч булмаган көннәрдә, иптәшләрнең йомышларын үтәп, военторгка кереп чыгам. Кырыну әйберләре, энә, җеп һәм каптырмалар алып кайтам. Ул кибет безнең юл өстендә генә.
Икенче баруда фотога төшеп кайтырга исәпләдем. Тула кадәр шәһәргә килеп йөреп карточкага да төшми каласы килми иде. Ат белән дә, хәрби формада да төшеп семьяга, әти-әнигә җибәрергә исәпләп фотография бинасы янына туктап атны бәйли генә башлаган идем, патруль килеп чыкты да:
–Кем син? Кайдан килдең? Документларың? Нишләп биредә йөрисең? – дип тикшерә башладылар. Документларны карап чыкканнан соң да нигәдер шикләнеп:
-Әйдә комендатурага! Винтовка белән кылычыңны тапшыр! Атны тотма, үзебез тотабыз! – дип бәйләнделәр.
–Винтовканы да, кылычны да бирмим. Алырга хакыгыз юк, иптәш сержант. Мин дивизия штабына хәрби бурыч үтәп килгән элемтәче. Кичке дүрткә кайтып җитәргә боерык булды миңа. Минем илле километр кайтасы бар.
Ә алар ишетергә дә теләмиләр. Исәпләре комендатурага алып китәргә. Беләм, анда барып эләксәң, тиз генә ычкынып буласы түгел. Әлегә кадәр гел фронта булганга безгә мхсус фелдьегер белешмәләрен биргәннәре юк. Гади кызылармеец кенәгәсе алар өчен бер ни дә тормый. «Ничек болардан ычкынырга?» – диеп уйланып бара идем, корпус штабы урнашкан бина каршысыннан алып баралар булып чыкты. Мин ишек төбенә баскан часовой турысына җитү белән:
–Беркаядабармыйм! – диептуктапкалдым, – әнәштабкакерепбелешегез, миншундаһәркөннекиләм!
–Юк, безнеңандаэшебезюк. Әйдә комендатурага! – диләр болар, минем җиңнән тартып. Миңа моннан ничектә китәргә ярамый иде. Мин часовойга ялынып:
-Кара әле, дус, чакыр әле кемне булса да штабтан! Миңа пакет биреп, кайтырга боердылар. Ә болар комендатурага өстери.
Часовой тиз генә ишекне ачты да, шунда ук борылып чыкты.
–Нәрсә бар? Ни өчен тавышланасыз?
–Иптәш капитан, фотога төшим диеп туктаган идем, тотып алдылар да, комендатурага алып китмәкчеләр! Минем илле километр кайтасы бар.
–Дөресме шул?
–Дөрес, иптәш капитан. Аның документлары тәртиптә түгел.
-Ничек тәртиптә түгел?
–Хәрби чәсттән махсус таныклыгы юк, иптәш капитан.
–Икенче килгәндә алып килер. Җибәрегез сез анны!
–Коменданттан башка җибәрә алмыйбыз, иптәш капитан!
-Хәзер ук җибәрегез! Атын бир, тоткарлама! Өлкән командирны тыңламаган өчен…
Миңа шул гына кирәк иде. Патруль кулыннан тиз генә атны алдым да, шунда ук менеп атланып китеп тә бардым.
Шулай итеп мин Тулада фотога төшә алмый калдым. Башка вакытларда, я ашыгыч булып, я фотография ябык булып керергә туры килмәде.
Май ахырында дивизиягә берничә мең өстәмә көчләр килде. Аларның күбесе кыргыз, үзбәк һәм казахлар иде. Барлык берләшмәләрдә дә яңа килгәннәрне сугыш белеменә өйрәтүләр башланды.
Мунча
1943-елның сентябрь башлары. Өченче ай инде авыр дуга сугышлары алып барабыз. Карачев шәһәрен азат итеп Брянский шәһәренә утыз чакырымнар калгач, дошман безне туктата алды. Без оборонага күчтек тә Белые берега станциясеннән ерак түгел урман аланына урнаштык. Тозлы тир белән тузан аралашып каткан киемнәрнең керләнүенә чама юк. Тәннәребез юешләтсәң кырып алырлык булып каткан. Бер көнне безгә, ике җайдакка һәм бер телефонистка мунчага барырга рөхсәт булды. Парлы мунчадыр инде дип каен минеге дә ясадым. Нинди шатлык – чабынырга! Мунча хәбәрен ишеткәч чиктән тыш шатланып, чиста киемнәр алдык та киттек. Иптәшләрем: Василий Утишев, татар фамилияле Тамбов кешесе, Николай Портнов – Можга ягы чувашы.
Урманны чыгуга бер-ике километр алда, зур болын читендә, анда-санда үсеп утырган тирәкләр янында зур палатка күреп, шунда ашыктык. Авылдыр инде, авыл мунчасыдыр диеп килсәк, ис китте: күл буена корган палатка, мунча дигәннәре шул икән.
–Чабындык менә, – ди Николай, – ташла минекләреңне!
–Ашыкма әле, – мин әйтәм, – кайнар суга манып булса да чабынырбыз.
Бер читтә киемнәрне кыздыру камерасы зшләп тора. Зур палаткадан бер читтә биек кузлалар куйганнар да, шунда тишекле трубалар үткәреп душ көйләгәннәр. Палаткадан бер читтә зур мичкәләр куеп, шунда су җылытырга ясаганнар. Палатка эченә “буржуйкалар” куеп юыну бүлмәсе иткәннәр.
Мунчага килгән солдатлар чишенеп киемнәрен кыздыру камерасына тапшыралар да, юыну палаткасына йөгерәләр.
Көн болытлы, төн яктан шактый салкын җил исә. Өстән киемнәрне салу белән, чиркандыра, өшетә башлады. Калтырана-калтырана киемнәрне камерага тапшырдык та, “Бу-бу-бу!” килеп палаткага йөгерә башладык. Унбишләп сугышчы арасында без өчәү генә бер-беребезне беләбез. Күбесе таныш булмаган, башка частьтән килгән сугышчылар. Арабызда, бер метр ярымнан аз гына калку, киң җилкәле, калку күкерәкле казах егете дә бар. Киң җилкә, шактый кабарып торган күкерәкләре аны тагын да тәбәнәгерәк итеп күрсәтә. Шул казах егете уң кулы белән түбәннән, сул кулы белән күкерәген каплап йөгергәнне күреп, һәр вакыт шаярырга яраткан Портнов:
–Тыңла әле, иптәш, син алай-болай хатын-кыз түгелсең бит? Нигә күкерәгеңне дә каплап йөгерәсең? – дип елмаймасынмы.
–Зачем баба? – дип җавап бирде казах егете, әле һаман күкерәген каплап йөгергән килеш, – где написано, что мужик грудь не держать? Моя прыгает… – дигән иде, китте көлү, китте көлү. Калтыранып өшүебезне дә онытып көлә башладык.
–Твоя прыгает … твоя прыгает… эчләр катып бетте, калтырана-калтырана туктап көләбез. Шулай көлешә-көлешә палаткага килеп кердек. Утишев икенче мәгнәгә борып:
–Егетләр, бу тәбәнәк иптәшнең сикерә икән, сак булыгыз! – дигән иде, тагын көлүләр башланды. Ә ул:
–Зачем смеяться? Я плохо не сказал, сказал, что моя грудь и прыгает, – дип ике аяктан сикереп күрсәткән иде, аның дилк-дилк килеп торган күкрәкләрен күреп, солдатлар тагын күтәрелеп көлешә башладылар.
Җылы су бирүче старшина безне ачуланып каршы алды.
–Нәрсә нәсел айгырлары кебек кешнисез, тизерәк тазлар алыгыз да юына башлагыз! Ашыгыгыз! Юынып чыгарга ун минут бирелә. Алдан кисәтеп куям, җылы су бары бер таз гына бирәм, – дип ашыктыра башлады.
–Иптәш старшина, су җитмәсә сабынлы килеш чыгаргамы?
–Җитмәгәненә әнә, чирәм өстендә душ эшләп тора!
–Душта су салкын диләр бит, старшина?
–Кем әйтте? Җылынып кына җитмәгән ул.
–Күлның астына учак яктыбызмы әллә? Күлдән килә бит ул су.
–Кем әйтте күлдән дип? Кисмәктән ага ул. Тиз булыгыз, сез моннан чыкканчы җылына ул.
Старшина бик җитди сөйләгәч чыннан да душта җылы су дип тазларыбызга су алып палатка эченә кердек. Ике “буржуйка” куеп ут якканнар. Менә син юын, мунча дип. Кәефләр төшсә дә. Башка чара юк, тәннәребез кырып алырлык. Тазларны киртәдән ясаган скәмияләр өстенә куйдык, сабын, мончала алып юынып, бер-беребезнең аркаларны ышкыттык. Николай:
–Аркамны талап бетерәсең, – дип, Утишевны тиргәп тә алды.
–Мин башкача юа белмим, кайткач хатыныңнан ышкытырсың, – дип Утишев читкә китеп үзе юына башлады.
–Ул сине үзенең алашасы дип белгәндер, – дип көләм мин. Ат белән карабин чистарта-чистарта онытып бетергән инде ул. Кайткач хатыны да мунчадан куып чыгарыр әле үзен.
–Кумас, – ди Утишев, – сез үзегез нәзек тирелегә әйләнеп беткәнсез, әнә, минек белән чабын…
Тәннәрне бер кат сабынлап юып алганчы тазлардагы сулар көрән төскә керде.
–Бу су белән ничек икенче кат юынасы инде, – дип, Портнов чиста су сорарга китте. Старшина: “Мин сезгә башка су бирмим дип кисәттемме?” – дип каршы алды.
–Кисәттегез, иптәш старшина…
–Бер таз су алдыгызмы?
–Алдым да, җитмәде, иптәш старшина. Тәнем, башым сабынлаган килеш чыгыйммы, ярты гына таз булса да бирегез…
–Яртыны да, чирекне дә бирмим. Сиңа ярты, башкага ярты, беләсеңме күпмегә китә? Син бер үзең, ә миңа бүген мең кешене юындырып чыгарырга кирәк. Әнә, барыгыз да душта юыныгыз!
–Ну-у саран, кыш көне кар сорап ала алмассың…
–Мин сезгә әйттем бит, душта юыныгыз!
Старшина душка басым ясагач мин, анда да су җылы икән дип:
–Әйдәгез, – мин әйтәм, – тәннәрне сабынлыйк та душ астында юынырбыз.
Без шулай, бала-чагалар шикелле душ астына йөгердек.
Күл өстеннән килә торган салкын төньяк җиле шунда ук өтеп алды. Без малай чакларда әти-әниләр: “Августның егермесендә суга боз төшә, коенырга ярамый, салкын тидерерсез” – дия торганнар иде. Биредә сентябр ае инде.
Душ астына килеп җиткәнче безнең өстәге сабыннар кибеп, палаткадан алып чыккан җылыларда чыгып бетте.
Душ астындагы солдатлар:
–И-и-х кайнар! Ох, хорошо, – дип, сикерә-сикерә юыналар.
Йөгереп килгән җайга душ астына атылып кергән идек, салкын су куырып алды.
–Ой, үләм! – дип кычкырып җибәргәнемне сизми дә калдым. Душ астындагылар кычкырып көлешә башладылар.
–Кергән мәлгә генә ул!
–Бер өйрәнгәч тәмугта да рәхәт!
–Эх кайнар! – дигән булып, калтыранып душ астында сикергәли башладык.
Шул вакыт көнбатыш яктан безгә таба очып килгән самолет тавышы килде.
–В-о-з-д-у-х!
–Л-о-ж-и-с-ь! – дип кычкырган тавышка душ астында шаярып, кычкырышып юынучы солдатлар яшен тизлеге белән таралышып, кем кая җиргә сеңделәр.
Ике штурмовик гүләп безнең өсрән узып та киттеләр.
Самолет канатындагы кызыл йолдызны күрү белән күңел тынычланып китте. Кайсыдыр: “Отбой” – дип кычкырды.
–Үзебезнекеләр, немец дип торам, йөриләр шунда, кеше куркытып.
Яткан урыннан торып баскан идек, бер-беребезнең карачкы кебек пычыранган тәннәргә карап: “Шайтан төсенә кергәнбез!” – дип, көлешә башладык. Кайберләре якындагы пычырак су агып төшкән траншейга ук чумган булганнар.
–Николай кайда? – ди Утишев, минем янга килеп.
Карасак, алар, бер төркем сугышчы траншей төбеннән чыгып киләләр. Пычырак су эчендә яткан чучка шикелле пычыранып беткәннәр.
–Николай, сиңа мөгез генә куясы калган. Нәк шүрәле кебек булгансың! – дим мин, көлеп.
–Үзеңә кара, үзеңә? Баткан тайганнан көлә, – ди ул миңа.
–Әллә психик атакага хәзерләндегезме? Ха-ха-ха. Китте бер-беребездән көлүләр.
–Фрицләргә таба йөгертәсе иде сезне! Шыр җибәреп чабарлар иде. Кемдер:
–Егетләр, су җылынган! – дип кычкырып җибәрде.
Без яңадан душ астына кереп юына башладык. Хәзер инде су чыннан да җылынган кебек иде.
Берничә сугышчы белепме, белмичәме, киемнәрен камерага тапшырган җирдән үк душ астына йөгереп керделәр. Һәм шунда ук:
–Ой, мама родная! Пешерә! Караул! – дип кычкырып җибәрделәр.
Шулай итеп, болын уртасы шау килеп көлешкән, үртәшкән, кыздыру камерасыннан “мунчага”, аннан душ астына, душ астыннан кыздыру камерасына йөгерүче ялангач сугышчылар белән гүләп торды.
Калтырана-калтырана кыздыру камерасына килдек. Безнең киемнәрне чирәм өстенә алып салганнар. Камерадан чыккан, үзенә бер төрле әче тир исе килеп, сәдәфләре кулны пешереп торган эчке киемнәрне һәм гимнастеркаларны алып кигәч кенә тәнгә җылы кергән кебек булды.
Ләкин шунысы гаҗәп, суык мунчалар да, атналар буе яуган яңгырлардан юеш кием белән траншей төбендә, землянкәләр дә, кар өсләрендә ятулар да безнең рухны төшермәделәр. Авыру да килмәде.
Дүрт ел сугыш дәверендә, әлбәттә төрле мунчалар керергә туры килде. Тик, кырык өченче елның сентябрь башында, Брянский җирендә кергән бу “мунча” аеруча хәтердә уелып калган.
Халкыбызның батыр улы
(хәтер)
Сугышчан Кызыл Байрак һәм икенче дәрәҗә Суворов орденлы 323- Брянский укчы дивизиясе командиры Әхтәм Мөсәлим улы Бахтизинның Карачев шәһәрен азат итү өчен сугышларда батырларча һәләк булуына 2016 елның 15 августында 73 ел тула.
… Брянский фронты гаскәрләренең Орел юнәлешендә контрһөҗүмгә күчкән көннәре иде. Безнең 323-укчы дивизия белән И.И.Федюнинский командалык итә иде. Дивизия 11нче армия составында Ресетта елгасының көнбатышында резервтан килгән башка берләшмәләр белән бергә һөҗүм сугышлары башлап җибәрде. Егерме дүртенче июльдә башланып киткән авыр һөҗүм сугышлары нәтиҗәсендә без дүрт-биш көндә бары тик 10-12км гына алга китә алдык. Дошман бик нык каршылык күрсәтте. Егермешәр, утызар самолет җибәреп безнең частьләрне бомбага тотты. Баш күтәрергә ирек бирмичә артелерия, миномет, пулемет уты белән каршы алды.
Хәтеремдә, 28-апрель иде булса кирәк, безнең дивизия командиры Иван Осипович Нарышкин каты яраланды. Шуннан ике-өч көн үттеме икән, безгә девизия командиры булып полковник Әхтәм Мөсәлим улы Бахтизин килде.
… Иртән атларны ашатып Үзебез дә кухняга барып килгән генә идек, экспедитор сержант Аристов палаткадан чыгып:
–Рафиков, атыңны иярлә дә, полковникка йөгерт! – дип миңа карады.
–Есть, иптәш сержант!
… Мин дивизия штабы урнашкан җиргә килеп җиткәндә палатка алдында ике ат тора иде. Берсе миңа таныш, штаб начальнигы полковник И.И Спиридоновның күк айгыры. Менә палатка эченнән ике полковник чыктылар. Берсе миңа таныш, безнең штаб начальнигы, икенчесе кара мыеклы, төз гәүдәле, киң күкрәгендә ике орденлы Әхтәм Мөсәлимович иде. Алар туп – туры атлар янына килделәр. Полковник Спиридонов:
–Менә, Әхтәм Мөсәлимович, мин йөри торган ат шул инде, – дип сүз башлады, – болай начар гадәте юк…
–Матур күренә, – диде Әхтәм Мөсәлимович, – йөрүе ничек икәнен атланып карагач әйтербез инде. Без болай итик, Илья Иванович, мин хәзер Егоров хуҗалыгына барып киләм, (1090 – полк командиры) аннан соң без сезнең белән яңадан утырырбыз. Оператив бүлеге начальнигы да кирәк булыр....
Шул вакытта мин җитез генә атлап, Әхтәм Мөсәлимович каршысына килеп бастым да штаб начальнигына мөрәҗагать итәргә рөхсәт сорадым.
–Ун да туксанынчы полкта булганың бармы, җайдак?
–Бар, иптәш полковник.
–Яхшы, алайса хәзер кереп кореспонденцияләрне ал да, менә, Әхтәм Мөсәлимовичны Егоров хуҗалыгына озата барырсың.
Мин пакетларны алып чыктым да үземнең ат янына йөгердем.
–Киттек! – диде дивизия командиры. Ул җиңел генә өзәнгегә аягын куйды да, ялт итеп ияргә менеп утырды. Өзәнгеләрне чаклап караганнан соң җиңел генә тирбәлеп күк айгырны йөгертеп алып китте. Аның артыннан таныш булмаган тагын бер офицер, полковникның адютанты, алар артыннан мин дә йөгерттем.
Куаклыкны чыгып юл аермасына җитәрәк ул атын адымга калдырды. Мин куып җиткәч сүз башлады:
–Нәрсә, җайдак, әллә куып җитеп булмыймы? Без дөрес барадырбыз бит?
–Дөрес барабыз, иптәш полковник, елгага кадәр (Россета елгасы) туры барасы, – дидем мин, атымны алар белән янәшә тотып.
Шунда ул миннән сораша башлады:
–Кайдан син, җайдак, исемең ничек?
–Татарстаннан мин, иптәш полковник, Әхмәт Рафиков булам…
–Татармени? – диде ул татарчага күчеп. –Казаннан түгелсеңдер бит?
–Юк, иптәш полковник, Чистай ягыннан мин.
–Мишәр икәнсең, кайда эшләдең, семьяң бармы? – диде ул миңа, янә бер кат баштан аяк карап чыгып. Шунда мин аның күкрәгендә ике сугышчан кызыл байрак ордены балкыганны күреп алдым. Мин үземнең укытучы булуымны, семьям, әти-әнием, туганнарым турында кыскача сөйләп бирдем. Ул минем хатлар алуым белән кызыксынды, авыл хәлләрен сорашты.
Аның бу минутта күңеле шактый шат булуын, үзенең дивизия командиры булып килүеннән бик канәгәт икәнен күрдем. Мин үзем дә аның кайсы яктан булуы белән кызыксындым. Ул үзенең Башкортыстанда туып үсүен, семьясының Бәләбәйдә булуын, граждан сугышында катнашуын, Казанда хәрби мәктәбендә укыганын сөйләгәне хәтеремдә.
…Берничә көн үткәч мин аны 1086- полкта туры китердем. Ул полковник Матвеев янында иде (полк командиры). Шунда ул полковник белән сөйләшүен өзеп: “Как дела, конник?” – дип кенә булса да минем хәлне сорашып алган иде.
Шуннан соң, атна – ун көннәр, миңа аның белән очырашырга туры килмәде. Хәтеремдә, безнең полкларны августның уннары тирәсендә Ресетта артындагы Милеево, Хвостовичи юнәлешеннән алып, сул флангка, Карачев юнәлешенә күчерделәр. Дивизия штабы иске урында калды. Икенче көнне үк без Карачев юнәлешендә разведка сугышлары башлап җибәрдек. Ул уңышлы булып чыкты. Бу көннәрдә безнең 11 нче армияне Брянский фронтына күчергәннәр иде. Район үзәге – Одрино һәм берничә авыл азат ителде. Полклар шактый алга киттеләр.
Хәтеремдә, 13-август киче. Миңа Утищев белән икебезгә дивизиянең КПсына атлар белән сакка басырга боерык булды. Дивизия штабы иске урында калганлыктан, КП белән штаб арасында телефон элемтәсе өлгермәгән иде.
Кухняга барып ашамлыклар алдык та (сухой паек) юлга чыктык. Ике якта анда-санда яш наратлар үсә. Үрне менеп җиткәч, алда, унбиш-егерме чакырымга җәелгән үзәнлек күренде. Үзәнлекнең аргы читендәрәк Калачев шәһәре шәйләнә. Шәйләнә дип әйтүем шуның өчен, 14-августка каршы кичне шәһәр өстен кара төтен каплап алган иде. Алга китеп шуны әйтә алам, калдырып китәселәрен сизү белән фашистлар август башында ук көчле террор башлап җибәргәннәр. Берничә йөз кешене Германиягә, каторга хезмәтенә алып киткәннәр. Каршы килүчеләрне, качып калганнарны тотып алып атканнар. Шәһәр управасы каршында дар агачы ясап бертуган Нестеровларны асып куйганнар. Промышленность биналарын, таш өйләрне шартлатканнар, агач өйләрне яндырганнар. Шәһәр ут эчендә иде.
Дивизиянең КПсы (командный пункт) артык аерылып тормый торган, артында вак наратлар үскән калкулык өстендә иде. КПга килеп җитү белән мин Утяшевне атлар янында калдырдым да блиндажга төштем. Дивизиянең элемтә начальнигы майор Громовка үзебезнең килүебез турында рапорт бирергә блиндажга керсәм, анда дивизия командиры полковник Бахтизин, артелерия командиры полковник Агафонцев, разведка начальнигы капитан Юмашев нидер тикшереп утыралар. Мин полковник Бахтизин каршына бастым да, хәрбиләрчә честь биреп, майор Громовка мөрәҗәгать итәргә рөхсәт сорадым. Бүгенгедәй хәтеремдә, Әхтәм Мөсәлимович мине баштан аяк кичерде дә, мыек астыннан гына елмайгандай итеп:
–Обращайтесь! – диде.
Аның бу карашында: “Молодец, шулай кирәк!” – дип, яратып караганын сиздем шикелле. Мин майорга таба борылып, анарга үзебезнең килүебез турында рапорт бирдем. Ул атларны кая куюыбыз турында сорады. Мин куаклар эчендә рядовой Утяшев белән калуын әйттем. Майор миңа КП да булырга кушып китәргә рөхсәт итте. Шул вакыт Әхтәм Мөсәлимович:
–Сержант, дошман даими атып тора. Атларны трашейга куегыз, үзегез дә шунда булыгыз!– дигәч, мин кабатлап честь бирдем дә, китәргә рөхсәт сорадым. Ул янә мыек астыннан гына елмая төшеп:
–Идите! – дигәч, аның карашында ниндидер үз итеп карау булуын сизеп, блиндаждан шатланып, канатланып чыктым.
Безгә биредә берәүдә атлар өчен окоп казып куймаган иде. Наратлар арасында бер снаряд төшкән урынны сайладык та, Утяшев белән кыска саплы көрәкләребезне алдып ике ат төшерлек баз казый башладык. Ике-өч метр зурлыкта, метр ярым тирәнлектә баз казуның никадәр авыр хезмәт булуын биредә язып тормыйм. Кәҗә майларыбыз чыгып, әзер чокырга атларны төшереп ял итәргә утырганчы, таң ата язды. Шул арада дошман артелериясе КП тирәсен берничә мәртәбә тупка тотты. Бәхеткә каршы безгә зыяны тимәде. Арысак та, шунысына шатландык.
…Иртә белән безне артелерия кононадасы тавышы уятты. Безнең артелерия дошманның позицияләрен эшкәртә иде.
Мин КП блиндажы янына йөгердем. Блиндаж янындагы тирән траншейләрдә телефонистлар, разведчиклар, комендант взводы сугышчылары, радистлар, өлкән командирның атьютантлары – барысы да дошман оборонасы ягын күзәтәләр. Кононада тавышы белән бени дә ишетелми. Девизия командиры Әхтәм Мөсәлимович белән артелерия командующие полковник Агафонцев трашей читендә бруствер өстендә күзләренә бинокольләр куеп дошман ягын эшкәртүнең барышын күзәтәләр.
Безнең артелерия уты, кинәт башланган “катюша” залпыннан соң, кинәт туктап та калды. Безнең полклар атакага күтәрелделәр. Биш-алты километр алдагы тигез үзәндә ниләр барганын гади күз белән дә чамалап була иде. Шуны да искәртеп китим әле: бу көнне безнең полклар Карачев шәһәреннән төньяк көнбатыштарак һөҗем итеп, Карачев-Брянский тимер һәм шоссе юлларын кисеп, немецләрнең шәһәрдән чигенү юлын өзү өчен сугыш алып бара иделәр.
…Безнең полклар атакага күтәрелделәр дип туктаган идем бит әле. Уңышлы гына башланган атакадан соң беренче траншейны үтеп ерак та китә алмадылар, немецләр бик көчле ут ачып, безнең батальонны җиргә ятарга мәҗбүр иттеләр. Әхтәм Мөсәлимович бинокльдән карап, күзәтеп торган җиреннән кинәт артелерия командирына карап:
–Твоя артелерия плохо поработала, прикажи своим, чтобы задавили огневые точки немцев! – дип боерык бирде. Мин бу вакытта бруствер өстендә идем. Артелерия командиры шунда ук йөгерә-йөгерә блиндажга телефонга төшеп китте.
Аяз кояшлы көн иде. Шул вакыт, күп тә үтмәде, кайсыдыр:
–Возду-ух! – дип кычкырып җибәрде. Югары карасам, түбәдә, сыек ак болытлар астында, немец самолеты әйләнә.
–Всем в укрытие! – дигән тавышка траншей өстендә һәм читтә торган кече командирлар, сугышчылар, барысы да траншейга сикерделәр. Мин ни өчендер: “Полковник ни эшләр икән?” – дигән шикелле, Әхтәм Мөсәлимовичка карадым. Бөтенесе дә траншейга чумып беттеләр, ә ул югары караган да, урыныннан кузгалырга уенда да юк шикелле. “Иптәш полковник, сикерегез!” – дияргә телим, әйтә алмыйм. Түбәдә сызгырып, чыйнап төшкән бомба тавышы якыная бара…
Кайсыдыр: “Ложись!” – дип кычкыргач кына мин уң якка, шул ук секундта полковник икенче якка траншейга сикердек. Шул минутта бомба нур беркеп, траншейдан биш-алты метрлар читкә төшеп шартлады. Безнең өскә, шартлау дулкыны белән күтәрелгән туфырак коелып беткәч, берәм-берәм, “Тагын төшмиме?” – дип шикләнә-шикләнә траншейдан чыга башладык. Өстемдәге туфыракларны коеп мин дә күтәрелдем. Үзем күтәреләм, үзем комдив ягына карыйм. Менә ул да траншейдан күренде дә безгә карады.
–Ну, как, никого не задело? Все живы?
–Нет, товарищь полковник…– диештек. Шуннан ул блиндажга төшеп китте. Шул вакыт мин аның күберәк аксаганын күрдем. Ашыгып траншейга сикергәндә, болай да яралы аягын авырттырырга бик мөмкин иде. Бераздан мине блиндажга чакырдылар. Пакет белән дивизия штабына кайтып китәргә боерык булды. Сәгать өчләр тирәсендә, мин әйләнеп килгәндә, безнең алгы батальоннар Карачев-Брянск тимер юлын кисеп чыккан иделәр.
Дивизия командиры полковник Әхтәм Мөсәлимович бруствер өстендә бинокльдән карап торган җиреннән элемтә ротасы командиры капитан Соколенконы чакырырга кушты. Шул вакытта блиндаждан Портнов чыыгып:
–Иптәш полковник, сезне телефонга сорыйлар, немец шәһәрдән кача икән, – диде. Полковник шунда ук блиндажга төшеп китте.
Бераздан барысына да алга күчәргә хәзерләнергә боерык булды. Әхтәм Мөсәлимовичның кәефе яхшы иде. Ул арлы-бирле йөгеренгәләп алды да, бинокелен алып шәһәр ягына карады. Шәһәр өстен кара төтен чорнап алган, шәһәр яна иде. Командирның йөзе бу минутта шатлыклы да, борчылулы да иде шикелле. Төтен, ут ялкыны чолгап алган шәһәр өстенә карап торгач ул янә ашык-пошык җыенучы сугышчылар ягына карады. Атъютантын чакырып машина турында сорашты, элемтә начальнигына карта алып кайда күчәргә, кайда элемтә бирергә икәнен күрсәткәннән соң, машина әзерме икәнен сорады. Аннан блиндаждан радист Хомяковны чакырырга кушты. Хомяков рациясен күтәреп чыкканнан соң шунда торганнарга:
–Киттек Карачевка! – дип үзе машинага атлады.
Аның артыннан адъютанты, радист Хомяков, разведка начальнигы Юмашев, артелерия командиры полковник Агафонцев, берничә комендант взводы сугышчылары икенче машинага утырдылар.
Мин майор Громовтан боерык алып, дивизия штабына кушылырга юлга чыктым.
…Дивизия командирым, якташым, милләттәшем полковник Әхтәм Мөсәлим улы Бахтизинның Карачевка кергәндә машина белән минага эләгеп һәләк булуын мин икенче көнне иртә белән генә ишеттем. Дивизия штабына керсәм, капитан Акимов:
–Дивизия командиры кичә Карачевка кергәндә һәләк булган, – диде.
Капитанны чакырып алдылар. Мин, әле генә ишеткән кайгылы хәбәргә ышанасы килмичә аптырап калдым.... Әле күптән түгел генә безгә дивизия командиры булып килүе миңа шатлык һәм рухи көч биргән, һәр вакыт үз итеп, җылы карашы белән мине шатландырган олы командирның булмавы белән һич килешәсе килми иде. Ләкин рәхимсез үлем машинасы – сугыш беркем белән дә санашып тормый шул.
“Нишләп машинага утырды соң ул?, – дип уйлап алдым мин, – моңа кадәр ат өстендә йөри иде бит. Атка атланган булса, бәлки, бу хәл булмаган булыр иде.
Уйларымны бүлдереп, 1086нче полкны эзләп юлга чыгарга куштылар. (Полк штабы белән элемтә юк иде.) Әле генә ишеткән кайгылы хәбәрне баштан чыгара алмыйча, юл буе уйланып бардым. Әхтәм Мөсәлимович безгә дивизия командиры булып килгәч мин аеруча шатланган идем. Ике ел фронтта булып та дивизия штабында бер татар кешесе булмавы минем өчен күңелсез иде.. Ул килгәнне ишеткәч минем милләттәшләремнән дә шундый зур командир булуына, шундый кешеләр үстерә алган халкыма горурланып карадым.
Уйлап бара торгач, әле кичә генә КП да булган хәлләр күз алдына килде. Бахтизинның киң күкерәгендә ике сугышчан Кызыл Байрак Ордены балкыган төз гәүдәсе күз алдына килеп басты. Аның: “Киттек Карачевка!” – дип, тиз-тиз атлап машинага утырган минутлары күз алдыннан китмәде....
Күз алдында тора батыр гәүдәң,
Карачевка киттек! – дигәнең.
Кем уйлаган,
Бу соңгы әмерең,
Синең соңгы юлың икәнен…
Аңлаешлы булсын өчен шунысын да әйтим әле: теге вакытта Әхтәм Мөсәлимович бомбаның кая төшәсен карап торган икән. Ашыгып качкан сугышчылар бомба шартлаган урынга ике тапкыр якынырак булып чыктылар. Күбесе саңгырауланган иде.
Вера
Ашыгыч рәвештә армия штабыннан кайтып киләбез. Брянскийдан ун километрлар киткән идек, көньяктан төньякка таба сузылган, тау башына урнашкан авылга җиттек. Кара таңнан бирле куып ерак юл үткән атларга бераз ял биреп, ашатып алырга булдык та, уңга борылып, беренче кырый йорт каршына туктадык.
–Эй, өйдә кеше бармы?
Ябык кына бер кыз тәрәзәдән карады да, күздән югалды. Ул шунда ук ишектән атылып чыкты да ашыгып баскычтан төште. Йөгереп килгән уңайга җил капканы ача башлады. Аның йөзе шат, әйтерсең лә сугыштан әтисе кайтып төшкән дә шуны каршы ала.
–Әйдәгез, керегез, абыйлар!
–Без озакка түгел, кызым, атларны ашатабыз да, яңадан юлга…
Атларны әйдәтеп йортка үттек. Кыз тиз генә капканы ябып куйды да, йөгерә-йөгерә лапаска үтте. Без старшина белән атларнын иярләрен салган арада, бер кочак печән күтәреп чыгып лапас буена китереп тә салды.
–Шул җитәрме, абыйлар?
–Җиткән, кызым, җиткән, – диде старшина атын печәнгә җибәреп, – әле моны да ашатып бетерергә туры килмәс.
–Әйдәгез, абыйлар, өйгә керегез! – диде кыз. Ябык булса да бик җитез генә ул баскыч өстенә менеп басты.
–Әйдәгез инде, керегез! – дип кабатлады кыз, безнең ашыкмаганны күреп.
Без, шактый искергән баскыч такталарына саклык белән генә басып күтәрелдек тә, кыз артыннан ишек алды аша өйгә үттек.
Ишекнең сул ягында шыр ялангач агач кроват, аның өстендә чорнап куйган иске салам матрас. Чөйдә иске сырган жакет һәм кофта эленеп тора. Стена буйлап һәм мич башына менә торган җирдә киң тактадан ясаган скәмия. Көнгә каршы сул як почмакта икона. Аның каршында, агач кроват янында иске өстәл. Өй эче чиста итеп җыйган, юган, җылыткан.
Без ишек янындагы кроватка биштәрләрне куйдык та карабин һәм кылычларны салып чөйгә элдек.
–Ялгыз гына торасыңмы әллә, кызым?
–Юк, әни белән икәү торабыз, – диде кыз елмаеп, ул өйдә юк әле.
–Әниең кайда соң? – дидем мин, кызның нидер әйтеп бетермәгәнен сизеп.
–Әни әйберләр алырга киткән иде, тиздән кайтып җитәр инде. Кайбер әйберләребезне немецләрдән яшергән идек. Сыерыбызны да яшереп кала алдык.
Кызның йөзендә шатлыклы елмаю барлыкка килде.
–Ни өчен яшердегез?
–Безнекеләр якынлаша башлау белән немецләр башта авылдагы эшкә яраклы кешеләрне үзләре белән алып китәргә мәҗбүри җыйдылар. Шунда ук эре терлекләрне дә җыя башладылар. Кача алганнары качып калдылар. Без өчәү сыерларны да алып урманга киткән идек. Әни әйберләрне яшереп әрәмәлектә качып торган. Юкисә аны да, мине дә алып киткән булырлар иде.
–Урманда кунарга ничек курыкмадыгыз?
–Без өчәү идек бит, ике апа да, мин. Немецлар төнлә урманга барудан куркалар. Партизаннарны очыратудан. Ә без курыкмыйбыз бит партзаннардан, алар үзебезнең кешеләр. Мин үзем дә алар янына ике-өч көнгә бер бара идем.
–Ничек, элемтәче идеңме әллә?
–Шулай буладыр инде, – диде кыз, сөйлимме икән дигән төсле тартынып, – алар кушканны эшләдем.
–Алай булса, кызым, син партизанка булгансың инде?! – диде старшина, кызга сокланып карап. – Молодец! Нәрсәләр эшләдең соң? Элемтәче партизанка булгач төрлесен күргәнсең инде?
–Булды инде, абый. Безнең өй юл буенда, кырыйда гына. Юлны күзәтә идем. Ике-өч көнгә бер авыл хәлләрен, юлда күргәннәрне җиткерәм, сөт, бәрәңге алып баргалый идем. Урман аланында, билгеләнгән җирдә каршы алалар иде. Немецка юлыккан чагыбыз да булды…
–Ничек ычкындың соң?
–Ычкындым дип, мин ычкынмадым, немецның үзен тотып партизаннарга илтеп тапшырдым…
–Ничек шулай булды, коралың бар идеме? – диде старшина, кызга якынырак килеп, я, сөйләп бетер инде!
–Сөйләргә дә әллә ничек инде, – диде Вера, күз карашын аяк бармакларына төбәп. Аның сөйләргә авырсынганы күренеп тора иде.
–Нәрсәсе әллә ничек? Ничек булды, шулай сөйлә.
–Ул көнне без икәү идек. Гөмбә җыярга барабыз дип, бер хатын белән икәү бардык. Гөмбә җыйган арада мин билгеләнгән урынга барып, язуымны нарат төбенә яшереп килдем дә, гөмбә җыя-җыя урман читенә таба кузгалдык. Гөмбә белән мавыгып, теге апа янына немец килеп чыкканын сизми дә калган. Бервакыт: “Ой!” – дип кычкырып җибәрде дә, тынып өнсез калды. Мин Зинага әһәмият бирмичә гөмбә җыям. Бераздан Зина: “Вера!” – дип кычкырып җибәрде дә тынсыз калды. Зинаның тавышы ниндидер куркынган тавыш иде. Шул якка таба киттем. Агачлар арасыннан күрәм, бер немец Зинаны чирәмгә еккан да, көчләргә теләп маташа. Автоматы Зинаның корзина өстендә. Йөгереп бардым да автоматын алып: “Хальт!” – дип кычкырып җибәрдем.
–Курыкмадыңмы?
–Курыксам нишлим, фашисттан Зинаны күрәләтә мәсхәрләтимме? – диде кыз, түбән карап.
–Анысы шулай, дөрес эшләгәнсең, – диде старшина, кызны баштан аяк күздән кичереп, – аннары ни эшләттегез соң, ул фашистны аттыгызмы?
–Юк, абый, атарга ярамый иде. Аткан тавышка башка немецләр килеп чыкса? Аннан мин әле бер дә атканым юк иде. Авызын томалап бәйләдек тә, урман эченә алып киттек. Аннары партизаннарга тапшырдык.
–Батыр кыз икәнсең бит син! – дидем мин, шул унҗиде яшлек ябык кызга сокланып карап, – кораллы фашистны күреп каушап калмагансың. Партизаннарга тел тотып биргәнсең.
Кыз безнең мактау сүзләребезгә әллә ни ихтибар итмәде шикелле. Ул әле һаман фашистлар окупациясе елларында кичергән авыр көннәрен хәтереннән кичереп, башын түбән иеберәк басып тора иде.
Фашистлар авылыгыздан күп кешене куып алып киттеме соң?
Старшинаның бу соравы кызны яңадан элекке хәленә кайтарды.
–Юк, күп түгел, – диде ул башын күтәрә төшеп, – бик күбесе качып кала алдылар. Терлекләрне генә бик күп харәп иттеләр, явызлар.
Кызның күзләрендә нәфрәт очкыннары ялтырап китте.
–Алып китә алмаган терлекләрне, чигенгәндә, авыл буенча йортларга кереп, кырга, урманга куганнарны анда барып, атып йөрделәр. Әле, ярый, авылыбызны яндырмадылар. Әллә сез куганга өлгерә алмадылар? Бездән узгач, авылларны да яндырып киттеләр. Узган төнне, әнә, бу якта, – кыз көнбатыш якка кулын сузып, – өч авыл өстендә төне буе кара төтен күтәрелеп, бөтен күк йөзе алланып торды.
Кыз сөйләвеннән туктап, үзләренең лапаслары ягына күз төшереп алды да, көрсенеп куйганнан соң, дәвам итте:
–Килгән көнне үк автоматтан атып, ай да вай килеп, йорт саен “млеко”, “яйка” сорап өнебезне алдылар. Тавык, каз куып йөрделәр. Тавыкларыбыз да, казларыбыз да бар иде. Берсе дә калмады.
Кыз сөйләгәнне тыңлап утыра торгач, сәгатькә якын вакыт үтеп киткәнен сизми дә калганбыз. Старшина сәгатенә карап алды да:
–Әхмәт, тамак ялгап алыйк та, атларга солы бирербез, – дип биштәренә сузылган иде, кыз:
–Ой, абыйлар, гафу итегез, зарлана торгач, онытып та җибәргәнмен! – дип почмак якка кереп китте.
–Без биштәрләрдән кипкән икмәк, консерва банкалары алган арада ул кувшин белән сөт алып чыгып өстәлгә куйды, яңадан кереп таш савытлар һәм агач кашыклар алып килде.
–Юынасызмы, абыйлар? – дип, безне почмакка алып кереп, үзе су салып торып, юындырды. Без өстәл янына утыргач, почмактан чуен күтәреп чыгып, өстендәге табасын алган иде, өйгә сөттә кызарып пешкән тәмле бәрәңге исе таралды.
–О-о-о! Болай булгач чыннап торып сыйланабыз икән, – диде старшина кулларын уып, – мондый тәмле ризыкны сугыш башланганнан бирле ашаган юк, сагындырган…
–Абыйлар, үзегез салып алып ашагыз, – диде кыз, безнең алга таш савытлар куеп.
–Әйдә, үзең дә утыр, сеңелем!
–Сез ашагыз, мин әнине көтәм әле. Ул кайткач ашарбыз. Сез юл кешеләре, туйганчы ашагыз!
–Утыр инде, Вера, хуҗа карап кына торгач әллә ничек була, – дидем мин аның ябык, ләкин нурлы йөзенә карап.
–Утыр, кызым, менә колбасный консерва белән сыйлан, солдат ашы тансык булыр. Старшина колбаса кисеп Вера алдына куйды. Мин солдат икмәге, коры сохарилар куйдым. Кыз почмакка кереп китте дә, үзенә дә кашык алып чыгып өстәл янына утырды. Таба әләндереп куеп үзенә бәрәңге сала башлады. Күрәсең аның башка савыты юк иде.
–Немецләр вакытында без өстәл янына утыру түгел, күренергә дә курка идек. Тәмам өнне алып бетерделәр, явызлар.
Без салып алган бәрәңгеләрне ашый башладык.
–Тозы әзерәк икән, диде старшина Дерявин, биштәреннән тоз алып.
–Тозыбыз юк шул, абый, – диде кыз, гаепле сыман.
–Бәрәңге тәмле, мин үзем шулай, тозлабырак ашыйм, шуның өчен үзем белән тоз йөретәм. Мә, кызым, алып куй, аз булсада ярап куяр.
–Рәхмәт инде, абый.
Без, бераз тоз сибеп, сохариларны сөтле шулпада изерәтеп, салып алган бәрәңгеләрне бик тиз ашап бетердек.
–Бик тәмле булды бу тансык аш, – диде старшина, кашыгын читкә куеп.
–Абый, тагын салып ал!
–Юк, сеңелем, анысы әниеңә калсын. Ачыгып кайтыр да, нәрсә ашар? – дидем мин, – монда безгә ашарга әйбер бар әле.
–Менә, сөт салып алыгыз алайса!
–Сөт дисәң, анысына риза, кызым, сөтне ике ел күргән юк инде.
Дерявин савытына сөт салып алды да минем алга куйды.
–Мә, Әхмәт, сал үзең. Ашыйк әле бер, тансык ашларны.
–Сөт белән ашарга ипиебез генә юк, – диде Вера уңайсызланып, – гаепләмәгез инде.
–Нишләп гаеплик, без үз кешеләр бит. Сугыш вакыты. Барын да аңлыйбыз. Бу ашаткан сыйларың өчен дә бик зур рәхмәт инде, кызым. Безнең тамаклар тук, шулай да бу ашлар тыныч вакытларны, авылны искә төшерделәр. Сагынылган.
–Менә, кызым, бу колбаса консервасын алып куй. Әниең кайткач солдат ашы белән сыйларсың.
–Сез үзегеә дә юл кешеләре, үзегезгә калсын, – диде Вера, консерва банкасын Дерявин алдына куеп.
–Ал, кызым, без бит синең сыеңнан баш тартмадык. Безнең запасыбыз кайтып җиткәнче җитәрлек.
–Ал, сеңелем. Ничә класс бетердең? Туганнарың бармы?
–Немецләр килгәндә җидене бетергән идем. Алар килгәч белгәнемне дә онытып бетердем инде абый, – диде кыз,– аннары күңелсезләнеп китеп, – әтием дә сугышта, исәндерме-юкмы, белмибез, ә абыемны немецләр эшкә кудылар. Аннан качкан дип сөйләделәр, староста өйгә килеп тә сорашып йөрде. Кайда икәнен дә, исәнме икәнен дә белмибез.
–Бәлки партизаннарга кушылгандыр?
–Белмибез шул, әни белән үзебез дә шулай уйлыйбыз. Үзебезнекеләр килгәннән бирле юлдан күз алган юк инде. Сез килгәндәй кайтып керсә нинди кызык булыр иде.Сезнең белән түгелдер шул әти, югыйсә кереп чыкмыйча узып китмәс иде. Бәлки күптән дөнъяда ук юктыр, – диде кыз тагын да боебырак.
–Алай өметсезләнмә әле, Вера. Бәлки сез окупациядә булганга гына хәбәрләшә алмый торгандыр. Сабыр итегез!
–Шулай булса нинди шатлык булыр иде.
Вераның күзләрендә шатлык очкыннары ялтырап китте.
Безгә атларны эчереп арпа бирергә кирәк иде. Йортка, атлар янына чыктык. Вера да бездән калмады. Ишек алдыннан алып бер чиләк су бирде дә, чиләк бушап калу белән, яңадан коега йөгерде.
Атларга берәр котелок арпа бирдек тә, шактый искергән баскыч өстенә барып утырдык.
–Йорт тузган, – диде старшина, тәмәкә янчыгын чыгарып, – күптән ир-ат кулы тимәгән.
Мин дә йортка күз салдым. Каралты башлары, өй төбәсенең саламнары череп, уелып төшкән чокырда алабуталар үсеп утыра. Җил капканың һәм йорт тирәсендәге киртәләр таралырга торалар.
–Абыйлар, атларга тагын су алып килдем, эчеримме? – дип капкадан Вера килеп керде.
–Ашап бетерсеннәр инде, кызым, аннары эчерербез дә юлга чыгарбыз.
–Китәсездә мени инде? Ял итеп кунарга иде. Кояш баерга да күп калмады…
–Юк, Верочка, без хәрби кешеләр. Болай да иптәшләрдән бик күп артка калдык. Берәр авылга кереп кунарбыз да, иртәгә төшкә таба бәлки үзебезнекеләрне куып җитәрбез.
Старшина кызга туры карап торды да, сүзен дәвам итте:
–Минем дә кызым алтынчыда укыйдыр, малаем дүртенчедә…
–Анда немецләр булмадымени, абый?
–Юк, барып җитә алмадылар.
–Менә нинди бәхетлеләр, – диде кыз шатланып, немецләр булмаган җирдә кешеләр бәхетлеләр. Менә сез дә исәннәр.
Без өйгә кереп, карабин, кылыч һәм сумкаларны тактык та, биштәрләрне алып атлар янына чыктык. Мин атны иярләгәндә Вера минем Милканың башыннан сыйпап, ялларын тараштыргалап алды.
–Минем әти дә шулай сезнең кебек атка атланып кайтып керсә, нинди шатлык булыр иде, – дип сөйләнде. Мин ничек тә кызны юатырлык сүзләр эзләдем.
–Исәнлеген телә, сеңелем, исән булса бер кайтыр, – дип ияргә менеп атландым.
–Я, Верочка, бик зур рәхмәт. Шатлыклы очырашулар телибез сиңа!
–Рәхмәт инде, абый, яхшы сүзегезгә. Сез кергәч уңай булып киткән иде дә, инде китәсез дә… Ичмаса әни дә кайтып өлгермәде.
Ул йөгереп барып капканы ачты да, безгә карап тора башлады. Аның карашы моңлы, хәсрәтле иде. Ул карашларда сугышка киткәннән бирле хәбәре булмаган әтисе, немецлар куып киткән абыйсы язмышы турында тирән борчылу чагыла иде.
–Исән бул, Вера, зур рәхмәт сиңа!
–Хәерле юл, абыйлар, җиңеп кайтыгыз!
Бераз киткәч мин борылып карадым. Вераның моңсу, ябык йөзендә елмаю чагыла иде.
… Вераның сөйләгәннәре дөрес булып чыкты. Җиде-сигез километрлар киткәч, караңгы төшкәндә үр төшеп, “бәлки шунда кунарбыз” дип бер авылга килеп кергән идек, авыл яндырылган булып чыкты. Сул якта ничектер янмыйча калган өй каршында атып үтерелгән тана ята. Арырак узган идек, янган өйләрнең капка төпләрендә атып үтерелгән сыерлар… Өйләр, каралтылар, барысы да яндырылган. Янып бетмәгән баганалар, бакча киртәләре генә тырпаеп торалар.
–Ерткычлар, кабәхәт яннар, авылны кич яндырганнар, ә малларны атып йөргәннәр… –дип сүгенәм мин.
–Кешелекләрен югалткан ерткычлар алар, – ди старшина ачуланып, – кара инде, бу хайваннарның алар каршында ни гаебе бар!?
Без урамны аркылы чыгып, елгага төшә башладык. Җил уңае булмаганга гына безгә тоелмаган икән. Елганы чыгып икенче яктагы урамга җитә башлаган идек, төньяктан искән җил белән түзеп булмаслык авыр ис борынга килеп бәрелде. Гади янган ис кенә түгел, терлекләр, кош-кортлар янган авыр ис, хич түзәрлек түгел, сулыш алып булмый торган, тончыктыра торган ис.
–Монда тукталмабыз, иптәш старшина, – дим мин, борынымны уч белән каплап, – түзәрлек түгел.
–Әйдә, барыйк әле, атлар ашаган, алдагы авылда кунарбыз.
Старшина атын йөгертеп китте. Мин дә аннан калышмадым. Кырга чыктык. Уң якта уҗым җире. Бераз барган идек, уҗым өстендә зур-зур сыерлар аунап яталар.
–Кара инде, кабәхәтләр, кырга чыгып атып йөргәннәр, – ди старшина, нәфрәтен яшерә алмыйча.
–Акылга сыя торган эш түгел бу явызлык. Боларны онытырга мөмкинме соң…
Алдагы авылда да безне шундый ук хәл көтеп тора иде. Түбәндә, су буенда иске мунча. Аның янында берничә хатын-кыз сөйләшеп торалар.
–Бу йортлары яндырылган кешеләр инде, мескеннәрем, кайда кыш чыгарлар инде алар? – дим мин борчылып.
–Ис китәрлек, коточкыч хәлләр инде монда. Юк, моны онытырга ярамый.
–Бу явызлыклары өчен ничек җавап бирергә уйлыйлар икән? Каһәр суккан токым!
–Юк, Әхмәт, алар аны уйлаудан узганнар, күрәсең. Ул турыда уйларлык булсалар, алар болай эшләмәсләр иде.
–Әйе шул, кешелек сыйфатын югалтып, тәмам ерткычланып беткәннәр, – дим мин…
Азат ителгәннәр арасында
1943-елның сентябрендә бер көнне безгә, старшина Дружинин белән полк штабына барып килергә ашыгыч боерык булды. Кич булырга берничә сәгатъ бар иде әле.
–Әйдә киттек, Рафиков!
Старшина атын йөгертеп алдан китеп барды. Мин берничә метр арттан кузгалдым. Ике-өч километрлар китү белән вак куаклык башланды. Юлның ике ягында да чирәм. Төркем-төркем торган куаклык араларында да чирәмле тигезлекләр җәелеп ята.
Кинәт, йөгереп барган җирдән, Дружининның алашасы туктап, башын күтәреп пышкырырга тотынды, артка чигенде. Мин атымны йөгертеп килеп алга карасам, юлдан уңда, өч-дүрт метр гына читтә урта яшләрдәге бер хатын ята. Аның авызыннан кан агып чыккан. Унбиш-егерме метрлар читтә, куаклар буенда, ун-унике яшләрдәге кыз бала ята.
–Боларны нишләп биредә аттылар икән? – дидем мин, ни диеп тә уйларга белмичә.
–Автоматтан сиптергәннәр, явызлар. Немецләр эше бу.
Без күп тә бармадык, сул якта куаклар сирәкләнеп калды. Уңда болынлык башланды. Ике йөз метрлар алда, печәнлек читендә, болынны икегә бүлеп кечкенә елга ага. Шул елга аша салынган күпергә таба килүче очсыз-кырыйсыз кешеләр агымы күренде. Менә аларның алдан килгәннәре күпергә килеп җиттеләр дә күперне тутырып бу якка чыга башладылар. Күпердән чыккан халык бу якка болынга тарала бара. Үз ара кычкырышалар, әйтерсең лә атлар узышы карарга килүче сабан туе кешеләре. Аларның һәр берсенең аркасында капчыклар, кулларында төеннәр. Кайберләре кечкенә кул арбасы “уфалла” тартып киләләр. Кәҗә-сыер тотып килүчеләр дә бар. Арттарак бала тотып килүчеләр дә әлләникадәр. Җиде – сигез яшьлек балаларның кулларында да төеннәр.
Без ерактан карап бу халыкның кайдан килүен, кемнәр булуын белмәсәк тә, якыная төшкәч Германиягә куылып барудан котылып, кире кайтып килүче кешеләр икәнен аңладык.
Безнең аралар якынайган саен аларның тавышлары ачыгырак ишетелә башлады. Ике ара йөз илле метрлар калган идеме икән, халык төркеме безгә таба йөгерә башладылар. Алдан малайлар, кызлар, яшерәк хатыннар. Аларның йөзләре шат, үзләре тыннары бетеп кычкыралар:
–Безнекеләр, туганкайларым, безнекеләр! – дип кычкыралар.
Балалар куллары белән изәп, безгә төртеп-төртеп күрсәтәләр:
–Әни! Әни! Әнә, безнекеләр!
–Наталья! Маша! Әнә, безнекеләр! Әйдәгез, тизерәк!
–Ой, туганкайларым, атларына кара! Атлары нинди!
Бер минут эчендә без халык боҗырасы эчендә калдык. Алдан килгәннәре бер мизгел аптырап калгандай карап тордылар да, тыннары кысылган килеш, берсен-берсе бүлә-бүлә сөйләргә керештеләр. Аннары якын ук килеп аяктан кочаклап алдылар.
–Абый, рәхмәт! Безне Германия куып китүдән коткардыгыз!
–Аз гына кичексәгез бу көнне күрә алмый идек…
–Станциягә алып барып вагоннарга төяргә ашыктылар, – диеп, яшенә төелеп җылый башлады урта яшләрдәге апа, – безне коткарган өчен алла сезгә исәнлек бирсен!
Ул арада безнең тирәдә халык сабан туе кебек булды. Без икебез ике җирдә халык диңгезе эчендә калдык. Аларның тирләгән һәм арыган йөзләрендә чиктән тыш зур шатлык иде. Ике яктан да якын ук килеп баскан хатыннар, кызлар ияр каешларын, аяктагы солдат ботинкасын, ияр сумкаларын, кылыч һәм карабинны тотып-тотып карыйлар. Атның йөгәнен, ялын, муенын, башын сыйпыйлар. Әйтерсеңлә алыннарында торган Кызыл Армия сугышчысын үз күзләре белән күрүгә ышанмыйлар.
Әле бер генә сәгать элек атларга атланган фашистлар аларны терлек куган кебек, ашыктырып: “Шнель! Шнель!” – дип кычкырып станциягә куганнар. Соңгы минутка кадәр ашыктырып, хәттә үз йомышлары белән читкә керергә дә рөхсәт итмичә куганнар. Арып егылучыларны шунда ук атып калдырганнар. Юлдан өч-дүрт метр читкә чыкканнарга да кисәтүсез ут ачканнар. Юлда без күргән хатын белән кыз шундыйлардан булган. Кыз үз йомышын үтәп чыгар өчен читкә талпына. Ана кеше кызына ни буласын сизеп, аны туктатырга теләп: “Кызым, борыл!” – дип аның артыннан йөгерә. Фашист ат өстеннән күреп ала да, кисәтеп тормыйча автоматтан ут ача. Колоннадан читкә атлаучыларны да шундый коточкыч үлем көткән.
Шундый авыр шартларда куып барылган, кыйналган, кимсетелгән, хөкемсез үлем көткән бу Совет кешеләренең шатлыгы искиткеч зур иде.
Биредә алар төрле яктан җыелган кешеләр: Орелдан, Брянскийдән, Людиноводан, хәттә Вязма һәм Калуга олкәләреннән дә бар. Барысы унбиш меңләп диделәр. Аларның һәр берсенең үзләренең ах-зарлары, үзләренең сораулары бар:
–Абый, Орелны алдылармы әле?
–Улым, Людиновоны алдыгызмы әле?
–Орелны ай ярым элек алдык! Людиново да бездә. Вязма, Ярцеволар да безнең кулда, – дидем мин, ул яклардан да кешеләр булуын ишетеп, – Кызыл Армия бөтен фронт буйлап алга бара.
Бу сүзләрне ишетү аларга шатлык иде күрәсең, аларның йөзләре тагын да яктыра төште, күзләре шатлыклы җемелдиләр иде. Үз ара ни турындадыр кызып-кызып сөйләшә башладылар.
–Рәхмәт инде, шатлык китергәнегез өчен!
–Сезне кунак итәргә әйберебез дә юк инде, – диде бер апа, халык арасыннан минем янга үтеп, – гаеп итмичә генә шуны алыгыз әле, улым!
–Рәхмәт, апа, безнең тамагыбыз тук, – дидем мин, аның кулында берничә кисәк сухари күреп. Ләкин алар минем сүзләрне әдәп саклап кына диеп белделәр булса кирәк, тагын да тырышып кыстый башладылар. Кай берләре кулга бирмичә, шинель кесәсенә, ияр сумкасына төртүчеләр дә бар иде. Шула арасында сөт алып килүчеләр дә бар иде. Сөт эчәргә кыстыйлар, эчмәсәң үпкәлибез диләр, эчмәсәң котелогыңа сал диләр.
Шулай сөйләшеп торган арада учак ягып ашарга пешерергә җыенучылар да күбәеп китте. Кайберләре “миндә сөт бар”, “миндә май бар”, “миндә он бар” диеп коймак пешерергә, безне коймак белән сыйлпрга җыеналар. Актык майларын, актык оннарын да безнең өчен кызганмыйлар. Һәр кем үзенең рәхмәтен үзенчә белдерә, үзенчә хөрмәт итәргә тырыша.
Кечкенә генә инеш буендагы болын өсте сабан туе кебек кайнап тора. Сөйләп тә, язып та бетергесез шатлык белән халык мәш килә. Инде кояш баерга күп калмаган. Алар немецләр кулыннан котылганнан соң, беренче ирекле кичләрен шул болында үткәрергә җыеналар. Һәр кем үз иркендә, һәр кем үз-үзенә хуҗа. Аларның каршысында автомат тоткан фашист басып тормый. Туган җиреннән, йорт-хуҗалыгыннан, туганнарыннан һәм туган иленнән аерып чит илләргә, фашист коллыгына китү куркынычы юк. Алар туган җирләренә кире кайталар. Шатлыклары чиктән тыш зур…
Аларның безне дә җибәрәселәре килми. Сорау артыннан сорау.
–Карачев ничек? Безнең өй исәнме икән?
–Немецләр Мәскәүдә озак булдылармы? Иптәш Сталин кайда?
–Абый минем абыем Армиядә иде… Шуны белмисезме?
Ниһаят старшина атын кузгатып минем янга таба килә башлады:
–Рафиков, без озак тоткаланабыз. Әйдә, кузгалырга кирәк!
–Иптәшләр, безгә китәргә кирәк! Соңга калабыз, – дидем мин, чорнап алган халыкка карап, – безне җибәрегез!
Әкеренләп, без барырга тиешле көнбатыш якка таба коридор шикелле юл ачылды. Безгә исәнлек теләп кат-кат рәхмәт әйтә башладылар.
–Хәерле юл сезгә! Немецне куыгыз!
–Исән-сау йөрегез, туганнар!
–Безне коткарган өчен ходай сезгә исәнлек бирсен! – дигән теләкләр төрле яктан яңгырадылар.
Халык арасыннан үтеп бетү белән без атларны куа башладык.
Днепр артына
Салкын февраль аеның өченче атнасы бара. Декабрьнең кыска көннәре белән чагыштырганда, көннәрнең шактый озыная башлаганы сизелә башлады. Шулай да үзенең бураннары, суыклары, аяз төннәре белән үзенекен итеп, кыш әле бирешми. Көндезләрен урман аланнарында кояш караган вакытларда, яз якынлашканы сизелсә дә, кояш түбән төшү белән, салкын төн киләсен тоеп торасың.
Гаҗәп күп солдат мәшәкатьләре белән сизелми дә калган, менә тагын бер гадәти “тыныч” сугыш көне үтеп бара. Әкеренләп кичке салкындагы сөркөмгә чорналып, кояшның зур түгәрәге агачлар артына кереп капланды. Аяз һәм суык төн килде. Урман куенына яшеренгән землянкаларның иске чиләк куеп җайлаган тәбәнәк морҗаларыннан чыккан төтеннәр кичке җилсез хавада әкеренләп урман өстенә җәелә башлады. Солдат халкы төнгә әзерләнә: киемнәрне киптерәсе, коралны чистартасы, өзек-ертыкны тегәсе, вакыт тисә хат та язып аласы, тигән кадәр ял да итәсе бар.
Көне буе хәрби бурычлар, сәгать саен килеп чыга торган мәшәкатьтләрне үтәп арыган, юешләнеп-бозланып каткан солдатлар да землянкага җыела башладылар.
Без дә атларны чистартып, ашарга-эчәргә биреп, атлар астыннан чыгарган тиресләрне алып эшләрне бетердек тә, инде кулларны юып кухнядан кичке ашны алып киләсе дә, плитә өстендә җылытып ашыйсы гына калды диеп землянкага таба юнәлдек.
Ишектән керүгә, без Утищев белән икәүләп, гадәт буенча, мич кабызу эшенә керештек. Иптәшләр чиләк белән су алып кулларын юа башладылар.
–Нишләптер бүген лейтенант күренми әле, – диде Утишев, – бу вакытта монда була торган иде.
–Бәлки кич утырырга килә торгандыр? Дөнья хәлләрен сөйләшеп утырырга килгәндә ул соңырак килә. Ике-өч көннән бирле гәзитәләр дә укыган юк.
Шул вакытта, ишек төбендә генә торган кебек, лейтенант килеп керде дә, Утишевның мичкә утын тыгып торганын күреп:
–Мичкә ут куймагыз! Җыеныгыз! Бер сәгатьтән кузгалабыз! – диеп команда бирде.
–Без әле ашамаган да, иптәш лейтенант!
–Ничек ашамаган? Йөгерегез кухняга! Тизерәк, биш минуттан монда булыгыз!
Без котелокларны алдык та, пожарга чапкан кебек бер-бер артлы кухняга йөгердек.
Без йөгерешеп кухнядан кайтып килгәндә Аристов белән Подымов ПДС землянкасындагы әйберләрне ташыйлар иде. Взвод командиры лейтенант Егоров ПДС әйберләрен җыешырга булыша торган җиреннән туктап безнең янга килде дә:
–Ашыгыгыз, егетләр! Ун минуттан барда җыелган булсын. Старшина, яхшы карагыз, бер әйбер дә калмасын! Мин хәзер китәм. – диде дә, кайдадыр китеп барды.
Без землянкага йөгереп кергән уңайга вак-төяк: көзге, сабын, бритва кебек әйберләрне кыр сумкасына тутырдык. Сөлге, кибәргә элгән аяк чылгавычларын, бияләй, оекбашларны, киштәдәге кружканы әйбер капчыгына төяп, аның бөрмәле авызын ныгытып куйдым. Аннары сәкедәге салам өстенә җәйгән плащь-палатканы, киптерү өчен элгән бризент чиләк һәм ат япмаларын алып чанага чыгардым. Атлар азбарындагы кыргыч һәм щёткаларымны алып кердем. Атым булмасада алдагы көндә кирәгер диеп өметләнә идем әле.
–Әйберләрегезне җыеп бетерсәгез мичне сүтә башлагыз! – диде старшина.
–Мичнең нәрсәсен сүтәсең? Плитәсен генә алырга.
– Тимер капкачын, трубасын, өстәге чиләген калдырмакчы буласыңмы? Яңы урында аларны кайда эзләрсең? Кайда барасы билгеле түгел бит әле. Барысын да алабыз. Утищев, син тәрәзә рамнарын алып урнаштыр, ватылырлык булмасын. Ә син, Рафиков, Вислогузов белән ишекне алып чыгыгыз! – диеп Дружинин туктап калды да землянка уртасындагы өстәл тактасын казыкларыннан каера башлап, – су мичкәсен, көрәк, сәнәкләрне, балта, киркаларны, пычакны оныта күрмәгез! – диде.
Без Павел Ильич белән землянка ишеген, Павлов су мичкәсен, Утишев тәрәзәләрне, старшина өстәл тактасын, Подымов балта көрәк пычкы, киркаларны чанага чыгардык. Климушкин зарлана-зарлана аларны чанага урнаштыра, кайсыларын ПСД чанасына куярга сорый иде.
Землянкадагы әйберләр чыгып беткәч, атлар абзарындагы азыкларны, фуражларны урнаштырдык. Землянканың эче-тышы туздырып ташлаган кырмыска оясы кебек мыж килеп тора башлады.
Ун минут эчендә бөтенесе җыелды, сүтеләсе сүтелде. Алынасы алынып, чанага урнашып беттеләр. Аннары кереп карабиннарны, кылычларны, кыр сумкаларын тактык та, Павлов белән Утишев кораллар стендын, старшина гильзадан ясаган коптильканы тотып чыга башладылар.
–Керосин савытын алырга калган, – диде Дружинин
Кемдер шуны алырга китте, мин ылаучы Климушкин янына булышырга ашыктым. Чанадагы әйберләрне бер кадәр җайлап урнаштыргач эш бетте. “Кузгалырга!”– дигән команда көтә башладык.
Ул арада иптәшләр атларын иярләп атланып чыктылар.
Жыенып беткәч ПСД тирәсе тынычланып калды. Кичке тынлыкта урман эченең кайнап торганы әллә кайдан ишетелеп тора. Тегендә-монда: “Җыенып беттегезме?”, “Тизерәк!” дигән тавышлар, атлар пошкырганы, агач-ботакларның шартлап сынулары, чана шыгырдаган тавышлар, барысы бергә кушылып урман эченең кайнап торганын күз алдына китерәләр.
Ул арада лейтенант килеп чыкты да:
–Җыендыгызмы?! Тиздән кузгалабыз! Вислогузов, атыңны рота командирына бирерсең, ул бүген колоннаны алып бара. Утишев, син аның янында булырсың! Дружинин, син Павлов белән колонна артыннан барырсыз! Барыгызга да аңлашылдымы?
–Аңлашылды! – диде берничә тавыш.
–Сержант, сезнең хәлләр ничек? Барысын да җыйдыгызмы?
–Без җыйдык, иптәш лейтенант, телефонныйда линияне җыймадылар әле. Әнә киләләр ахыры, – диде сержант, куаклар арасына карап. Чынлап та шул вакыт телефон взводы ягыннан агачлар арасыннан кар ерып кабель катушкасын чорнап килүче телефонист килеп чыкты да, кабелен чорнап бетергәннән соң, мошный-мошный үзләренең олаулары ягына йөгереп китте.
Агачлар арасыннан кар ерып ашыгып килеп чыккан телефонистны күргәннән соң, атым булмаса да мин үземне бу минутларда бәхетлерәк санадым, шатланып куйдым. Күптән түгел үзем дә катушка күтәреп көн дими, төн дими дошман уты астында егыла-тора линиягә йөгергән көннәр искә төште. Караңгы төндә кар ерып, куаклар арасыннан катушка күтәреп кабель җыеп йөрүнең никадәр авыр, мәшәкатле булуын уйлап, әле генә узып киткән сугышчыны кызганып куйдым. ПСД га күчермәсәләр үзем дә шул хәлдә буласымны уйлап алдым. Кинәт атым югалуы искә төште дә, мине шул уйлар биләп алды. Хөҗүм харәкәтләре башлап җибәрсәк, тиз арада атлы буласымны уйлап алдым да, бу урыннан кузгалып китүебезгә шатланып куйдым. Башка хуҗалыкларны да кузгатсалар, атың табылып куюы ихтималына да өметләнә идем әле.
Миңа бик озак җыенабыз булып китте. “Нишләп кузгалмыйлар икән инде?”– диеп борчыла башладым.
Рота штабы урнашкан якта:
–Әйдә, кузгалабыз! Юлга чыга башларга! – дигән тавышлар килде.
–Әйдә, кузгал!
–Н-а-а! – дигән, чана шыгырдаган, ат пошкырган тавышлар артты. Бөтен урман эче кузгалып бер колоннага җыела башлады. Кузгалып киттек. Без җәяүлеләр артыннан баручы Климушкин чанасы артыннан төшеп, юлга чыктык.
–Кайда барабыз икән, егетләр? – диде Иван Климушкин сул кулы белән дилбегәсен тартып. Тик аның бу соравын ишетүче булса да, берәүнең дә җәвап бирерлек мәглуматы юк иде. Алда кемдер:
–Кызуырак, егетләр, сузылмагыз! – дигән тавыш килде. Суыкта шагыр-шогыр килгән чана артыннан калмаска тырышып без дә атлый-йөгерә бара башладык.
Алдан безгә таба ат өстендә килүче рота командирының:
–Тартылыгыз, тартыл! Колоннаны сузмагыз, – дигән тавышлар ишетеп атлылар атларын куа башладылар. Без дә алардан калмаска тырышып, карабиннарны тоткан хәлдә, билгә таккан котелокларны сикертеп йөгерә башладык. Бер километрлар шулай ашыгып барганнан соң колонна җыелып бетте булса кирәк, бер төрле тигез темп белән барабыз.
Урманны чыккач юл турыга китте. Урманда хава бик яхшы булып тоелса да, урманнан чыккач Днепр ягыннан безгә каршы кыеклап салкын җил исә башлады. Җил көчле булмаса да маңгай һәм аркалардагы тирләрне бик тиз киптереп алды.
Днепр ягында ара-тирә туп аткан тавышлар килгәли. Шул тавышларга карап үзебезнең Днепрга паралель төнякка таба барганыбызны чамалап алдым. Шул вакыт өч ай буе безнең күзләрне камаштырып бетергән Днепрның аргы ягындагы биек ялангач тау искә төште. Күпме азапландык без ул кахәр суккан биек тау тирәсендә. Ялангач тау башында ныгып утырган дошманга каршы һөҗүм итеп маташудан мәгнә чыкмады. Хәзер без күчеп бара торган җирдә Днепр ярлары бәлки андый түгелдер.
Дүрт көннән Кызыл Армия көне. Безне тикмәгә генә ашыктырмый торганнардыр. Хөҗүмгә күчәбездер. Немецне бәреп чыгарсак шәп булыр иде. Мин дә атлы булыр идем.
Кинәт мине ниндидер шатлык чолгап алды, күңел күтәрелеп китте. Үзем дә сизмәстән адымнарымны арттырып җибәргәнмен дә, чанага ук барып җиткәнмен. Киез итек башы чана табанына төртелеп, чана өстенә таба сөрлегеп киттем. Шул чакта янда баручы Вислогузов минем кулдан тотып алып:
–Кая ашыгасың Рафиков, чанага менеп барасың бит, – диеп, көлеп алды.
–Йокыга киткәндер. Була торган хәл.
–Без бит Днепр буйлап төнъякка барабыз, Рогачевка таба. Кызыл Армия көненә берәр нәрсә оештыра торганнардыр, – дидем мин уйларымнан аерыла алалмыйча, шатланып.
–Яхшы булыр иде, төя сырты кебек ялангач тауга карап торып туйдырды инде.
–Бир алла, – диде Подымов, – моннан бәреп чыгара алсак эшләр алга китәр иде.
Алда караңгы сөрем арасыннан юлның ике ягында да кара шәүләләр күренгән кебек булды. Кемдер:
–Танклармы әллә? – диеп куйды.
Барыбызда төнге караңгы эчендә нәрсә барын аерырга тырышып, диккәт белән карый башладык.
–Авыл бит бу, өйләр!
Менә киртә белән тоткан бакча тирәләре, казыклары, өйләр күренә башлады.
Без авылга кердек.
Авыл дигәч тә, тоташ өйләр тезелеп тормый. Сугыштан калган авыллар, бер өй исән булса, икесе юк. Алар урынында ары-бире янып бетми калган баганалар, бакча киртәләре генә күренеп торалар. Кышкы кар аларның да күбесен күмеп киткән.
Шулай да, урамның ике ягында да өйләр күренәләр. Арырак узгач бер җирдә тоташ урам да килеп чыкты. Өйләрдә утлар юк. Бөтен урам буйлап колоннадагы сугышчыларның, атлар, чаналарның хәрәкәт тавышлары гына ишетелеп тора. Кайбер капка төпләрендә туп таккан машиналар да туктаганнар. Алар янында часовойлар тора.
–Нинди авыл икән бу?
Климушкин чанадан төште дә:
–Утыр, Әхмәт, мин бераз җәяү барыйм әле, юкисә аркада “кырмыскалар” йөгерә башладылар, – диеп дилбегәне миңа сузды.
Кыстатмыйча, шуны гына көтеп барган кебек, дилбегәне аның кулыннан алдым да, чанага менеп утырдым. Әле ун километрдан артык юл үтмәсәк тә, көзге яңгырларда озынаеп тездән түбән төшеп торган җылы тун, сырган чалбар, киез итек, билдәге ременьгә таккан патронташлар, котелок, җилкәгә таккан кыр сумкасы, кылыч-карабиннар белән бару кышкы юлда шактый сиздерә башлаган иде .
Климушкин төште дә шунда ук чанадан читкә йөгерде.
–Әнә, иптәшнең тулган…, ә минем эчәсе килә, – диде Вислогузов.
–Без чәй эчәргә өлгермәдек, Павел Ильич, син өстәвенә борчак буткасын да ике өлеш сыптырдың. Шуныкы ул. Су алырга булган.
–Бу салкында туңа бит ул. “Тегесе” булса икән, ярар иде.
–Булмаганны теләмә инде син.
–Нигә булмасын, менә бәйрәмгә бирерләр әле.
Колонна уңга таба икенче урамга борылды да туктап калды.
–Әллә шунда туктыйбызмы икән? – диде Вислогузов, шатлангандай итеп.
Бу фикер минем башны биләп алды да, уңайсызланып, дөресерәге монда туктап калудан куркып куйдым. Ни өчендер монда туктыйсы килми, тизерәк алга баруны тели идем. Күңелнең кай җирендәдер: “Бәлки ул якта фронтны өзгәннәрдер дә, безне шунда, прорывка кертергә алып бара торганнардыр” – дигән өмет йолдызы балкый иде.
–Юк, туктарга туры килми әле, – дидем мин, – әле, булса ун километр киттек, шуның өчен генә ашыктырып тормаслар иде.
–Бу юл Рогачевка алып бара икән, – диде Климушкин безнең янга килеп, – бу авыл Гадиловкамы ди шунда, – без алга китәсе.
–Кайдан белдең әле син боларны?
–Сүз иясе белән йөреми. Якташны туры китердем. Артилерист. Бу якка гаскәр әле күп агыла икән.
–Якташ булгач нигә ашыктың соң әле?
–Куып җитәсе булмаса ашыкмас идем дә, шуңа йөгердем. Бәхеткә сез туктап куйдыгыз.
Нигә туктадык икән диеп озак уйларга туры килмәде, колонна кузгалып китте.
–Әхмәт, я, ничек, әзерәк хәл алдыңмы? – диде Климушкин. Мин шунда ук дилбегәне янга куйдым да, чанадан шуып төштем.
–Яхшы булды, Иван Семеныч. Рәхмәт. Кил утыр. Ул йөгереп килеп чанага сикерде. Мин арткарак калып җәяүлеләр белән бара башладым.
Урмансыз кыр юллары буйлап, берничә мәртәбә туктап-туктап, без бик озак бардык. Уң яктан туп тавышлары да ишетелми башлады. “Әллә безне тылга алып киттеләр инде” – дигән шикле уйлар күңелне яңадан кимерә башладылар. Өстәвенә инде юлга чыкканда ук башланган сары кайнау артканнан арта барып, чамасызга әйләнде. Бөтен эчем ут алган кебек, алай гына да түгел, кислота капкан кебек яна. Файдасы тимәсме дип учлап кар алып кабам. Ул башта авызны туңдыра язып өшетә, аннары йотып җибәрәм дә, бөтен үңәчне яндырып төшә…
Бара торгач тәндәге булган сулар тиргә чыгып бетте бугай, кар да ярдәм итми, авыз кибеп телне дә әйләндерә алмый башладым. Янәшә бара торган Вислогузовка карадым, ул да тирләгән.
–Нәрсә син, кар ашап барасың?
–Сару кайный, Ильич, һич түзәрлек түгел. Барып җитә алсам, бер чиләк су эчәр идем.
–Салкын су белән бик шаярма, кәкерәеп куярсың, санбатка барсаң врачка әйт син аны.
–Врачка әйтсәм әллә миңа аерым тавык шулпасы бирерләр дисеңме? Сугыш бит, Ильич, сугыш. Борчак та перловка, перловка да борчак. Дөге боткасы, карабодайныкы булса бернинди сары кайнау булмас иде. Хәзерге минутта бер чүмеч су булса да ярар иде, анысы да тәтеми әле.
–Бу тун белән җәяү йөрүләре харәп икән, – диде Вислогузов, карабинын чанага куеп.
–Төямәгез әле коралларыгызны чанага, атка болай да авыр, – диде Климушкин, – күрмисеңме, көчкә тартып бара. Корал сугышчының үзе янында булырга тиеш.
–Аны мин синнән башка да беләм. Атыңа авыр булса төшеп җәяү бар. Үзең кәкерәеп катсаң да төшеп җәяү бармыйсың. Минем винтовка куюыма да күпсенәсең. Алай җансыз булырга кирәкми. Мин солдат, син солдат. Бүген минем атта командир бара, иртәгә, бәлки синекенә утырыр.